Дин һәм тормыш

Бар эш нияттә

Үз эшенә бирелгән, дин-исламга армый хезмәт итүче имамнар булу куандыра. Иске Зәй бистәсе имамы Габделхәй хәзрәт Борһанов - әнә шундыйлардан. Ул күп еллар "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камаловның хуҗалык эшләре буенча ярдәмчесе булды. Өч ел инде Иске Зәй бистәсе мәчете имамы вазифасын башкарып, бистә халкын иманлы итүдә тырышлык куя....

Үз эшенә бирелгән, дин-исламга армый хезмәт итүче имамнар булу куандыра. Иске Зәй бистәсе имамы Габделхәй хәзрәт Борһанов - әнә шундыйлардан. Ул күп еллар "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камаловның хуҗалык эшләре буенча ярдәмчесе булды. Өч ел инде Иске Зәй бистәсе мәчете имамы вазифасын башкарып, бистә халкын иманлы итүдә тырышлык куя. Хәзрәт мәчетне җитәкләүгә алынган көннән аны төзекләндерү эшен үзе башкара. Аңа бу эштә Ризиф ага Хәсәнов булышлык итә. Эшне алар беренче каттагы тәһарәтханәдән башлый. Икенче катта исә коридор, сыйныф бүлмәләренә заманча ремонт ясыйлар. Намаз уку бүлмәсен дә тиешенчә төзекләндерделәр. Шул рәвешле мәчет эче матур, тәртиптә. Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә Расыйх хәзрәт Шәйхразиев, ә Иске Зәйдә Габделхәй хәзрәт булсын дип, чын хуҗаларча йөриләр, бик үҗәт, тәвәккәл өлкәннәр алар, - ди имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов.

Габделхәй хәзрәтнең мәчеткә манара ясату нияте дә бар. Ул аның эскизын ясаткан инде. Манараның биеклеге 21 метрдан артык булачак. Мәчеткә керү өлешен үзгәртергә дә хыялы бар имамның.

- Бар эш нияттә, ниятләгән эш тормышка ашмый калмас, - ди Габделхәй ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бар эш нияттә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Дин һәм тормыш