Кылган гамәлләр, догалар кабул булсын... Узган Корбан бәйрәме көннәрендә мөселманнар шул теләктә булды. Корбан бәйрәме туганлык, бердәмлекне ныгыта һәм арттыра. Гает район мәчетләрендә зурлап билгеләп үтелде. 25 октябрьдә "Нур" мәчетеннән күңелләрне ярып азан авазы ишетелде. Олысы-кечесе гыйбадәтханәгә гаеткә ашыкты. Фатир тәрәзәләреннән чыккан коймак исләре борынны кытыклый. Иртәнге намаз башкарылгач, мәчет...
Кылган гамәлләр, догалар кабул булсын... Узган Корбан бәйрәме көннәрендә мөселманнар шул теләктә булды. Корбан бәйрәме туганлык, бердәмлекне ныгыта һәм арттыра.
Гает район мәчетләрендә зурлап билгеләп үтелде. 25 октябрьдә "Нур" мәчетеннән күңелләрне ярып азан авазы ишетелде. Олысы-кечесе гыйбадәтханәгә гаеткә ашыкты. Фатир тәрәзәләреннән чыккан коймак исләре борынны кытыклый.
Иртәнге намаз башкарылгач, мәчет имамы ярдәмчесе Фатыйх хәзрәт Нуруллин мәкам белән Коръән сүрәләре укыды. Алар күңелләргә шифа, тынычлык өсти. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз котлавын - имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камал, район башлыгы Татьяна Воропаеваның котлавын шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Фәрит Мусин җиткерде. Алар мөселманнарны бердәм булырга чакырды, ислам диненең башка диннәр арасында яшәп килгән татулык һәм иминлеккә хезмәт итүен ассызыклады.
Сәгыйть хәзрәт бәйрәм вәгазендә ураза, хаҗ гамәлләре турында сөйләде, бердәмлеккә чакырды. Бәйрәм намазында мәчетнең ике каты да мөселманнар белән тулды.
- Менә бит нинди хозурлык - мәчет тулы халык. Гает һәрбарчабыз күңелен изге ният, һидаять белән тулыландырсын, - ди Фәнис Илалетдинов.
Ул гаеткә ике улын да алып килгән. Мәчеткә шулай төркем-төркем килүчеләр шактый иде.
Гаеттән кайткач, Корбан чалырга ниятлибез, Аллаһ кабул итсен, ди Наилә белән Фатыйма Әгъләмовалар.
Олысы-кечесе иңгә-иң торып ике рәкәгать бәйрәм намазы башкарды. Гает тәмамлануга, мәчет һәм ишегалдына коймак исе таралды. Һәркем коймак белән чәй эчте. Ә менә фермер Имар Гәрәев гаеткә килүчеләрне корбан итеннән пылау белән сыйлады. Догалар, кылган гамәлләр кабул булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев