Дин һәм тормыш

Бистәдә мәчет калка

Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә кызыл кирпечтән көнчыгыш стилендә калкып килүче мәчет беркемне дә битараф калдырмыйдыр. Әлеге мәчет игелекле эшмәкәрләр көче белән салына. Аны төзетүдә имам-хатыйп Расих Шәйхразиевның өлеше зур. Сихәтлегем какшады, Аллаһ Тәгалә миңа шушы мәчетне төзесен дип көч-куәт бирәдер инде, ди ул. Мәчеткә нигез 2007 елда элекке район...

Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә кызыл кирпечтән көнчыгыш стилендә калкып килүче мәчет беркемне дә битараф калдырмыйдыр. Әлеге мәчет игелекле эшмәкәрләр көче белән салына. Аны төзетүдә имам-хатыйп Расих Шәйхразиевның өлеше зур. Сихәтлегем какшады, Аллаһ Тәгалә миңа шушы мәчетне төзесен дип көч-куәт бирәдер инде, ди ул. Мәчеткә нигез 2007 елда элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев фатихасы белән салына. Икенче елны исә подвал эшләнә. Һәм, ниһаять, узган ел мәчеткә фундамент салынып, агымдагы елда аның стеналары күтәрелә. Бу көннәрдә биредә мәчетнең манарасын кую, түбә ябу эшләре бара. Түбә ябылгач, ишек-тәрәзәләр куелачак. Әлеге гыйбадәтханәне төзүгә "Трубострой" ҖЧШ директоры Фоат Гарипов нык булышлык итә. Ул төзелешкә 100 мең сум акча биргән. "Чаллы-бройлер" АҖ генераль директоры Җәлил Хәсәнов - 60, эшмәкәр Гыйззәтуллиннар 10 мең сум акчалата булышкан. Себердә эшләп кайткан Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсе кешеләре дә 1-2шәр мең сум акча биргән. Игелекле эштән пенсионерлар да калмый. Нуретдин абый Хуҗин әлеге мәчет төзелешенә 2500 сум акча, кырып эшләнгән өстәл, хөтбә таягы да бүләк итте. Әнә шулай уртак тырышлык белән мәһабәт мәчет калка бистәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бистәдә мәчет калка
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Дин һәм тормыш