Дин һәм тормыш

Бурычыбыз – тынычлыкны саклау

Республикада төрле дин, конфессия вәкилләренең үзара тату яшәве - зур казаныш. Районда 27 милләт вәкиле бер гаиләдәй яши. Имам-мөхтәсиб, «Нур» мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камалов белән әңгәмәбез динара татулык һ.б.лар хакында. -Сәгыйть хәзрәт, узган көз республикада гыйба-дәтханәләр яну очракларын ничек аңлатасыз? -Бу очраклы түгел, билгеле, әнә шул динара, конфессияара дуслык-тынычлыкны...

Республикада төрле дин, конфессия вәкилләренең үзара тату яшәве - зур казаныш. Районда 27 милләт вәкиле бер гаиләдәй яши. Имам-мөхтәсиб, «Нур» мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камалов белән әңгәмәбез динара татулык һ.б.лар хакында.

-Сәгыйть хәзрәт, узган көз республикада гыйба-дәтханәләр яну очракларын ничек аңлатасыз?

-Бу очраклы түгел, билгеле, әнә шул динара, конфессияара дуслык-тынычлыкны бозу максатыннан кылынган гамәлләр. Идел буе территориясендә православие, мөселман һ.б. дин вәкилләре арасында берничә гасыр дәвамында дустанә мөнәсәбәтләрне бозарга, милләтара низаг чыгарырга теләгән провокация ул. Мөселманнарның янган чиркәүләрне торгызуга алынулары - куанычлы хәл. Без - төрле конфессия вәкилләре дини радикализм һәм имансызлык күренешләренә каршы берләшеп, бар көчне әхлакый яңарышка һәм иҗади хезмәткә юнәлдерү юнәлешендә эшчәнлек алып барабыз. Әлеге җәһәттән Михаил атакай белән элемтәләр нык.

-Украинада барган хәлләргә Россия, шул исәптән Зәй халкы да битараф түгел. Мәкерле затларга азу ярганчы киртә куеп булгандыр бит, юкса...

-Әйе, тискәре фикер йөртүчеләрне вакытында авызлыклау мәслихәт. Моның нәтиҗәсе - Украинадагы бүгенге вәзгыять. Шундый аяныч хәлләргә тарымас өчен, бер-береңне хөрмәт итеп яшәү кирәк. Изге Коръән Кәрим дә бер халыкның икенче халыктан көлү-рәнҗетүен инкарь итә. Март ае буе россиялеләр Кырым вакыйгасы белән яшәде. Без - дин вәкилләре дә бу вакыйгага битараф булмадык: мәчетләрдә Кырымның Россиягә тыныч юл белән кайтуын теләп, хәер-догада булдык. Иншалла, бу вакыйга тыныч юл белән башкарылды. Кырымда татарлар да яши бит. Россия һәм Кырым татарлары - тугандаш халыклар. Безне мәдәни һәм тел охшашлыгы гына түгел, динебез уртаклыгы берләштерә.

-Агымдагы елда мәчетнең 20 еллык юбилее. Әлеге җәһәттән нинди эш-гамәлләр ниятлисез?

-Ел дин галиме, якташыбыз Таҗетдин Ялчыгол шигаре астында уза. Мәгълүм булганча, беренче укулар узган көз оештырылды, хәзер исә аның икенчесен оештыруга әзерлек эшләре бара. Әлеге җәһәттән "Без - Ялчыгол оныклары" дип исемләнгән балалар фестивале үткәрергә ниятлибез. Ялчыголның 1500 данәдә "Рисаләи Газизә" исемле китабы дөнья күрәчәк. Икенче вакыйга - Ялчыгол исемен йөрткән мәчетнең 20 еллыгы. Юбилейны һәм Ялчыгол укуларын август аенда билгеләп үтәргә исәплибез. Моннан тыш, 2014 - Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы, әлеге җәһәттән дини традицияләр, дини гореф-гадәтләрне торгызуга тагын да зуррак игътибар ителәчәк.

-Мөхтәсибәт нинди бурычлар үти?

-Төп бурычлар булып мөселман даирәсендә рухи потенциалны күтәрү һәм әхлакый кыйммәтләрне, конфессия һәм динара тынычлык, килешүне ныгыту тора. Районда 24 мәчет бар, 2 мәчеттә исә төзелеш эшләре бара. Мирный бистәсендәге мәчетне Корбан бәйрәменә ачарга ниятлибез. Түбән мәхәлләдә исә төзелеш материалларын тәртипкә китерәсе бар. Кыскасы, район-шәһәр мөхтәсибәте баштан ук алтын урталыкта, барлык имамнар әбү Хәнифә мәзхәбе кануннарына тугры. Алар барысы - 29. Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсе имамы Расих хәзрәт Шәйхразиев, сәламәтлеге какшау сәбәпле, үз урынына башка имам кую тәкъдиме белән чыккан иде. Аның урынында хәзер минем ярдәмчем Фатыйх хәзрәт Нуруллин. Имамнар сафы яшәрә баруы куанычлы. Түбән Лоҗы, Шыкмай, Югары Пәнәчедә яшь имамнар эшли. Аларның белемнәрен күтәрүгә игътибар зур. Зәйдә моның өчен "Шатлык" социаль-тернәкләндерү бүлегендә укулар оештырыла. Имамнар биредә белем дә өстиләр, ял да итәләр. Җәен "Иман" мөселман балалар лагере оештырачакбыз.

-Сәгыйть хәзрәт, зәйлеләргә әйтер сүзегез...

-Без - дини җитәкчеләр, беренчедән, дини традицияләрне ныгыту юнәлешендә эшчәнлек алып барсак, икенчедән, районда динара тынычлыкны саклауга юнәлдерелгән позицияне хуплыйбыз. Алай гына да түгел, конфессияара каршылык, низаглар булдырмас өчен зур көч куябыз. Безнең бурыч - тынычлыкны саклау һәм аңа ирешү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бурычыбыз – тынычлыкны саклау
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Дин һәм тормыш