Дин һәм тормыш

Гает мөбарәк булсын!

Бисмилләһир-рахманир-рахим. Галәмнәр Раббысы, кыямәт көненең патшасы, хакимнәрнең хакиме Аллаһы Тәгаләгә хәсид-сәнә мактауларыбыз булса иде. Аллаһының сөекле Расуле, галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән бәндәләрнең иң хәерлесе, Пәйгамбәрләрнең иң олысы Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһиссәламгә ихлас күңелләребездән салават шәрифләребез ирешсә иде. Мөхтәрәм дин кардәшләрем, сезне олугъ бәйрәмебез - Корбан гаете көне белән тәбрик итәм....

Бисмилләһир-рахманир-рахим. Галәмнәр Раббысы, кыямәт көненең патшасы, хакимнәрнең хакиме Аллаһы Тәгаләгә хәсид-сәнә мактауларыбыз булса иде.

Аллаһының сөекле Расуле, галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән бәндәләрнең иң хәерлесе, Пәйгамбәрләрнең иң олысы Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһиссәламгә ихлас күңелләребездән салават шәрифләребез ирешсә иде.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, сезне олугъ бәйрәмебез - Корбан гаете көне белән тәбрик итәм. Хак Тәгалә һәркайсыбызга саулык-сәламәтлек, тәүфыйк-һидаять бирсен. Корбан бәйрәме - мөселман өммәте өчен берләшү, киңәшү, ярдәмләшү көннәре. Бу көннәрдә мөселман кардәшләребез Согуд Гәрабстанының изге җирләрендә хаҗ гамәлләре кыла. Җир шарының барлык почмакларыннан җыелган мөселманнар бер вакытта берүк гамәлне бертөсле киемнән башкара. Биредә үпкәләшү, төрткәләшү, ызгышу дигән нәрсә юк - бары сабырлык хөкем сөрә. Мөселманнар арасында туганлык җепләре ныгый. Биредә патша да, галим дә, эшче дә, бай да, ярлы да - барысы да бертигез. Кыямәт көнендәге кебек.

Без, ватаннарыбызда калганнар, биредә булса да җан-калебләребез белән хаҗилар янында. Без дә бер-беребезгә ярдәмләшеп, ризыкларыбыз белән бүлешеп, мәҗлесләрдә аралашабыз, туганлык җепләрен ныгытабыз.

Әлхәмдүлилләһ, гүзәл Зәебез мөселманнары да, райондаш мөселманнарыбыз да бу бәйрәмне сөенеч-шатлык белән каршы ала.

Районыбызның 27 мәчетендә җомга һәм гает намазларына азан әйтелә. Күп кенә мәчетләребездә биш вакыт намаз укыла. Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Аллаһы Раббыбыз һәркайсыбызга калебебездә иман ныклыгын, гыйбадәтләребездә ихласлык насыйп әйләсен. Чалган корбан малларыбыз, үтәлгән хаҗ гамәлләребез кабул булсын. Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Сәгыйть хәзрәт Камалов, имам-мөхтәсиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Гает мөбарәк булсын!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Дин һәм тормыш