Дин һәм тормыш

Иман ныгысын өчен

Мәүлид аеның 12нче көнендә (быел ул 4 февральгә туры килде) мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәрне зурлап искә ала. Элек-электән мөселманнар аны ай буе хөрмәтләгән, игелекле эш-гамәлләр кылган. Мәүлид - "мөбарәк кичәләр" дип аталган биш кичәнең берсе, ул гарәпчәдән туу дигәнне аңлата. Мөхәммәдкә Аллаһ Тәгалә Коръән иңдерде, ә ул ислам динен җәелдерергә һәм...

Мәүлид аеның 12нче көнендә (быел ул 4 февральгә туры килде) мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәрне зурлап искә ала. Элек-электән мөселманнар аны ай буе хөрмәтләгән, игелекле эш-гамәлләр кылган.

Мәүлид - "мөбарәк кичәләр" дип аталган биш кичәнең берсе, ул гарәпчәдән туу дигәнне аңлата. Мөхәммәдкә Аллаһ Тәгалә Коръән иңдерде, ә ул ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Шуңа Мөхәммәд пәйгамбәр туган көн зурлап бәйрәм ителә, аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә.

Иске Зәй бистәсе мәчете әлеге ай, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәр туган көнне зурлап билгеләп үтте. Мәҗлескә 70ләп кеше: мөхтәсибәт җитәкчелеге, мәчеткә йөрүче- ләр, якшәмбе мәктәбендә укучылар чакырылды. Имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов, аның ярдәмчесе Фатыйх хәзрәт Нуруллин, Иске Зәй бистәсе мәчете имамы Габделхәй хәзрәт Борһанов Коръән аятьләре, Мәүлид бәйрәме тарихы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы, фани дөньяга ни өчен килүе, районда төрле дин вәкилләренең дус-тату яшәве һ.б.лар турында сөйләделәр, Мөхәммәд пәйгамбәрне мактап касыйдәләр, мөнәҗәтләр укыдылар, салаватлар әйттеләр. Бәйрәм табын артында дәвам итте. Бу көнне аш-суны Иске Зәй бистәсе мәхәлләсеннән Рәйсә Абдуллина, Иркә Әрифуллина, Лариса Хәсәнова һ.б.лар әзерләде. Мәүлид бәйрәменә килүчеләр үзләре дә тәм-том пешереп килде. Бәйрәмгә җыелучылар җәмәгать белән иңгә-иң торып өйлә намазы башкарды.

Әлеге бистә мәчете якты, уңайлы, җылы. Имам Габделхәй хәзрәт Борһанов аның аскы катын үзе эшләде. Бу эштә аңа Разыйф абый Мәрданов булышлык итте. Җәен ишегалдына агач-куаклар утырттылар, яшелчә үстерделәр. Габделхәй хәзрәт мәчеткә газ кертү мәсьәләсен дә хәл итә.

- Имамыбыз бик тырыш, читтән кеше көтеп тормый, Мәүлид бәйрәмен дә зур оешканлык белән уздырды, - ди Сәгыйть хәзрәт аның турында.

Биредә хатын-кызларга Разия апа Шакирова дин сабаклары бирә. Мәчеткә биш вакыт намазга йөрүчеләр бар. Яшьләрнең йөрмәве генә күңелне борчый.

Мәүлид ае дәвам итә. Бер-беребезгә кунакка йөрешеп, игелекле эшләр кылыйк, хәер-ихсан сәдакалар биреп, күңелебез белән изгелектә булсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Иман ныгысын өчен
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Дин һәм тормыш