"Нур" мәчетендә гадәттәгечә быел да көн саен ир-атлар өчен авыз ачтыру мәҗлесләре уза. 20-25 ир-ат, егет-җилкән авыз ача, 20 рәкәгать, тәравих намазлары укый. Тәравих намазларын алмашлап имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камал белән аның ярдәмчесе Фатыйх хәзрәт Нуруллин алып бара. Рамазан ае буе көндезләрен мөкабәлә (көн саен бер парә...
"Нур" мәчетендә гадәттәгечә быел да көн саен ир-атлар өчен авыз ачтыру мәҗлесләре уза. 20-25 ир-ат, егет-җилкән авыз ача, 20 рәкәгать, тәравих намазлары укый. Тәравих намазларын алмашлап имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камал белән аның ярдәмчесе Фатыйх хәзрәт Нуруллин алып бара. Рамазан ае буе көндезләрен мөкабәлә (көн саен бер парә Коръән) укыла. Гомумән алганда, иске Зәй, Икмәк кабул итү, Мирный бистәләре, түбән мәхәлләдә ифтарлар оештырыла, тәравихлар укыла. "Нур" мәчетендә узучы ифтарларга Сәгыйть хәзрәт Камал 5 мең сум акчалата ярдәм иткән. Бу изге гамәлгә мәчет әһелләре Илсур Әюпов, Интал Хәмидуллин да кушылган. Азык-төлекне Айрат Садыйков, Гөлчәчәк, Гөлфрүзә, Гамирә ханымнар һ.б.лар китерә. Саматовлар исә, көннәрнең кызу торуын исәпкә алып, мәчеткә өч кондиционер алуда булышлык иткән. Изге айда көннәрен мәчеттә уздыручы мөэмин-мөселманнар өчен менә дигән уңайлылык тудыру бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев