Имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камалов мөэмин-мөселманнар арасында дәгъвәт эшен оештыруның төрле юлларын эзли. Әлеге җәһәттән ул "Ихлас" кафесында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым-аерым корбан итеннән Коръән ашлары оештырды. Аш-суны Халидә Ханнанова җитәкләгән кафе хезмәткәрләре әзерләде."Нур" мәчетенә корбанлык мал -сыерны шикәр заводы һәм "Агрокөч-Төркем" АҖ (Илшат Фәрдиев) җитәкчелеге бирде....
Имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камалов мөэмин-мөселманнар арасында дәгъвәт эшен оештыруның төрле юлларын эзли. Әлеге җәһәттән ул "Ихлас" кафесында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым-аерым корбан итеннән Коръән ашлары оештырды. Аш-суны Халидә Ханнанова җитәкләгән кафе хезмәткәрләре әзерләде."Нур" мәчетенә корбанлык мал -сыерны шикәр заводы һәм "Агрокөч-Төркем" АҖ (Илшат Фәрдиев) җитәкчелеге бирде.
Коръән ашларында Сәгыйть хәзрәт Камалов Коръән аятьләре укыды, бала тәрбиясе, хатын-кызның гаиләдә тоткан роле, балаларны хәләл ризык белән тукландыру, Аллаһ Тәгаләгә якынаю юллары, аның кушканын үтәү, аннан курку кирәклеге турында үтемле вәгазьләр сөйләде.
-Изге китап сүзләре, вәгазьләр тыңлап, күңелләр тынычланды, иманыбыз ныгыды. Бер күрешү бер гомер бит. Мондый мәҗлесләрдә аралашабыз, хәл-әхвәлләр белешәбез, - ди Мөнәздәһә апа Халикова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев