Дин һәм тормыш

Коръән укучылар бәйгесе

Коръән елы уңаеннан Коръән укучылар бәйгесенең район туры бара. Ул "Нур" мәчетендә "Якшәмбе" мәктәбенә йөрүче балалар һәм хатын-кызлар арасында берничә төркемгә бүлеп үткәрелде. Бәйгенең максаты - Коръән уку сыйфатын күтәрү, аны яттан белүне популярлаштыру, мөселманнарны бер-берсе белән аралаштыру, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту. Аның төп шарты - Коръәнне мәкамле итеп, тәҗвид белән...

Коръән елы уңаеннан Коръән укучылар бәйгесенең район туры бара. Ул "Нур" мәчетендә "Якшәмбе" мәктәбенә йөрүче балалар һәм хатын-кызлар арасында берничә төркемгә бүлеп үткәрелде. Бәйгенең максаты - Коръән уку сыйфатын күтәрү, аны яттан белүне популярлаштыру, мөселманнарны бер-берсе белән аралаштыру, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту. Аның төп шарты - Коръәнне мәкамле итеп, тәҗвид белән уку, кием һәм үз-үзеңне тотыш.

Коръән - Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән изге китап. Ул беренче тапкыр VII гасырда китап итеп тупланган.

Бәйгедә биш дистәдән артык кеше үзен сынады. Аны Фатыйх хәзрәт Нуруллин Коръән сүрәләре укудан башлады. Бертуган Шамил белән Сөләйман Гарифуллиннар кечкенәдән дини тәрбия алып үсә. 4 яшьлек Шамил һәм 6 яшьлек Сөләйман кайбер Коръән сүрәләрен яттан белә. 10 яшьлек Алинә Байрашева "Якшәмбе" мәктәбенә йөри, бәйгедә тәүге мәртәбә катнашуы. Балалардан соң бәйге зурлар арасында үтте. Мирный бистәсеннән килгән 80 яшьлек Мәдинә Зиннурова 12 ел мәчеткә йөри. Дин сабагы алуның чиге юк. Бишектән ләхеткә кадәр белем алырга мөмкин. Мәдинә апа Коръәнне мәкам белән оста итеп укый. Җәмилә Җамалетдинова эштән соң укырга йөри. Кызы Эльвира биредә дин сабаклары алган. Ул кызы тәкъдиме белән "Якшәмбе" мәктәбенә укырга килеп, гарәпчә әлифбаны өйрәнгән, хәрефләрне кушып укый ала. Бәйгедә урын алу өчен түгел, башкаларның укуларын тыңлау, өйрәнү өчен килдем, ди Җәмилә ханым. Бу көнне Иске Зәйдән Сәлимә Сомова да үзен сынады. Мәчеткә йөрү, мондый бәйгеләрдә катнашу аңа җан сихәтлеге, рух ныклыгы бирә икән.

Бәйге "Якшәмбе" мәктәбе эшчәнлегенә нәтиҗә ясау да ул, ди имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов. Коръәнне тәҗвид белән оста, йөгерек укучылар шактый булды ул көнне. Мөгаллимәләр Разия Шакирова һәм Зөлфия Иванова һәр шәкерте өчен җан атты. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде. 6 яшькә кадәр балалар арасында - Сөләйман Гарифуллин, укучылардан Алинә Байрашева җиңде. Өлкәннәрдән Сәлимә Сомовага тиңнәр булмады, икенче һәм өченче урыннарны Тәскирә Касакина белән Рузалия Хаҗиева бүлеште. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый бәйге авыллардан килгән мөселманнар арасында да уздырылачак.

Җиңүчеләр үзләрен Чаллыда "Ак мәчет"тә ТР Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте призларына узачак Коръән укучылар бәйгесендә сынаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Коръән укучылар бәйгесе
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Дин һәм тормыш