Дин һәм тормыш

Кылган гамәлләр, догалар кабул булсын

6-8 ноябрьдә бөтен кыйтга мөселманнары изге Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. 6 ноябрьдә аны район мәчетләрендә зурлап уздырдылар. Бәйрәм иртәсендә мәчетләрдән, шул исәптән "Нур" мәчетеннән, азан ишетелде. Мөселманнар мәчеткә агылды. Иртәнге намазга "Нур" мәчетенә шактый кеше җыелды, гыйбадәтханәдә яшьләрнең күп булуы куанычлы. Намаз башкарылып, мәчет имамы яр-дәмчесе Фатыйх хәзрәт Нуруллин Коръән...

6-8 ноябрьдә бөтен кыйтга мөселманнары изге Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. 6 ноябрьдә аны район мәчетләрендә зурлап уздырдылар.

Бәйрәм иртәсендә мәчетләрдән, шул исәптән "Нур" мәчетеннән, азан ишетелде. Мөселманнар мәчеткә агылды. Иртәнге намазга "Нур" мәчетенә шактый кеше җыелды, гыйбадәтханәдә яшьләрнең күп булуы куанычлы. Намаз башкарылып, мәчет имамы яр-дәмчесе Фатыйх хәзрәт Нуруллин Коръән сүрәләре укыды, Корбан бәйрәме тарихын, тарихка бәйләп корбан чалу турында вәгазь сөйләде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз котлавын - имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камалов, район башлыгы Татьяна Воропаеваның котлавын шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин ирештерде.

Корбан гаете - мөселманнарның иң зур, көтеп алынган бәйрәме. Район Советының бүлек башлыгы Госман Мухамов чыгышын халык шагыйре Габдулла Тукайның "Бәйрәм бүген" шигыре белән башлады. Зәйдә барлык конфессия вәкилләре дус-тату яши, моның белән җәмгыятьтә үзара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Госман Мухамов чыгышында ислам диненең башка диннәр, милләтләр һәм диннәр арасында яшәп килгән татулык һәм иминлеккә хезмәт итүен, диннең зур тәрбияви көчкә ия булуын ассызыклады. Мәчетнең ике каты да мөэмин-мөселманнар белән тулды. Сәгыйть хәзрәт мәчеткә җыелган мөселманнарга тәүхит, иман-кәлимәсен вәгазьләр аша, хәдисләр китереп ирештерде. Имам-мөхтәсиб бәйрәм намазын да башкарды. Олысы-кечесе иңгә-иң басып, тәкбир-тәшрикъ әйтеп, бәйрәм намазы укыды.

Гает тәмамлануга мәчет эченә һәм ишегалдына коймак исе таралды. Биредә гает коймагы белән чәй эчү оештырылды.

Гаеттән соң кемнәрдер туганнары, ата-аналары каберен зират кылды. Кемнәр-дер корбан чалды, кунакка йөреште. Кемнәрдер өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп, мохтаҗларга ярдәм итте.

Район башлыгы фатихасы белән "Нива" ҖЧШ директоры Шәмсулла Касыймуллин "Нур" мәчетенә корбанлык сыер малы бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Кылган гамәлләр, догалар кабул булсын
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Дин һәм тормыш