Түбән Лоҗы мәчетенә яңа имам итеп Илгиз Фатыйхов сайланды. Аның ярдәмчесе итеп Равил Миннебаев билгеләнде. Мәхәллә җыенында имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камалов катнашты. Тиздән Казанда ТР Диния нәзарәте гарәп телен белүче имамнар өчен уку-семинар оештыра. Анда Гарәбстаннан вәгазьчеләр килүе көтелә. Әлеге уку-семинарга районнан да берничә имам барачак. Шәһәрнең...
Түбән Лоҗы мәчетенә яңа имам итеп Илгиз Фатыйхов сайланды. Аның ярдәмчесе итеп Равил Миннебаев билгеләнде. Мәхәллә җыенында имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камалов катнашты.
Тиздән Казанда ТР Диния нәзарәте гарәп телен белүче имамнар өчен уку-семинар оештыра. Анда Гарәбстаннан вәгазьчеләр килүе көтелә. Әлеге уку-семинарга районнан да берничә имам барачак.
Шәһәрнең "Нур" мәчетенең подвал өлешендә тәһарәтханәнең үзгәртеп корылуы турында хәбәр иткән идек. Бу эшнең яртысы башкарылды, калганына акча җитеп бетми. Эшне тулысынча башкару өчен зәйлеләр, эшмәкәрләрнең булышлыгы кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев