14 февральдә «Нур» мәчетендә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, ТР Президенты аппаратының дини эшләр буенча җитәкчесе Марат Гатин район авыл җирлекләре башлыклары һәм имамнар белән очрашты. Очрашуда район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты. Илдус хәзрәт Фәизнең Зәйгә эшлекле визит белән килүе Мәүлид ае белән бәйле. Мәүлид -...
14 февральдә «Нур» мәчетендә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, ТР Президенты аппаратының дини эшләр буенча җитәкчесе Марат Гатин район авыл җирлекләре башлыклары һәм имамнар белән очрашты. Очрашуда район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты.
Илдус хәзрәт Фәизнең Зәйгә эшлекле визит белән килүе Мәүлид ае белән бәйле. Мәүлид - Мөхәммәд пәйгамбәр туган көн, ул элек-электән зурлап бәйрәм ителә. Мөселманнар ураза тота, мәчетләрдә мөнәҗәтләр, Коръән укый, вәгазь тыңлый, салаватлар әйтә. Илдус хәзрәт әйтүенчә, Мәүлид укылган җирдә тынычлык иңә, ризыкның бәрәкәте була. Республикада агымдагы ел - Тарихи-мәдәни мирас, ТР Диния нәзарәтендә Коръән елы дип игълан ителде.
Очрашу-аралашу Коръән укудан башланды. Илдус хәзрәт Фәиз чыгышында диннең бүгенге торышы, ата-бабаларыбыздан килгән традицион ислам кыйммәтләрен саклау һәм пропагандалау зарурлыгын ассызыклады.
- Нинди еллар булуга карамастан, ата-бабаларыбыз Коръәни-Кәримнән аерылмады, сабыр булды. Шуның әҗерен хәзер татыйбыз: шул бәрәкәтле тормышта яшибез. Шуның кадерен белик, дөрес юнәлештән барыйк, дөрес юл сайлыйк, - диде ул.
Татьяна Воропаева, чыгыш ясап, районда төрле дини конфессияләрнең дус-тату яшәвен, бергә эшләгәндә генә уңышка ирешеп булачагын ассызыклады.
Мөфти район-шәһәр мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалга эшчәнлек алып бару турында шәһадәтнамә тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев