Дин һәм тормыш

Мәрхәмәтлелек хакына

Корбан бәйрәме ислам диненең рәхим-шәфкать, мәрхәмәтлелеккә карата мәхәббәт белән сугарылган әхлакый кыйммәтләрне гәүдәләндерә. Олуг бәйрәм уңаеннан без район-шәһәр мөхтәсибе, «Нур» мәчете имамы, хаҗи Сәгыйть хәзрәт Камал белән сөйләшәбез. - Сәгыйть хәзрәт, әңгәмәбезне район-шәһәрдә мәчетләр торышыннан, аларда нинди эшләр башкарылуыннан башлыйк әле. - Пәйгамбәребезнең "Гамәлләр ниятләргә күрә" дигән хәдисе бар. Калебтәге...

Корбан бәйрәме ислам диненең рәхим-шәфкать, мәрхәмәтлелеккә карата мәхәббәт белән сугарылган әхлакый кыйммәтләрне гәүдәләндерә. Олуг бәйрәм уңаеннан без район-шәһәр мөхтәсибе, «Нур» мәчете имамы, хаҗи Сәгыйть хәзрәт Камал белән сөйләшәбез.

- Сәгыйть хәзрәт, әңгәмәбезне район-шәһәрдә мәчетләр торышыннан, аларда нинди эшләр башкарылуыннан башлыйк әле.

- Пәйгамбәребезнең "Гамәлләр ниятләргә күрә" дигән хәдисе бар. Калебтәге ниятебез нинди - эш-гамәлләребез дә шундый. Түбән мәхәлләдә яңа мәчет калкып килә. Аны эшмәкәр Нәсимә ханым Марханова төзи. Күптән түгел мәчеткә манара куелды. Алда сылау-буяу эшләре, җылылык, канализация системалары урнаштыру тора. Кыскасы, 35нче бистә халкы яңа мәчетле булачак. Иске Зәй бистәсе, Аксар, Югары Шепкә, Имәнлебаш, Карман, Чыбыклы, Кадер мәчетләренә газ кертү эшләре тәмамланып килә. Бигеш белән Кәрәкәс мәчетләренә дә газ кертергә исәплибез, бу эштә матди ярдәм итү өчен химаячеләр эзлибез. Икмәк кабул итү бистәсендә мәчеткә нигез салынды, аның диварларын күтәрәсе бар. Бу мәчетне төзүдә "Трубострой" ширкәте директоры Фоат Гарифов булышлык итә. Мәчет диварларын күтәрүгә изоляция материаллары җитеп бетми. Мирный бистәсе халкы да гыйбадәтханәле булыр дигән өмет бар, урыны билгеле. Аны төзүгә булышлык итүче эшмәкәр дә табылды. "Нур" мәчетендә дә саллы эшләр башкарылды: икенче катның идәне җылытылды. Корбан гаетенә килүчеләр моны сизми калмас, шәт. Мәчетнең беренче катын да шулай җылытырга ниятлибез, моның өчен акча эзлибез.

- ТР Диния нәзарәтен яңа мөфти җитәкли, әлеге җәһәттән үзгәрешләр бармы?

- Бар. Диния нәзарәте хәзер Татарстан Республикасы мөселманнарының үзәкләшкән дини оешмасы - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дип йөртелә. Шул сәбәпле, яңа Устав кабул ителде. Имамнарга яңа шаһәдәтнамәләр биреләчәк.

- Бүгенге көн вазгыяте имамнардан грамоталылык, белем сорый. Имамнарның белемен күтәрү эшләре ничек тора?

- Имамнарның белемен күтәрүгә зур таләпләр куелды. Алар "Нур" мәчетендә айга ике мәртәбә килеп дин сабаклары ала. Тиздән алар өчен Россия Ислам университетында курслар оештырылачак.

- Мәхәлләләргә эшкә яшьләр киләме?

- Имамнар өлкәнәеп бара, аларга урыннарда яшь алмаш бик күренми. Аннан яшьләрне эшкә китерерлек финанс юк. Бүген Кәрәкәс, Түбән Пәнәче, Чыбыклы мәчетләренә имамнар кирәк.

- Быел җәй яңгырлы килеп, уңыш мул булды. Гошер сәдакасы бирүчеләр күп булгандыр...

- Иген һәм җиләк-җимеш, яшелчәләрдән шәригать гошер бүлеп бирүне боера. Пәйгамбәребез яңгыр сулары белән суланган уңышның уннан бер өлешендә гошер сәдакасы бар, дигән. Иншалла, үстергән уңышның бәрәкәте булсын дип гошер бирүче үзәк мәхәллә, Югары Шепкә, Имәнлебаш, Карман, Бигеш, Югары Лоҗы, Кадер, Әхмәт, Бура-Киртә, Куш-Елга, Шыкмай, Сармашбаш, Апач, Югары Мәлем, Пусташит авылларын мактап телгә алырлык. Шунысын да әйтим, гошер сәдакасы бары мәдрәсәләргә бирелергә тиеш, кайбер мәхәлләләрдә мәчет файдасына гошерне сату очрагы булды, бу дөрес гамәл түгел.

- Сәгыйть хәзрәт, изге сәфәр - Хаҗга китүчеләр күпме?

- Ике дистәгә якын, алар изге сәфәргә төрле турлар аша китте.

- Алда Корбан бәй- рәме. Корбанлык маллар, аларны чалу мөмкинлекләре турында сөйләсәгез иде.

- Корбан чалу - мөһим гыйбадәт. Ул Аллаһ ризалыгын өмет итеп чалына. Корбанлык ит өч өлешкә бүленә. Бер өлеше - гаилә, икенчесе - туган-тумачалар, өченчесе - фәкыйрь-мохтаҗлар өчен. Корбанлык кәҗә, сарыкка - 1, сыерга 2 яшь булу шарт. Бәрән, зур гәүдәле булса, 6 айлык та ярый. Корбан гает намазыннан соң башлап, 12нче Зөлхиҗҗәнең икенде намазына кадәр чалына. Корбан итен яисә тиресен сату дөрес түгел. Шунысын искәртик, сукыр, аксак, телсез, колаксыз, койрыксыз хайваннар корбан итеп чалынырга тиеш түгел.

Быел мәчетләрдә корбан чалынмый. Корбан сарыгының бәясе якынча 4-5 мең сум булачак. Ниятләгән кешеләргә корбанлык мал чалучылар тәкъдим итә алабыз.

- Корбан бәйрәме намазы нинди тәртиптә узачак?

- 6 ноябрь - Корбан гаете. Гает көнне иртәнге намазга азан 7 сәгать 31 минутта әйтелә. Коръән укулар 8гә кадәр. Аннан вәгазьләр, тәбрикләүләр. Бәйрәм вәгазеннән соң 9 сәгать 5 минутта бәйрәм намазы. Дога кылына, чәй эчүләр оештырыла.

Мөхтәсибәтнең барлык мәхәлләләрендә әлеге тәртип саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мәрхәмәтлелек хакына
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Дин һәм тормыш