Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә. 27 июньдә кояш баю белән Рамазан-Шәриф ае керә - кичен, ястү вакыты җитү белән, беренче тәравих намазлары укыла башлый. Уразаның кыйммәте - көндез ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып...
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә. 27 июньдә кояш баю белән Рамазан-Шәриф ае керә - кичен, ястү вакыты җитү белән, беренче тәравих намазлары укыла башлый. Уразаның кыйммәте - көндез ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуы. Сәхәрне иртәнге ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамларга кирәк. Авыз ачу (ифтар) кояш бату - ахшам намазы белән башлана. Имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камал әйтүенчә, Рамазан аенда ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төркиядән коръән-хафиз киләчәк. Мәчетләрдә ифтарлар оештырылып, тәравих намазлары укылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев