Дин һәм тормыш

Тотрыклылык, рухи ныклык булсын

Корбан бәйрәме - Гайдел-әдха исламның югары әхлак нигезләре - шәфкатьлелек, игелеклелек, якыннарыңа хөрмәтне гәүдәләндерә. Бу - мөселман өммәте өчен берләшү, киңәшләшү, ярдәмләшү көннәре. Гает районыбыз мәхәлләләренең барлык мәчетләрендә зурлап билгеләп үтелде. 15 октябрьдә шәһәребезнең "Нур" мәчетеннән иртәнге намазга азан авазы яңгырады. Мөселманнарның олысы-кечесе мәчеткә агылды. Иртәнге намаз башкарылгач, Коръән сурәләре...

Корбан бәйрәме - Гайдел-әдха исламның югары әхлак нигезләре - шәфкатьлелек, игелеклелек, якыннарыңа хөрмәтне гәүдәләндерә. Бу - мөселман өммәте өчен берләшү, киңәшләшү, ярдәмләшү көннәре.

Гает районыбыз мәхәлләләренең барлык мәчетләрендә зурлап билгеләп үтелде. 15 октябрьдә шәһәребезнең "Нур" мәчетеннән иртәнге намазга азан авазы яңгырады. Мөселманнарның олысы-кечесе мәчеткә агылды. Иртәнге намаз башкарылгач, Коръән сурәләре укылды. Мәкам белән укылган аять-сурәләр күңелләрне нечкәртте. Имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камал - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның, шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин район башлыгы Татьяна Воропаеваның котлавын ирештерде. Сәгыйть хәзрәт бәйрәм вәгазендә дини тәрбиянең үзебездән башлануын ассызыклап, үзебездән соң яхшы көтү калдырыйк дип, бердәмлеккә чакырды. Аллаһы Раббыбыз һәркайсыбызга калебебездә иман ныклыгын, гыйбадәтләребездә ихласлык насыйп әйләсен, диде.

Бәйрәм намазында мәчетнең ике каты да мөселманнар белән тулды. Шунысы игътибарга лаек, бәйрәм гаетенә гаиләләре белән килүчеләр шактый иде. Әгъләмовлар, Гыйльмановлар, Илалетдиновлар һ.б.лар гаиләләре белән ел да шулай гаетләргә җыелышып килә. Өске катта - ир-атлар, аскысында хатын-кызлар шактый җыелды. Олысы-кечесе иңгә-иң торып, бәйрәм намазы башкарды.

Гаеттән кайткач, Корбан чалырга ниятлибез, Аллаһ кабул кылсын, ди күпләр. Ә мәчет ишегалдында гаеттән чыгучыларны коймак белән чәй көтте. Бахрам авызда эреп торырлык итеп, олы казаннарда пылау пешерде. Ураза гаетендә дә пылау пешерелгән иде. Һәркем пы-лаудан авыз итеп, коймак белән чәй эчте.

Иске Зәй мәчетендә Корбан гаете башка елларга караганда, җанлы һәм оешкан төстә узды. Бистәдә гаетләргә елдан-ел күбрәк мөселман килә. Гаеттән соң мәчет биләмәсендә корбанлык мал - сарыклар чалынды. Бистә имамы Габделхәй хәзрәт Борһанов чалган малның бер өлешен мохтаҗларга өләште. Илнар Шакиров исә корбанлык малның күп өлешен мәчеткә калдырды.

Түбән мәхәлләдә дә бәйрәмгә шактый мөэмин-мөселман җыелды. Мәчет эчендә алма төшәр урын булмады. Мәхәллә имамы Әхнәф хәзрәт Камалов Коръән сурәләреннән соң, бәйрәм вәгазе укыды. Мөселманнарга район башлыгы Татьяна Воропаева исеменнән бәйрәм белән район Советының бүлек башлыгы Фәрит Мусин котлау сүзләре ирештерде.

Гаеттән соң мөселманнар туганнары зиратын барлады. Корбанга мал чалды. Чалган корбан малларыбыз, үтәлгән хаҗ гамәлләребез кабул булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Тотрыклылык, рухи ныклык булсын
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Дин һәм тормыш