Дин һәм тормыш

Уразага керәбез

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Әлһәмдүлилләһ! Бу елның мөбарәк Рамазан Шәрифенә ирештек. Ошбу мөбарәк айда тәүбәләр кылып, җаннарыбызны гөнаһлардан арындырырбыз, иншәлаһ. Тәннәребезне дөнья ләззәтеннән, телләребезне яман сүзләрдән, җаннарыбызны көферана ниятләрдән тыеп, Аллаһы Раббыбызның ризалыгын алырга насыйп булсын. Рамазан уразасын җиренә җиткереп үтәүчегә Аллаһы Раббыбызның вәгъдәсе бик зур. «Әҗерен Үзем белеп бирермен», -...

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!

Әлһәмдүлилләһ! Бу елның мөбарәк Рамазан Шәрифенә ирештек. Ошбу мөбарәк айда тәүбәләр кылып, җаннарыбызны гөнаһлардан арындырырбыз, иншәлаһ. Тәннәребезне дөнья ләззәтеннән, телләребезне яман сүзләрдән, җаннарыбызны көферана ниятләрдән тыеп, Аллаһы Раббыбызның ризалыгын алырга насыйп булсын. Рамазан уразасын җиренә җиткереп үтәүчегә Аллаһы Раббыбызның вәгъдәсе бик зур. «Әҗерен Үзем белеп бирермен», - диде Аллаһы Тәгалә. Рамазан уразасын риядән генә үтәп булмый. Аеруча җәйнең озын эссе көннәрендә. Билгеледер ки, телләребезне гайбәттән саклый алсак.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Ихлас күңелдән һәркайсыгызны Рамазан уразасы башлануы белән тәбрик итәм. Шушы мөбарәк фазыйләтләре бик күп булган Рамазан Шәрифне хәере белән башкарып чыгарга насыйп булсын. Әмин!

Олы ихтирам белән һәм изге догалар кылып,

Сәгыйть хәзрәт, имам-мөхтәсиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Уразага керәбез
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Дин һәм тормыш