Зәйнең Баграж зираты уртак көч белән яңартыла
Адәм баласының соңгы йорты – зират. Һәркем аның яныннан узганда гына булса да үзенең бу дөньяда мәңгегә килмәгәнлеген исенә төшерә. Үзләренең вафат булган әби-бабалары, әти-әниләре, туганнарын искә алып иман укыйлар.
Урта Баграж белән Сарсаз-Баграж авылларының зираты уртак. Ике авыл халкы зиратта өмәләрне, төзекләндерү эшләрен бергә башкара. Зиратта тәртипне тоту өчен Алексей Утяганов җаваплы. Утягановлар гаиләсе лаеклы ялга чыккач, Чаллыдан авылга кайтып төпләнде. Һәм шул көннән Алексей Николаевич зиратта карт агачларны кисү, чүп үләннәрен чабу, каберлекләрне тәртиптә тоту буенча зур эш алып бара.
Күптән түгел ике авыл халкы көче белән зиратта часовня төзелде. 19 октябрьдә авыл халкы, дин әһелләре катнашында аны ачу тантанасы да узды. Әлеге часовняга Архангел Михаил исеме бирелде.
- Часовня төзү турында май аенда зиратта үткән өмәдә сөйләшкән идек. Күпләр әлеге башлангычны хуплап алды һәм халыктан акча җыю эшенә керештек. Иң зур матди ярдәмне Урта Баг-раж авылы кызы, бүгенге көндә Себердә яшәүче Римма Гәрәева (Тетерова) күрсәтте. Ул часовня өчен 30 мең сум акча күчерде. Шулай ук Геннадий белән Тамара Кузьминнар, Лидия һәм Николай Токрановлар гаиләсе дә 10ар мең сум акча бирделәр төзелешкә, – ди часовня төзү эшендә җаны-тәне белән янып йөрүче Федора Краснова.
Федора Николаевна – авыл өчен янып яшәүче кешеләрнең берсе. Ул часовня төзүдә дә акча белән бәйле җаваплы эшне үз өстенә алып, зур эш башкарды.
Часовняның стеналарын Фаил Ибраһимов күтәрде. “Фаил шулчаклы чын күңелен биреп эшләде, часовня бик матур килеп чыкты”, -ди Федора Николаевна. Алексей Утяганов аның янында һәр көнне булып, һәр эшендә ярдәм итеп торды. Ә часовня түбәсен Виталий Кириллов, Демьян Агашкин, Марсель Архипов, Алексей Утягановлар япты.
“Ике авылның уртак көче белән игелекле эш башкарылды. Зиратыбыз матурланып, нурланып калды. Шушы изге эшкә үз өлешен керткән һәрбер кешегә изгелекләре меңе белән үзләренә кайтсын иде. Бүгенге көндә часовняга кую өчен өч икона заказать ителде. Аларның берсе Архангел Михаилныкы булачак. Әле эш тулысынча төгәлләнеп бетмәде, башкарып бетерәсе эшләребез бар”, – ди авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев