Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Игелекле гамәл

“Энергетик” Мәдәният сараеның “Адымнар” татар мәдәнияте клубы Имәнлебашта хәйрия концерты куйды

Узган атнада “Энергетик” Мәдәният сараеның “Адымнар” татар мәдәнияте клубы мобилизациягә алынган егетләрнең гаиләләренә йә әти-әниләренә ярдәм күрсәтү максатыннан хәйрия концерты оештырды.

Халык әйтсә-хак әйтә: “Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт”, - ди татар халык мәкале. Концертка нәкъ шул максат белән артистлар һәм тамашачылар җыелган иде.

Имәнлебаш авылы халкы үзешчәннәр чыгышын алкышларга күмде. Имәнлебаш мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге мәдәният хезмәткәрләре артистларны хөрмәтләп каршы алды, кунак итеп озатып калды.

Сәхнәдә “Адымнар” татар мәдәнияте клубы кызлары-егетләре һәм “Заиночки” ветераннар бию коллективы чыгыш ясады.

“Адымнар” татар мәдәнияте клубы ансамбле чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмде. Аерым җырчылар Флүрә Гыйниятова, Тәслимә Гәрәева, Фәннур Миннекәев, Дмитрий Иванов, Радик Әхмәтшин, Рәйсә Шушарина белән Гөлшат Әгъзамова чыгышларын халык дәррәү кул чабып каршы алды. Фәния Әгъзамова белән Фәннур Миннекәевнең, Рәйсә Шушарина, Флүрә Гыйниятова, Тәслимә Гәрәева куйган театраль тамашалардан халык эче катып көлде. Вакытлыча гына булса да, халык илдәге вазгыятьне онытып ял итте.

Концерттан кергән акчалар гуманитар ярдәм буларак тапшырылачак.

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев