Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Игелекле гамәл

Иганәчелек, киң күңеллелек аның канында...

Шәһәребездә мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү буенча пунктлар эшли башлагач, Зәйлеләр дә кулларыннан килгән кадәр булышырга тырышалар. Шундый кешеләрнең берсе – Валентина Михайлова.

Ул үз куллары белән бәйләгән оекбаш, перчаткаларны пунктка илткән. Бу кул хезмәтен акчага күчерсәң, алты мең сумнан  артып китә.

Кичәдән бирле колагымда бер җыр чыңлый: “Оренбур шәлләре белән кызлар ябынсын әле”. Юкка булмаган икән! Минем бүгенге героем – Валентина Михайлова Оренбург якларыннан икән бит. Менә Аллаһы Тәгалә кодрәтенең киңлеге бит инде бу! Валентина Васильевна балачактан ук үз динен хөрмәтләп, дини бәйрәмнәрне уздырып килә.

Валентина Васильевна Оренбург өлкәсенең бер авылында туган. Авылларында башлангыч белем ала кыз. Әтисе Василий кызына урта белем, һөнәр алырга кирәк,- дип әйтә торган була. Кыз үзләреннән дүрт чакрым ераклыктагы авыл мәктәбендә сигез класс белем ала. Кыш көннәрендә интернатта торып укыйлар, яз җитүгә, җирләр кардан ачылуга, тизрәк велосипедка утырып авылларыннан йөреп укый алар. Орск шәһәренә килеп унеллык мәктәпне тәмамалап, техникумга хисапчы белгечлегенә укырга керә.

Кияүгә чыгуы хакында кызык итеп сөйләргә ярата ул. Булачак ире Виктор белән бер авылдан алар, хәтта күршеләр дип әйтергә була. Виктор Валядан бер өй аша гына яшәгән, аның абыйлары белән дус булган, еш кына аларга кунакка кергән. Үзеннән өч яшькә кече булган Валяга башта игътибар да итмәгән. Ә буйга җитеп килүче кызның күзе бу чибәр егеткә күптән төшкән була. Егет хәрби хезмәткә китеп бара, кыз техникумга укырга керә.  Техникумны тәмамлап кулына диплом алган көнне кыз, авылларына кайтырга дип, олы юлга чыгып баса, шул вакыт аның янына хәрби киемле бер егет килеп баса. Кыз сизеп тора, егет аны башыннан аягына кадәр күзләп тора. Ныклабрак караса – күрше егете Виктор хәрби хезмәт срогын тутырып авылларына кайтып килә. Егет бер күрүдә Валяга гашыйк була, кыз инде аны күптән яратып йөри. Ай ярымнан Валя Викторга кияүгә чыга. Матур итеп туйлар уздыралар, бер-бер артлы ике уллары туа. Ниндидер өлкә газетасыннан Зәйдә машина төзүчеләр заводы ачылган дигән хәбәрне укыйлар. Бер атнадан җыенып Зәйгә күченеп тә киләләр. Ире Виктор белән икесе дә заводка эшкә урнашалар. Көне буе заводта эшләп кайткач, гаиләсен ашатып эчергәч, көн дә бәйләү белән шөгыльләнә. Шәлләр, җылы йон оекбашлар, перчаткалар бәйләгән ул. Иң беренче шәлен Валентина җиде  яшендә бәйли.

-Шәл бәйләргә мине әнием өйрәтте. Бәйләү­челәр күп ул, тик безнең әни кебек бу эшкә иҗади якын килүчеләр, шәлнең бизәкләрен үзләре уйлап чыгаручылар сирәк. Мин аның “мәктәбен” уздым. Әни кебек нәзек итеп эрләргә өйрәндем,- ди Валентина Васильевна.

Виктор- оператор, Валентина хисапчы булып, лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куялар алар. Валентина Васильевнаның 36 еллык хезмәт стажы бар. Кызганыч, моннан 13 ел элек ире Виктор бакыйлыкка күчкән.

Иганәчелек, киң күңеллелек дигәндә, тәрбия белән диннең дә мөһим роль уйнавы турында әйтергә кирәктер. Әйе, Валентина Михайловна һәрвакыт Аллаһ Тәгаләне йөрәгендә йөртә, бервакытта да исеннән чыгармый. “Миңа һәрвакыт булышты, улларымны үстергәндә, тормыш иткәндә гел аңа мөрәҗәгать иттем”,- ди ул.

Ә Валентина Михайлованың кешеләргә ярдәм итеп яшәве - аның канында.

37 ел хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан ветеран ил-көнгә тынычлык, балаларының оныкларының сугыш газапларын күрмәвен тели.

Һәрвакыт хәл-әхвәл белешеп торучы ике улы,  оныклары  янәшәсендә ул бәхетле дәү әни булып гомер кичерә. Һәркөн таң сызылганда догаларын укып, аларга бәрәкәтле гомер, ил-көнгә тынычлык тели.

 

Оста шәл бәйләүче, игелекле Валентина Васильевнадан сезгә бер киңәш.

Шәл сайлаганда нык күпергәненә кызыкмагыз диясем килә – андый шәлнең инде коеласы гына кала. Ә Оренбур шәле ул җиңел, нәзек итеп эрләгәнгә күрә артык мамыкланмый, палан­тин­нарыбызның мамыгы күренми дә,-ди шәл бәйләү остасы Валентина Михайлова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев