Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Игелекле гамәл

Ир-егетләребезгә ярдәм итүдә кулыбыздан килгәнне эшләү – һәркемнең намус эше

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен районда маскировка челтәрләрен хәзер биш урында үрәләр.

Шәһәрдән тыш, Иске Зәй һәм Мирный бистәләре, Югары Мәлем мәктәбендә, Карамалы бистәсе мәдәният йортында да бу эш оештырылды.
Иске Зәй бистәсендә яшьләр үзәгендә урнашкан маскировка челтәрләрен үрү пунктына йөрүчеләр арасында өлкән яшьтәге апалар да, яшь кызлар да бар. Челтәрләр үрү өчен станокларны Михаил Атласов ясап биргән. Биредә егетләребезгә ярдәм итү өчен маскировка челтәрләре үрү эшен башлап йөрүчеләрнең дә берсе ул. Шулай ук “Ялта-Зәй” үзәгендә хезмәт куючы кызлар да бу игелекле эшкә кушылганнар. Кыска гына вакыт эчендә биредә дүрт челтәр үреп, егетләргә тапшырганнар.
–Чүпрәкләр, материаллар җитми, эшче куллар да кирәк. Шкафларыгызда киелми торган киемнәр күптер, аларны ташлаганчы безгә китерегез. Ак, көрән, соры, караңгы яшел, саз төсендәге материаллар кирәк. Тукымаларның киҗе мамык (х-б), синтетика булуы мөһим, алар йөртергә ди җиңел, тиз кибә дә, - ди Иске Зәйдә бу эшне оештыручыларның берсе Светлана Долгова.
Ирина Скобелева – Иске Зәйдә маскировка челтәрен үрү пункты ачылган беренче көннән бирегә йөри. Ул Зәй политехник көллиятендә 30 елдан артык хезмәт куйган. Аның улы Валентин чечен сугышында һәлак булган. 19 яшьлек егет разведка инженер гаскәрләрендә кинолог булып хезмәт итә. 2001 елның 9 гыйнварында туган якларына кайтучы унлап Ростов егетенең гомерен саклап, мина шартлап, кинолог Валентин Скобелев һәм аның тугры дусты – Айва исемле эте белән һәлак була.
-Ил белән кыенлыклар кичергән вакытта һәркем булдыра алганча үзеннән өлеш кертергә тырыша. Әгәр дә без үргән челтәрләр бер генә солдат тормышын саклап калса да, безнең бу эшкә юкка алынмавызны күрсәтә. Әлбәттә, мин бу эшне башкарганда улым Валентинны гел искә алам. Бәлки, аңа да мондый челтәр кирәк булгандыр дип уйлыйм. Үзәккә маскировка челтәре үрергә зур теләк белән киләм. Алгы сызыкта булган ир-егетләребезгә ярдәм итү өчен кулыбыздан килгәнне эшләү – һәркемнең намус эше, - ди Ирина Васильевна.
Хәзер маскировкалау челтәре үрү өчен бер ноктаны Баграж җирлегендә ачарга ниятлиләр. Узган ялларда багражлылар Иске Зәйгә килеп, бу эшкә өйрәнеп киткән.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев