Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Игелекле гамәл

«Зәй офыклары» газетасы бүләккә...

Район басмаларын хәйрия максатында яздырып бүләк итү мөмкинлеге дәвам итә. Бу көннәрдә “Зәй офыклары” газетасын эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче “Керамзит” ҖЧШ җитәкчесе Рәйхан Миназиев һәм Марсель Миннеханов нәкъ менә шул уңайдан яздырдылар.

Рәйхан Хуҗаянович Мирный бистәсе (8 данә), Марсель Мәхмүтович Иске Зәй бистәсе (5 данә) мәчетләренә газеталарыбызны киләсе елның 6 ае дәвамында килеп торырлык итеп бүләк ясадылар. Хәйриячелек юнәлешенә һәрчак игътибарлы булучы бу затлар мәчетләргә йөрүче өлкәннәрне традицион төстә район газетасы белән шатландырып торалар.

- Үзем шәхсән дини бәйрәмнәребездә, гомумән дога кылдыру нияте белән Иске Зәйдәге мәчеткә еш йөрим. Бирегә намазга йөрүче өлкәннәр белән аралашам, аларның татар телендәге газеталарны көтеп алуларын күрәм, шуңа да бу максаттан хәйрия чарасына бик теләп кушылам, - ди Марсель Миннеханов.

Рәйхан Миназиев та шул уку фикердә, ул да мәчеткә килгәндә газеталарны укучы өлкәннәрне күрүен әйтә.

- Безнең Мирный бистәсе мәчетенә намазга йөрүче бабайлар, хатын-кызлар “Зәй офыклары” газетасы килә торган җомга көнен көтеп алалар. Газетаның һәр саны алар тарафыннан яратып укыла. Өлкәннәребезне даими сөендереп торучы Рәйхан әфәндегә зур рәхмәт, - ди Мирный бистәсе имамы Рөстәм хәзрәт.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев