Язның иртә килүе быел бакча эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башлау мөмкинлеге бирде. Кояш җылы нурларын мул сибеп, тынгысыз бакчачыларны туфракка орлыклар иңдерергә дәште. Ә кайберәүләр төрле үсенте, орлыкларның кайсысына өстенлек бирергә икән дип аптырап та кала. Быел хакимият бакчачыларга эшне берникадәр җиңеләйтү өчен "Бакчачы көне" үткәрергә карар кылды. "Энергетик" Мәдәният сарае...
Язның иртә килүе быел бакча эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башлау мөмкинлеге бирде. Кояш җылы нурларын мул сибеп, тынгысыз бакчачыларны туфракка орлыклар иңдерергә дәште. Ә кайберәүләр төрле үсенте, орлыкларның кайсысына өстенлек бирергә икән дип аптырап та кала. Быел хакимият бакчачыларга эшне берникадәр җиңеләйтү өчен "Бакчачы көне" үткәрергә карар кылды. "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйдан үсентеләр, орлыклар, җир эшләре өчен кирәк-ярак сатучылар һәм сатып алучылардан шау-гөр килеп торды.
- Халыкка уңайлы булсын өчен без быел бакча өчен кирәкле әйберләрне бер генә урыннан юнәтү мөмкинлеге тудырдык. Бирегә күп еллар бу эш белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр, белгечләр, яшелләндерү хуҗалыгы хезмәткәрләре чакырылды. Аларга, сәүдә итү белән беррәттән, бакча эшендә кирәкле мәгълүматны халыкка җиткерү бурычы да йөкләнде, - ди башкарма комитетның халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү секторы белгече Тәнзилә Костюкова.
Бер урында төрле төстәге чәчәкләр күзне иркәләсә, икенче урында куе яшел төстәге кыяр, виктория үсентеләре кызыктырып тора. Орлык, агач-куак үсентеләре сатучылар мактый-мактый үз товарын тәкъдим итә. Шулай ук җир эшендә кул көченнән арындыручы уңайлы техника да аерым мәйдан били.
Воздвиженка бистәсендә үз хуҗалыгында махсус теплицаларда яшелчә, җиләк үсентеләре үстереп сату белән шөгыльләнүче Валентина Савинцева бу төр эшмәкәрлек белән 12 ел мавыга. Шуңа күрәдер, аның тирәсенә халык күп җыелган. Кемдер орлыклар ала, киңәш-табыш итүчеләр дә шактый. Ул һәр кешегә нәрсәне ничек утыртырга, ничек тәрбияләргә кирәклеген авырыксынмыйча аңлата.
Бакчаларын яхшы сортлы җимеш агачлары, куаклар белән баетырга теләүчеләр Гөлнара һәм Фәнис Касыймовлар янына җыелды. Алар үсентеләрне Можгадан махсус питомниктан алып кайтып сата икән.
- Бүген карлыган, алма агачларына сорау зур булды. Гадәттә кешеләр сыналган сортларга өстенлек бирә, яңа сортларга ничектер сагаебрак карый. Ә иң мөһиме - агач утыртырга ниятләгәндә берьеллык үсентеләргә өстенлек бирергә кирәк, чөнки зур агачларны казып алганда тамырлары киселә һәм аның ныгып китү ихтималы түбән, - ди Фәнис.
"Горзеленхоз" хуҗалыгы хезмәткәрләре Гөлфия Галиуллина белән Ирина Платова сатуга 2 мең данә иртә яздан алып кара көзгәчә шау чәчәктә утыручы сальвия, агератум, гацания, виола, антиринум, петуния, чәчәк-кәбестәләр алып чыккан. "Горзеленхоз" теплицаларында мондый чәчәкләр быел 109 мең төп үсә, аларны шәһәр урамнарына утыртабыз, калганын кешеләргә сату күздә тотыла, ди кызлар.
"Чаллы-яшелчә" ҖЧШ хезмәткәрләре дә (элекке "Ворошилов" совхозы) Зәйгә "Бакчачы көне"ндә катнашырга килгән. Алар нигездә орлыклык бәрәңге һәм суган тәкъдим итте.
"Орион" сәүдә йорты һәм шәхси эшмәкәр Владимир Уразайкин җир эшләрендә файдаланылучы техника, кирәк-ярак алып чыкканнар. Биредә гади перчаткадан алып бәрәңге утырту өчен кечкенә, уңайлы техникага кадәр бар. Халык аларның барысы белән дә кызыксынып, ничек файдаланырга кирәклеген белеште.
Сармашбаштан эшмәкәр Әсхәт Кашапов үзе үстергән кыярларны алып килгән. Сатып алучылар аны уратып алып, тиз арада кыярларын алып та бетерде. Үзебездә үстерелгән сусыл кыярлардан һәркемнең авыз итәсе килә шул.
"Бакчачы көне" менә шулай бик җанлы үтте. Кешеләрнең үзара сөйләшүеннән моның бик тә кирәкле гамәл булуын аңларга мөмкин иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев