- ГРЭСның беренче энергоблогы эшли башлауга - 50 ел - Зәй ГРЭСы - ил күләмендә билгеле урын тотучы, мөһим стратегик билгеләнештәге предприятие. Ул Урта Идел берләшкән энергосистемасына карый. Илнең энергетика тармагына тәкъдим ителүче һәр заманча үзгәрешне беренчеләрдән булып кабул итеп, җитештерүгә кертеп җибәрергә әзер торуы белән дә ГРЭС лаеклы урын...
- ГРЭСның беренче энергоблогы эшли башлауга - 50 ел -
Зәй ГРЭСы - ил күләмендә билгеле урын тотучы, мөһим стратегик билгеләнештәге предприятие. Ул Урта Идел берләшкән энергосистемасына карый. Илнең энергетика тармагына тәкъдим ителүче һәр заманча үзгәрешне беренчеләрдән булып кабул итеп, җитештерүгә кертеп җибәрергә әзер торуы белән дә ГРЭС лаеклы урын тота. Ә зәйлеләр өчен ул - икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүче төп хезмәт юнәлешләренең берсе.
Шуңа да энергетикларның 22 декабрьдә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәме барлык район халкының уртак мөһим датасы буларак билгеләнә. Зәйлеләрнең кайсы да булса бер гаилә әгъзасы хезмәт эшчәнлеге белән станциягә бәйле булуы сер түгел, Зәйне энергетиклар шәһәре дип атау да шуннан. Ә быел зәйлеләр һөнәри бәйрәмне зур түгәрәк дата белән каршы ала. Зәй ГРЭСының 200 мең киловаттлы беренче энергоблогы файдалануга тапшырылуга 50 ел булды.
Ярты гасыр элек район тарихына күз салсак, ул мөһим зур борылыш белән билгеләнә. Әле кайчан гына илгә билгеле булмаган Зәй төбәге могҗизалы рәвештә таныла. 1950 еллар башында Кама аръягы нефть чыгару үсеше белән алга китә. Моның белән төбәктә электр энергиясенә ихтыяҗ арта. Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы Урыссу ГРЭСының нефтьчеләрнең электр энергиясенә булган ихтыяҗын канәгатьләндерергә көче җитми башлый. Нәтиҗәдә яңа ГРЭС төзелеше өчен иң уңайлы урын дип Зәй елгасы буе сайлана. 1956 елның язында Зәй буена беренче төзүчеләр десанты килеп төшә. Мондый зур төзелеш башлануны җирле халык ышанычлы киләчәк буларак кабул итә. Һәм бүгенге көнгәчә бу ышаныч нигезле акланып килә, чөнки зур станция белән бергә юлсыз, уңайлыкларсыз төбәк тә үсә, үзгәрә, хәзер исә Зәй тотрыклы үсештәге республиканың алдынгы районнарының берсе булып тора. Монда, һичшиксез, ГРЭС зур роль уйный.
Беренче проект буенча ГРЭС ташкүмер ягып эшләргә һәм аның җитештерү куәте сәгатенә 600 мең киловаттны тәшкил итәргә тиеш була. 1958 елда проектны мазут һәм табигый газ белән эшли торган итеп үзгәртәләр. Берсе-берсе 200 мең киловатт-сәгать энергия җитештерергә сәләтле 6 энергоблок урнаштырып, 1200 мең киловатт куәтле станцияне сафка бастыру карары 1959 елда кабул ителә. Ә 1963 елның февралендә махсус комиссия беренче энергоблокны даими эксплуатацияләүгә рөхсәт бирүче актка кул куя. Аннан соң инде ел саен төзүчеләр икешәр энергоблокны файдалануга тапшыра бара. 1966 елда исә ГРЭС 1200 мең киловатт куәтле станция буларак эшли башлый. Беренче көннәрдән үк һәр төрле яңалыкка омтылып эшләүче предприятие җитештерүне арттыру өчен мөмкин булган барлык заманча технологияләрне кулланудан читтә калмый. Җиһазларны яңартуда өстенлек газ турбиналы җайланмаларга бирелә һәм бу үз чиратында энергия җитештерүдә ягулык күләмен шактый киметергә ярдәм итә.
- Хәзерге вакытта станциянең җитештерү куәте 2200 МВтны тәшкил итә, ә җылылык бирү куәте - 110
Гкал/сәгать. Станциянең төп җиһазлары - ПК-47 тибындагы пар казаны агрегатлы, К-200-130 турбиналы, ТГВ-200 турбогенераторлы 200 МВт куәтле дубль-блоклар. Агымдагы елның тугыз аенда гына да станция 6 миллиард 200 миллион киловатт-сәгать электр энергиясе җитештерде. Ә җылылык энергиясе 156 мең гигакалория эшләнде. Без ел саен конкурентлыкка бирешмәүче предприятие буларак та билгеләнәбез. Чөнки хәзер ил күләмендә бердәм системалы оператор хезмәте аша җитештерү куәте сатыла. Без җитештерә торган продукциягә бу җәһәттән сорау зур. Әлбәттә, моның өчен станциядә модернизацияләү чараларының үз вакытында башкарылуы, коллективның өзеклекләрсез бердәм хезмәте мөһим. Зур юбилеебызны каршы алуга без аеруча җитди әзерләндек. Мәсәлән, быел III һәм X энергоблокларда зур төзекләндерү эшләре башкарылды. Хәзер план нигезендә VII энергоблокта шундый күләмле эш тәмамланып килә. Монысын төзек-ләндереп бетерү план буенча декабрь аена билгеләнгән иде, анысын да тиешле вакытта башкарып чыгабыз. Шулай ук энергия җитештерү өчен мөһим булган газ бүлү системасында, резервтагы ягулык хуҗалыгында һ.б. урыннарда төзекләндерү эшләре уздырылды, җиһазларга техник хезмәт күрсәтелде. Җылылык резервы запасы нормативларга туры килә. Ә инде станция коллективының көзге-кышкы чордагы эшчәнлеккә әзерлеген, төрле гадәттән тыш хәлләр булганда нәрсә эшләргә кирәклеген тикшерү буенча уку-күнегүләр үткәрелде, - ди предприятие җитәкчесе Сергей Токмачев.
ГРЭС коллективы бүген дә йөзләгән фидакарь ветераны, зур җитештерү предприятиесен беренче көннәрдән җигелеп тарткан җитәкчеләр Н. А. Баныкин, Н. А. Бутряков, В. И. Шишкин, В. В. Будилкин, баш инженерлар Ю. З. Шугаев, В. С. Мягкин, Н. К. Малиновский, Н. Н. Ломагин кебек талантлы хезмәт ияләренең лаеклы дәвамчылары булулары белән горурланып эшли. Предприятиедә эшләүче һәр кешенең үз һөнәренең остасы, үрнәк гаилә әгъзасы, оешма, районның иҗтимагый тормышында актив катнашучысы булуы - гадәти күренеш. Станциягә эшкә килергә яшьләрнең ашкынып торуы да сер түгел, чөнки тотрыклы хезмәт хакы, абруйлы хезмәт урыны җәлеп итә аларны. Ә монда эшкә алыну өчен сынау шартын югары дәрәҗәдә үтү сорала. Шул сәбәпле предприятие яшь кадрларны, эшче һөнәрен сайлаучыларны үз-үзенә ышанган, максатчан кешеләр итеп тәрбияләүдә дә зур роль уйный. Бүгенге көндә ГРЭС коллективының өчтән берен яшьләр тәшкил итә. Ә яшьләр күп булган предприятиенең киләчәге өметле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев