Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Безнең завод беренче унлыкта

Предприятие, оешмаларда узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча хезмәт коллективлары җыелышлары дәвам итә. «Зәй шикәре» АҖендә узган хисап җыелышында район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты. Шикәр кайнатучыларның узган сезондагы эшчәнлеген "Зәй шикәре" АҖ генераль директоры Вячеслав Сыщиков анализлады. - 2011 елның шикәр кайнату сезоны 6 сентябрьдә башланып,...

Предприятие, оешмаларда узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча хезмәт коллективлары җыелышлары дәвам итә. «Зәй шикәре» АҖендә узган хисап җыелышында район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты.

Шикәр кайнатучыларның узган сезондагы эшчәнлеген "Зәй шикәре" АҖ генераль директоры Вячеслав Сыщиков анализлады.

- 2011 елның шикәр кайнату сезоны 6 сентябрьдә башланып, 31 декабрьдә тәмамланды. Завод 582704 тонна татлы тамыр эшкәртте. Без 79498 тонна шикәр комы, 21869,3 тонна патока, 18022,22 тонна гранулалы чөгендер түбе эшләп чыгардык, - диде ул.

Билгеле булганча, узган ел шикәр чөгендере районда шактый зур мәйданнарда чәчелсә дә, көзен һава шартларының начар торуы сәбәпле, басуларда үстерелгән мул уңыш тулысынча җыеп алынмады. Шул сәбәпле, шикәр кайнатучылар эшчәнлек буенча планлаштырылган табышны ала алмады. Шуңа карамастан, "Зәй шикәре" АҖ узган елгы эшчәнлек буенча Россия шикәр заводлары арасында беренче унлыкта санала. Кайбер күрсәткечләр буенча безнең завод шундый ук башка предприятиеләргә үрнәк булып тора.

Вячеслав Сыщиков чыгышында коллектив килешүендә каралган социаль программаның үтәлеше, шулай ук предприятиенең инвестицион программасы, быел аеруча экологик проблемаларны хәл итү мәсьәләләренә тукталды, якын киләчәктә заводның тәүлегенә 7 мең тонна чимал эшкәртә алуына ирешү - төп бурычларның берсе, дип билгеләде.

Район башлыгы, чыгыш ясап, шикәр кайнатучыларның теләсә нинди бурычларны хәл итәрдәй, квалификацияле, бердәм, тырыш коллектив булуын билгеләп үтеп, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул җыелышта катнашучыларны узган ел шәһәр-районда социаль-икътисади үсеш программасының үтәлеше белән таныштырды, аерым алганда, муниципаль программаларга тукталды, быел башкарылачак эшләр турында сөйләде. Соңыннан район башлыгы җыелышта катнашучылар сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Безнең завод беренче унлыкта
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек