Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Биредә шикәр кайнаталар

«Зәй шикәре» акционерлык җәмгыяте быелгы шикәр кайнату сезонына яхшы әзерлек белән керде. Узган ел биредә инвестиция программасы буенча яңа технологияләр кертелде, вакуумлы җиһазлар модернизацияләнде. Болар, билгеле, уңай нәтиҗә бирә. Заводта 405 кеше хезмәт куя, шикәр кайнату сезонына вакытлыча эшкә 200дән артык кеше алынган. Октябрь - шикәр кайнатучылар өчен иң продуктив...

«Зәй шикәре» акционерлык җәмгыяте быелгы шикәр кайнату сезонына яхшы әзерлек белән керде. Узган ел биредә инвестиция программасы буенча яңа технологияләр кертелде, вакуумлы җиһазлар модернизацияләнде. Болар, билгеле, уңай нәтиҗә бирә.

Заводта 405 кеше хезмәт куя, шикәр кайнату сезонына вакытлыча эшкә 200дән артык кеше алынган. Октябрь - шикәр кайнатучылар өчен иң продуктив ай. Завод бүген тулы куәткә эшли. Сезон башланганнан алып 6 октябрьгә кадәр 195 мең тонна чимал кабул итеп, шуның 151 мең тоннасы эшкәртелгән. Заводны чимал белән "Зәй шикәре", "Восток", "Зәй" агрофирмалары, "Нива" ҖЧШ, Сарман, Тукай районнары агрофирмалары тәэмин итә. Кыскасы, түбәләмә чөгендер төялгән машиналар заводка һәр тарафтан килеп кенә тора.

Сезон башында чөгендернең пычраклылыгы 10,4 процент иде. Көннәрнең яңгырлы булуы бу күрсәткечне үзгәртте (ул бүген 11,2 процент). Коры көннәрдә басулардан кагат кырына 8-9 мең тонна чимал китерелсә, яңгырлы көннәрдә 5-6 меңгә кала.

- Уңыш мул быел, һава торышы яхшы булса, сезонга 650-670 мең тонна чөгендер эшкәртергә планлаштырабыз, - ди җитештерү буенча генераль директор урынбасары Валерий Уразайкин.

Сезон тәмамлангач, предприятиедә инвестиция программасы буенча калган вакуумлы җиһазлар алыштырылачак, продуктлар цехында кристаллизатор куелачак.

Предприятие өч ел инде гранулалы чөгендер түбе әзерли. Биредә сезонга 20 мең тонна чөгендер түбе җитештерергә ниятлиләр. Бүгенге көндә 4 мең 800 тонна әлеге төр продукция җитештерелгән. Завод кибетеннән бу продукцияне кулай бәягә күпме телисең, шулкадәр алырга була. Озак саклана торган әлеге туклыклы терлек азыгына сорау зур. Сезон тәмамлангач, чөгендер түбе киптерү цехында тагын бер гранулятор куярга ниятлиләр. Бу эш инвестиция программасы буенча башкарылачак.

Предприятиедә хезмәтне саклау, эш шартларын яхшыртуга игътибар зур. Барлык эш процессы автоматлаштырылган: һәр җирдә чисталык, тәртип. Чимал шикәр комы булып чыкканчы шактый юл үтә. Иң беренче чөгендер юыла. Автомат юу-чистартуны Әлфия Әхмәтова контрольдә тота. Юылган чимал тураклана, сөзелә, сыгыла, киптерелә. Иң соңгы процесс төргәкләү цехында башкарыла. Биредә дә эш автоматлаштырылган. Һәр сменада 8 кеше эшли. Бригадир Ольга Карпова үз сменасында хезмәт куючы кызлар эшеннән канәгать. Елдан-ел эш шартлары яхшыра, ди ул, куанып. Ак капчыклар автомат юл белән складларга күчерелә.

Кыскасы, кара җирнең ак шикәре әнә шулай хасиятләп җитештерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Биредә шикәр кайнаталар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек