Зәй сөт заводы бу көннәрдә республика Хөкүмәте Мактау грамотасына лаек булды. Бу бүләкне коллектив узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда сыйфатлы продукция җитештерүдәге уңышлары өчен алды. Заводның 2011 елда башкарылган эшләре, агымдагы елга планнары турында аның директоры Альберт Гайнуллин сөйли. - Узган ел Зәй сөт заводы 50 еллык юбилеен билгеләп үтте....
Зәй сөт заводы бу көннәрдә республика Хөкүмәте Мактау грамотасына лаек булды. Бу бүләкне коллектив узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда сыйфатлы продукция җитештерүдәге уңышлары өчен алды. Заводның 2011 елда башкарылган эшләре, агымдагы елга планнары турында аның директоры Альберт Гайнуллин сөйли.
- Узган ел Зәй сөт заводы 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шуңа күрә коллектив түгәрәк датаны яхшы күрсәткечләр белән каршылау өчен аеруча тырыш хезмәт куйды. Җитештерелгән продукция күләме - 172692 мең сумлык. Алдагы ел белән чагыштырганда, үсеш 110 процент тәшкил итте. Заводка ел дәвамында 9427,2 тонна сөт китерелде. Шуның 8862,3 тоннасы - хуҗалыклардан, 564,9 тоннасы халыктан җыелган сөт. Чимал белән төп тәэмин итү-челәр дип без "Зәй" агрофирмасы, "Нива" ҖЧШ, "Хәкимуллин" фермер хуҗалыгын атыйбыз. Төп игътибарны сыйфатлы сөт продукциясе җитештерүгә би-рәбез. Көндәшлеккә бирешмәү - көн таләбе. Шуны күздә тотып, соңгы елларда социаль-икътисади киеренкелеккә карамастан, предприятиедә техник җиһазларны яңартуга, яңа төрдә продукция җитештерүгә, сыйфатны тагын да яхшыртуга йөз тоттык. Нәтиҗәдә бүгенге көндә завод 80 тоннадан артык сөт җитештерүгә сәләтле. Заманча җиһазландырылган химик-бактериологик лаборатория сыйфатны даими контрольдә тота. Без үз продукциябезне Татарстанда гына түгел, чит өлкәләрдә дә курыкмыйча тәкъдим итәбез. Чиләбе, Мәскәү, Киров өлкәләренә май, эремчек озату буенча килешүләр төзелде. 30дан артык төрдәге сөт продукциясен хәзер уңайлы, матур пластмасс савытларда чыгару линиясе эшли. 2011 елда "Хәләл" маркалы аеруча сыйфатлы сөт ризыклары ассортименты киңәйтелде. Без шәһәркүләм чараларда үзебез җитештергән продукция белән теләп катнашабыз, төрле хәйрия акцияләренә өлешебезне кертергә тырышабыз.
Завод хезмәткәрләренә ел дәвамында 239 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелде. Хезмәтебез өчен күп кенә бүләкләр алу да - коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. 2011 елда Мәскәүдә үткән "Алтын көз" бәйгесендә алтын медальгә лаек булдык һәм Мәскәүдә «Россиядә Татарстан көннәре» атналыгында махсус күргәзмә белән катнашу хокукын алдык. Татарстан һәм Россиянең иң яхшы товарлары бәйгеләрендә дә безнең продукция югары бәя алып килә. Алга таба да менә шушы темпны югалтмыйча, нәтиҗәле эшләүне планлаштырабыз.
Агымдагы елда без газ казаннарын яңага алыштырырга һәм шуның белән сөт кайнату процессын тизләтергә уйлыйбыз. Вентиляция системасын яңарту да күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев