Район җитәкчелеге предприятиеләрдә хезмәт коллективлары белән очрашуларны башлады. Аның беренчесе шәһәр икътисадында төп роль уйнаучы предприятиеләрнең берсе ГРЭСта үтте. Очрашуда район башлыгы Татьяна Воропаева, "Генерацияләү компаниясе" ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фоат Комаров катнашты. Район башлыгы Татьяна Воропаева республика, муниципаль программалар үтәлеше, халыкка яшәү шартларын...
Район җитәкчелеге предприятиеләрдә хезмәт коллективлары белән очрашуларны башлады. Аның беренчесе шәһәр икътисадында төп роль уйнаучы предприятиеләрнең берсе ГРЭСта үтте. Очрашуда район башлыгы Татьяна Воропаева, "Генерацияләү компаниясе" ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фоат Комаров катнашты.
Район башлыгы Татьяна Воропаева республика, муниципаль программалар үтәлеше, халыкка яшәү шартларын тагын да уңайлы итүдә башкарылган киңкырлы эшчәнлек, алдагы елларга планлаштырылган эшләр хакында сөйләде. Ул районның республикада алдынгылар рәтендә булуын ассызыклады. Ә Рәүзил Хаҗиев ГРЭС хезмәткәрләренең фидакарь эшенә рәхмәт белдерде. Үткән ел гына предприятие составында эшли башлаган җылылык челтәре предприятиесе эшчәнлегендә кайбер җитешсезлекләргә туктатылып, җылылык югалтуларның булуын, моңа юл куймас өчен барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәклеген әйтте, зур предприятие куәтләреннән тулысынча файдаланып эшләү мөһимлегенә тукталды, ә яңа елдан зур модернизацияләү эшләре башланачагына белдерде.
- Болар барысы да икътисади тотрыклылык , илебез тыныч булганда гына башкарылачак күләмле эшләр, сайлауларга килгәндә шул турыда истән чыгармагыз, - диде генераль директор.
Шушындый ук очрашу "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы"нда да үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев