Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Эшчәнлеге күпкырлы

Теләсә нинди күчемсез милек объектлары: җир участогы, торак йорт, гараж, сарай һ.б.га хокукны теркәү - катлаулы һәм мәшәкатьле эш. «Техник инвентаризация бюросы» дәүләт унитар предприятиесе (халык телендә БТИ) әнә шул күчемсез милек объектларына хокукка документлар әзерләү белән шөгыльләнә. Шунысы игътибарга лаек, әлеге дәүләт унитар предприятиесе - хезмәт күрсәтү төрләрен тагын...

Теләсә нинди күчемсез милек объектлары: җир участогы, торак йорт, гараж, сарай һ.б.га хокукны теркәү - катлаулы һәм мәшәкатьле эш. «Техник инвентаризация бюросы» дәүләт унитар предприятиесе (халык телендә БТИ) әнә шул күчемсез милек объектларына хокукка документлар әзерләү белән шөгыльләнә. Шунысы игътибарга лаек, әлеге дәүләт унитар предприятиесе - хезмәт күрсәтү төрләрен тагын да арттыра барып, халык ышанычын яулый.

"Техник инвентаризация бюросы" - хуҗалык исә-бендә эшләүче учреждение, биредә барлык хезмәтләр түләүле нигездә башкарыла. Ведомствоара хезмәттәшлектә Татарстанның 17 башкарма һәм 23 федераль органы катнаша. Теге яки бу хезмәт өчен дәүләтнеке булмаган кайбер оешмалардан да документлар кирәк булырга мөмкин. Ул оешмалар ведомствоара хезмәттәшлектә катнашмый. Техник инвентаризация бюросы - шуларның берсе дә инде.

-Эшчәнлегебез күпкырлы, ягъни ул күчемсез милек объектларын инвентаризация-ләү; күчемсез милек, җир, бакча, гаражга техник паспорт, техник план ясату; җир биләмәләрен ызанлау; җир документларына, фатирга үзгәреш кертү; керү юллары эскиз проекты, базардагы бәяләр турында отчетлар әзерләү; техник төзелеш, җир эшләре буенча экспертиза үткәрү; шәхси объектларны теркәү буенча ярдәм күрсәтү; капиталь ремонт, яңа төзелештән һәм үзгәртеп корудан соң файдалануга тапшыру өчен энергопаспортлар әзерләү; шулай ук күпфатирлы йортлар, балалар бакчалары биналарына түбә ябу буенча проект ясау; милекчеләр мөрәҗәгате буенча техник инвентарьлаштыру бюросы архивыннан белешмә бирүдән гыйбарәт. Газ хезмәте һәм җылылык челтәрләре предприятиесе өчен объектларның мәйданнары турында техпаспорт, торак шартларын яхшырту буенча чиратка басар өчен торакның тузганлыгы турында белешмә бирү дә безнең вазифага керә. Кыскасы, безнең оешмага йомышы төшкәннәргә берьюлы күп кенә хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге бар, - ди «Техник инвентаризация бюросы» дәүләт унитар предприятиесе 11нче районара филиалының Зәй участогы җитәкчесе Гөлфирә Шәймәрданова.

Биредә беркемгә дә бернинди ташламалар юк, бары тик сугыш һәм тыл ветераннарына чиратсыз хезмәт күрсәтелә. Оешма суд приставлары, арбитраж идарә, хокук саклау органнары һәм суд, салым органнары мөрәҗәгатьләрен үтәргә дә вакыт таба. БТИ башкарма комитет белән килешү нигезендә төзелүче объектларны исәпкә алып, төзелеп бетеп тә рәсмиләштерелмәгән йортларны ачыклый. Әлеге җәһәттән физик затлардан салым алу максатында тәмамланмаган төзелешкә реестр алып бару һәм күчемсез милек объектларын яңадан бәяләү эше өчен агымдагы елда җирле бюджеттан килешү нигезендә 168000 сум акча бирелгән (2014 елда да сумма шул дәрәҗәдә), шуның 68200е - яңадан бәяләүгә, 99800е - реестр алып бару өчен. Бүгенге көнгә рәсмиләштерелмәгән йортлар шәһәрдә 5000гә якын, районда 4245 квадрат метр мәйданда. Йортларны рәсмиләштерергә ашыкмау аеруча авыл җирлекләрендә күзәтелә. Бу җәһәттән Бохарай, Якты Күл, Кадер, Ал. Бистәсе, Сармашбаш авыл җирлек-ләре актив эшли. Заманча технологияләр чорында яшибез. БТИ күрсәткән хезмәтләргә электрон почта (e-mail-Uslugi.048@tatar.ru.) буенча гариза бирү - иң отышлы алым. Йомышны интернет аша да үтәргә була. Агымдагы елда оешмага шундый формада 27 мөрәҗәгать кергән. Болай эшләгәндә, документларны алганда гына БТИга үзеңә килергә кирәк. Үзең Зәйдә яшәп, милкең башка шәһәрдә (яки киресенчә булырга мөмкин) булганда, анда бармыйча оешма аша эш итәргә була. Гомумән, хезмәтләр турындагы мәгълүматны БТИ сайтыннан (http://bti.tatar.ru) алырга була.

-Оешмада үз эшенең остасы булган, тәҗрибәле, универсаль 8 белгеч хезмәт куя. Коллектив яшь, без торак фондын, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны, торак булмаган корылмаларны, сәнәгать объектларын һәм биналарны техник инвентарьлаштыру, исәпкә алу, паспортлаштыру, торак һәм объектларның базар бәясен билгеләү, сату һәм сатып алу буенча килешүләр төзү, җир кишәрлеге һәм күчемсез милек объектларына кагылышлы булган бөтен төр хезмәтне күрсәтәбез, - ди Гөлфирә Салиховна, белгечләре турында җылы итеп сөйләп.

Агымдагы елда коллектив физик затлардан 3127 заявка алган, юридик затлар белән 118 килешү төзегән. Оешма Әлмәт филиалы җи-тәкчелеге ярдәмен тоеп эшли. Белгечләр вазифаларын җаваплылык тоеп закон нигезендә башкаралар, мөрәҗәгать итүчеләр белән мөгамәләләре яхшы, хезмәт-нең асылын тәфсилләп аңлаталар. Коллектив үз тармагы буенча республика бәйгеләре, чараларда теләп катнаша. Универсаль, клиентлар белән уртак тел таба белә торган кадастр инженеры Виктория Кутилина 2010 елда республика һөнәри осталык бәйгесендә "Иң яхшы техник инвентаризатор" номинациясендә уңышлы чыгыш ясый. Оешманың юристы Камил Хәсәнов - юридик яктан белемле, ул агымдагы елда республика буенча шахмат ярышларында үзен оста уенчы итеп күрсәтте. Статист Эльмира Кулагина да - үз эшенең остасы, оператив, төгәл, коммуникабель. Машина йөртүче-геодезист Айдар Бакиров ике хезмәтне дә төгәл үти. Техник инвентарьлаштыручылар Мария Епетьева, Айгөл Сафина, Светлана Касьянова, Лидия Колесниковалар күрсәткән хезмәттән мөрәҗәгать итүчеләр канәгать. Коллектив исә дүрт ел элек "Гаилә" республика конкурсында катнашып, III урын алды. Үзара дус-тату, тотрыклы эшләүче коллектив БТИ хезмәтләрен үзвакытында һәм сыйфатлы башкара.

-Вакыт, ял белән исәп-ләшмичә хезмәт куючы коллективымны, мөрәҗәгать итүчеләрне форсаттан файдаланып Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйм. Сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар юлдаш булсын, - дип тели Гөлфирә Шәймәрданова.

Без дә бу теләкләргә кушылабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эшчәнлеге күпкырлы
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек