Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Эшкә батыр Лилия

Үҗәт, тырыш, үз дигәненә ирешү өчен теше-тырнагы белән ябышып ятучы кешеләр заманы хәзер. Бигрәк тә яшьләр арасында мондыйларның булуы сөендерә. Районда тәвәккәлләп үз эшен ачучы яшьләрнең елдан-ел арта баруы - моңа ачык мисал. Эш юк дип, кемдер булышканны көтеп ятмый алар, мең төрле кыенлыкларны җиңеп, киләчәк турында кайгырталар. Лилия Шәймәрданова...

Үҗәт, тырыш, үз дигәненә ирешү өчен теше-тырнагы белән ябышып ятучы кешеләр заманы хәзер. Бигрәк тә яшьләр арасында мондыйларның булуы сөендерә. Районда тәвәккәлләп үз эшен ачучы яшьләрнең елдан-ел арта баруы - моңа ачык мисал. Эш юк дип, кемдер булышканны көтеп ятмый алар, мең төрле кыенлыкларны җиңеп, киләчәк турында кайгырталар.

Лилия Шәймәрданова - шундый тырыш яшьләребезнең берсе. Татар гимназиясендә белем алган кыз Әлмәттә Казан икътисад һәм хокук институты филиалын тәмамлый. Мәктәп елларында ук юридик мәсьәләләргә кагылышлы әдәбиятка, интернет материалларына өстенлек бирүе аңа югары уку йортында бу белгечлекне үзләштерүдә зур ярдәм итә. Укуын тәмамлауга, ул Әлмәттә бер оешмага юрист булып эшкә урнаша.

- Миндә үз эшемне ачу теләге күптәннән бар иде. Тик моның өчен башта тәҗрибә тупларга кирәк. Белемемне хезмәттә ныгыту нияте белән үземә ышаныч күрсәткән оешмада эшләдем. Һәм тормышта дөрес юнәлеш бирүчеләргә бик тә рәхмәтлемен, - ди Лилия.

Ул 8 елдан соң туган шәһәре Зәйгә кайтып, үз эшен ачарга карар кыла. Шәхси эшмәкәр буларак, "Консультант" күчемсез милек агентлыгы ачуына бер ел тулган. Ул фатир, йорт, җир биләмәләрен сату-алуны оештыруда, документ, килешүләр төзүдә, мирас рәсмиләштерүдә, ана капиталы кулланып күчемсез милек алуда кешеләргә хезмәт күрсәтә, юрист киңәшләре бирә. Бу эшләрдә аңа сеңлесе Ләйсән дә - зур терәк. Әлеге өлкәдә тәҗрибәле сеңлесе, яшь баласы бар дип тормый, хәзер ярдәмгә килеп җитә. Әлбәттә, эшне башлап җибәргәндә Лилиягә шактый авырлыкларга юлыгырга, күз яшьләре түгәргә дә туры килә. Чөнки үз эшен рәсмиләштерү, аны бернинди капиталсыз башлап җибәрү шактый талкый яшь ханымны. Шулай да ул әти-әниләре, туганнары ярдәме белән барлык сынауларны җиңеп чыга. Бүген Лилиянең үз офисы бар, биредә ул клиентларын ягымлы кабул итеп, сыйфатлы хезмәт күрсәтергә әзер. Аеруча өлкән яшьтәге кешеләр ярата үземне, дип елмая Лилия. Саф татарча сөйләшә белүе белән ул авылларда яшәүче, төрле сату-алу документлары рәсмиләштерергә теләүчеләрне дә җәлеп иткән.

- Безнең эштә иң мөһиме - клиентның ышанычын аклау. Бүгенге көндә өлкәннәрнең еш үзгәреп торучы закон, кагыйдә, таләпләрне белеп бетермәвеннән файдаланып, үз мәнфәгате турында гына уйлап, мәкерле эш йөртүче кешеләр очрап тора. Шуңа күрә мин мөрәҗәгать итүчеләргә алар өчен уңайлы вариантлар тәкъдим итәм. Мәсәлән, фатирны тизрәк сатып котылу өчен генә түгел, аны алган кеше рәхәтен күреп яшәсен өчен тырышам, - ди Лилия.

Аның клиентларына карата мөнәсәбәте турында кешеләр бер-берсеннән ишетеп тә бирегә киләләр. Чөнки һәркем яхшы хезмәт күрсәтүчегә мөрәҗәгать итәргә тырыша. Шулай ук күрсәтелүче хезмәтләргә бәяләрнең артык кыйммәт булмавы да җәлеп итә аларны. Лилиягә рәхмәтле клиентларның берсе - Әлфинур апа. Ул агентлыкка фатир сатып алу нияте белән мөрәҗәгать итә. Һәм биредә аңа үзләренә фатир сайлаган кебек хезмәт күрсәтелүеннән ул бик канәгать калган. Берничә вариант бар иде, Лилия тәрәзәләре кояшка карап торганын сайларга киңәш итте, аның киңәшен тотуыма сөенеп бетә алмыйм, ди ул.

Һәрвакыт эш белән мавыккан Лилиянең кечкенә улы Илназга вакыты аз кала. Улын тәрбияләргә аңа әти-әнисе булыша. Шулай да алар улы белән бергә үткәргән һәр минутны баланың күңеленә хуш килерлек, кызыклы итеп оештыру җаен табалар. Бергәләп паркка чыгу, су коену, хәтта йомшак диванга утырып кызыклы әкиятләр уку да балага ана назын, анага йөрәк парәсе киләчәге өчен тырышуның рәхәтен тоярга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эшкә батыр Лилия
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек