Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Эшли дә, ял да итә беләләр

Бүгенге көндә предприятиеләрдә җитештерүне күтәрү турында гына түгел, анда эшләүчеләрнең социаль якланганлыгын кайгырту турында уйлау да мөһим. Беренче чиратта бу кеше сәламәтлегенә кагыла. Җитештерү тармагында кулланылучы төрле химик матдәләр, әлбәттә, кеше организмына тәэсир итми калмый. Шуңа күрә фильтрлау корылмалары, сәламәтлекне ныгытуга юнәлтелгән махсус программалар һәр предприятиедә булырга тиеш. Бу уңайдан...

Бүгенге көндә предприятиеләрдә җитештерүне күтәрү турында гына түгел, анда эшләүчеләрнең социаль якланганлыгын кайгырту турында уйлау да мөһим. Беренче чиратта бу кеше сәламәтлегенә кагыла. Җитештерү тармагында кулланылучы төрле химик матдәләр, әлбәттә, кеше организмына тәэсир итми калмый. Шуңа күрә фильтрлау корылмалары, сәламәтлекне ныгытуга юнәлтелгән махсус программалар һәр предприятиедә булырга тиеш. Бу уңайдан шәһәребезнең эре оешмасы ГРЭСка тукталып үтәсе килә.

- Бездә социаль сәясәткә җитди әһәмият бирелә. Узган ел предприятие 10 миллион 500 мең сумнан артык финансны эшчеләр һәм аларның балалары сәламәтлеген кайгыртуга тотты. Ел дәвамында 436 кеше санаторийларда дәваланды. Шуларның 138е - балалар, - ди ГРЭСның профсоюз комитеты рәисе Николай Шипков.

Моннан тыш, эш урыннарын куркынычсыз, сәламәтлеккә зыян китерми торган итеп җиһазлау максатында станция 7 миллион 180 мең сум акча сарыф иткән.

Хезмәткәрләр сәламәтлеген кайгыртуга үз вакытында дөрес туклануны оештыру да керә. Махсус ашханәдә төрледән-төрле сыйфатлы ризыклар һәр смена өчен әзерләнә. Ә ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда ГРЭСның үз медпункты бар. 278 квадрат метр мәйдан биләгән пунктта тәүлек дәвамында терапевт, стоматолог, гинеколог, физиотерапия, процедуралар, массаж кабинетлары эшли. Алар кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Ел саен медицина күзәтүе үткәрү 100 процентны тәшкил итә. Наркотик матдә кулланучыларны ачыклау өчен тикшерүләргә дә җитди игътибар бирелә.

Ә спорт белән шөгыльләнү ГРЭСта элек-электән югары дәрәҗәдә куелган. Предприятие территориясендәге тренажер залыннан тыш, хезмәткәрләр «Энергетик» Мәдәният сарае спорт залында да атнаның 6 көнендә шөгыльләнә ала, бассейнда да энергетикларны еш күрергә мөмкин. Кыскасы, биредә ныгытып эшли дә, ял да итә беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Эшли дә, ял да итә беләләр
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек