Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Гаилә бюджетын да тулыландыра

Шимбә көнне «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырылган социаль ярминкәдә кәҗә сөте белән сату итүче ханым игътибарны җәлеп итте. Сатып алучыларны үзенә тарту өчен товарын мактамый да, ләкин сөтен дә, эремчеген дә бик тиз алып бетерделәр. Киләсе ярминкәдә дә алып чык, килеп алырбыз, кәҗә сөте бик кирәк бит, дип яныннан...

Шимбә көнне «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырылган социаль ярминкәдә кәҗә сөте белән сату итүче ханым игътибарны җәлеп итте. Сатып алучыларны үзенә тарту өчен товарын мактамый да, ләкин сөтен дә, эремчеген дә бик тиз алып бетерделәр. Киләсе ярминкәдә дә алып чык, килеп алырбыз, кәҗә сөте бик кирәк бит, дип яныннан китүчеләр булды.

-Оныгыма табиблар кәҗә сөте эчәргә куштылар, шуны үтәп йөрүем, - ди Сәлимә әби Шакирова.

Ә берәү кәҗә сөтенең, сыерныкына караганда, майлырак та, куерак та булуын ассызыклый, организмда тиз эшкәртелә, ди. Ә бер абзый картаймас өчен кәҗә сөтен махсус эчәм, ди.

Гүзәл ханым Латфуллина хуҗалыгында дүрт ел инде кәҗә асрый икән. Көненә берсе - дүрт, икенчесе ике литр сөт бирә, ди хуҗабикә. Майлылыгын да тикшерткән: 8 процент, литрын 50 сумнан сата. Кәҗәләре чиста токымлы, кечкенә мөгезле. Җәен печән әзерләдек, кыш чыгарга азык хәстәрләдек, ди Гүзәл ханым. Кәҗәне тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп дөрес тәрбияләсәң, малдан, сөтеннән ис килми. Гүзәл ханым аларны бик хәстәрләп тәрбияли. Хуҗабикә сүзләренчә, кәҗә асрау гаилә бюджетын тулыландыруда зур роль уйный икән. Өстәлләрендә эремчеге, мае, катыгы, сөте өзелми, сатарга да кала. Ханымның үз сатып алучылары да бар. Белгечләр әйтүенчә, кәҗә сөте төрле микроэлементлар, витаминнарга бай, ул организмның йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Андагы аксым, май, минераль һәм микроэлементлар матдәләр алмашын яхшырта.

-Кәҗә сөте ризыкларына беркайчан аллергия булмый. Берничә ата-ана баласына сөтне миннән сатып ала, - ди Гүзәл ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Гаилә бюджетын да тулыландыра
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек