Гүлкин авылы - урман, болын-кырларга, әрәмәләргә бай төбәк. Бу авыл - мал-туар асрау, умарта тоту өчен бик кулай. Элек биредә колхоз, нефтьчеләр умарталыклары булган, шәхси йортларда да умарта тотучылар шактый. Радик Охотников - ташландык умарталыкны аякка бастырып, ныклап кортчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәр. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Инькова Радикны бик тырыш,...
Гүлкин авылы - урман, болын-кырларга, әрәмәләргә бай төбәк. Бу авыл - мал-туар асрау, умарта тоту өчен бик кулай. Элек биредә колхоз, нефтьчеләр умарталыклары булган, шәхси йортларда да умарта тотучылар шактый. Радик Охотников - ташландык умарталыкны аякка бастырып, ныклап кортчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәр. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Инькова Радикны бик тырыш, максатчан эшмәкәрләрнең берсе дип атый. Без - журналистлар да әлеге эшмәкәр умарталыгында булып, моңа шулай икәненә инандык.
Эшмәкәрнең умарталыгы авылдан ерак түгел урман башындагы бер аланда урнашкан. Ул тимер койма белән әйләндереп алынган. Биредә урманнар куе, селәүсен, кабан дуңгызлары, пошилар яши. Хайваннардан битәр кешеләрнең умарталыкка кереп, зыян салу ихтималы бар. Мондый очраклар булганы юк, ди эшмәкәр.
Умарталыкка килеп керүгә, үзеңне табигать хозурында кебек тоясың. Әйләнә-тирәсен агач-куаклар биләп алган аланда умарталар тезелеп киткән. Бер читтә кышын кортларны саклау өчен җир казып умарта өе эшләнгән. Икенче ягында бал аерту, кирәк-ярак урнаштыру өчен корылма ясалган. Умарталык уртасында алмагач үсеп утыра. Алсу алмалар аланга серлелек өсти.
Бирегә килеп керүгә, үземне балачакка кайткандай хис иттем. Минем әтием дә умартачы иде, күп еллар колхоз умарталыгында хезмәт куйды. Аның умарталыгы каеннар арасында иде. Хәзер дә ул урынны умарталык дип йөри авыл халкы. Әткәйнең күп гомере шунда үтте, бал кортларын карау гына түгел, умарталарны төнлә дә сакларга туры килде аңа. Ә менә бал аерткан көн балачакның иң матур мизгелләренең берсе булып хәтергә кереп калды. Бал аертуга әзерлек алдан ук башлана. Күреккә төтәсләү өчен күп итеп черек әзерләнә. Бал аерту мичкәләре хәстәрләнә, бер мич ипи пешерелә. Икенче көнне иртән үк чүнниктә бал кортларын сагайтучы төтен исе аңкый. Бал аертуга әзерлек мәшәкате күңелгә ниндидер бер рәхәтлек өсти. Каеннар арасыннан яктылык ныграк төшә башлагач, ул мәлдә кортлар нектар җыярга китеп беткән була, умарталарын ачып, "магазиннан" бал алырга керешәсең. Сакта калган кортларның хәләл көч, зур тырышлык белән җыеп эшкәрткән нигъмәт-ләрен алай ансат кына бирәсе килми: тузынып, холыксызланып алалар. Сабыр булмасаң, алар һөҗүменнән күрекне төтәсләп кенә котыла аласың. Ничек кенә булмасын, кортлар ул көнне усал була - ерак йөрүең хәерле. Ә умарталыкта бал аерту кичкә кадәр дәвам итә. Бал аерткычтан мичкәләргә агып төшкән гәрәбәдәй сары бал, әйтерсең, кечкенә елгачык. Ә аннан бөркелгән хуш ис борыннарны ярып керә. Юкә һәм чәчәкләрдән җыелган бал үтә шифалы, сихәт бирүчән шул. Бал исе умарталыкка, аннан урманга тарала. Бал аертканны авыл балалары каян ишетеп өлгерәләр, кичен малай-кызлар чүнник тирәсенә җыела. Корт чагудан да курыкмый алар! Тәүге балны татып караучылар да шулар була иде. Әле дә хәтеремдә, әткәй яңа пешкән ипигә, бал ягып, һәрберсенә өләшә. Аннан да тәмле тагын нәрсә бар икән дөньяда?! Хәзер инде үзләре дә ир уртасы булып килгән әлеге балалар бал аерткан көнне, умарталыкны әле дә сагынып искә алалар.
Радикның да әтисе Арсентий Охотников колхоз умартачысы булган, ул да шул умарталыкта үскән, кортчылык белән шөгыльләнү серләренә кечкенәдән төшенгән. Безнең аның белән әлеге темага сөйләшер сүз, хатирәләр күп булды. Аяныч, колхоз умарталыклары бетүгә йөз тотты. Аны тоту кыенлашкандырмы? Аннан варратоз авыруы безгә кинәт үтеп кереп, шактый оя-оя кортларны кырды. Колхоз умарталары гына түгел, шәхси хуҗалыкларныкы да, әлеге афәткә тарып, бетә барды. Тырышлар аны яңартты, тагын да үрчетте. Хәзер авыруларга, корткычларга каршы препаратлар бар, вакытында дәваласаң, зыяны юк.
Мәктәпне тәмамлагач, Радик хәрби комиссариат кушуы буенча машина йөртүче һөнәрен үзләштерә, армия хезмәтен үтәп кайта. Зәйдә торак-коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт куя. Авылы аны үзенә тартып, ымсындырып тора. Кала минем өчен түгел икән дип, егет авылына кире кайта. "Интех" ҖЧШ умартачылыгында хезмәт куя. Биредә зур эш тәҗрибәсе туплагач, әлеге юнәлештә үз эшен булдыру теләге туа. Моннан 5 ел элек Радик ташландык умарталыкны сафка бастыра башлый, әкренләп анда умарталар урнаштыра. Ике ел умарталыкны аякка бастыру өчен генә китте, ди Радик. Иске умарталарны ремонтлап, кортлар үрчетүгә керешә. Эшен берничә умартадан башлаган эшмәкәрнең бүген сигез дистәгә якын умартасы бар. Узган ел ул тонна ярым бал алган. Ә менә сату авыррак икән. Ә бит аның балы юкә һәм төрле чәчәкләрдән җыелган! Халык моны нишләптер аңлап бетерми, дип уфтана эшмәкәр. Сыйфатлы, дәвалау үзлегенә ия бал алу өчен күпме көч куела. Кыскасы, үзеңә дә бал кортыдай тырыш булырга кирәк. Радикның республика программаларына керү теләге дә юк түгел. Бу эшкә тәвәккәлләп тотынасы гына бар аның. Максатына ирешә торганнардан ул. Умартачылык буенча гаилә умарталыгы булдыруында шик юк аның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев