Октябрьнең өченче якшәмбесе азык промышленносте хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Халыкны азык-төлек, төп туклану чыганагы - ипи белән тәэмин итүче әлеге тармак стратегик әһәмияткә ия. Быел Татарстанда икмәк пешерү тармагы җәелдерелүгә 80 ел тула. Һөнәри бәйрәм уңаеннан без 53 еллык тарихы булган Зәй ипи заводы директоры Наил Рәхимов белән әңгәмә...
Октябрьнең өченче якшәмбесе азык промышленносте хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Халыкны азык-төлек, төп туклану чыганагы - ипи белән тәэмин итүче әлеге тармак стратегик әһәмияткә ия. Быел Татарстанда икмәк пешерү тармагы җәелдерелүгә 80 ел тула. Һөнәри бәйрәм уңаеннан без 53 еллык тарихы булган Зәй ипи заводы директоры Наил Рәхимов белән әңгәмә кордык.
- Наил Ринатович, предприятиенең нәтиҗәле эшләве өчен беренче чиратта мөһим булган факторларга тукталып үтегез әле.
- Ипи - кешелекнең яшәү чыганагы. Шуңа күрә без, иң беренче халык алдында зур бурыч үтәргә алынуыбызны аңлап эшләргә тиеш. Нинди генә авырлыкларга, уңайсызлыкларга очрасак та, без аларны җиңеп, кулланучыларга җитәрлек күләмдә икмәк ризыклары җитештерергә бурычлы. Ә нәтиҗәле эшләүгә килгәндә, бер урында таптанмыйча, яңа җитештерү ысуллары кулланып, халык мәнфәгатен кайгыртып хезмәт кую мөһим. Безнең девиз да иртәгә уңыш яулау өчен, бүген тырыш, дип атала. Заман бездән үзе шуны таләп итә.
- Әлеге максатта завод нинди үзгәрешләргә йөз тота?
- Соңгы елларда без җитештерү линияләрен яңартуга керештек. Токмач ясау, продукцияне матурлап төргәкләү өчен махсус җайланмалар кайтартылды. Көньяк Кореядә эшләнгән эчлек белән прәннек ясау комплексы безгә ассортиментны үзгә продукция белән баетырга ярдәм итте. Шулай ук, яңа камыр болгату җайланмасы алу да җитештерү темпын тизләтте. Хәзер ипи-күмәч, кондитер эшләнмәләре, торт ясау цехларында 100дән артык төрдә ризык әзерләнә. Әле бу көннәрдә генә сатуга "Сельский" дип аталган түгәрәк ипи төреп чыгардык. Технологлар аның өстендә бик җитди эшләде. Аны кулланучылар яратып сатып алырлык булсын дип тырыштык. Гомумән, заводта төп игътибар сыйфатлы ризык пешерүгә бирелә. Шуңа күрә Татарстанның иң яхшы йөз товары бәйгесендә дә безнең продукция берничә ел рәттән лауреат исеме алды. Алга таба шушы темпны югалтмыйча, яңа җитештерү линияләре ачып эшләргә исәплибез.
- Ә продукцияне сату ничек оештырыла?
- Район авыллары кибетләренә ипи ризыклары 90 процент безнең заводтан җибәрелә. Үзебездә җитештерелгән продукцияне үзебездә сатуны оештыруга район җитәкчелеге тарафыннан җитди игътибар бирелә. Ә шәһәрдә заводның 4 кибете бар. Шулай ук башка кибетләрдән дә сорау килеп тора. Хәзер без шәһәрдә продукцияне сату күләмен арттыру өстендә эшлибез. Әлегә төп көндәшебез - "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыяте. Ә төрле социаль учреждениеләргә икмәк җибәрү өчен тендер үттек. Кулланучылардан торт, чәкчәк ясау өчен заказлар шактый алына. Моннан тыш, үз ипи пешерү заводы булмаган Бөгелмә районын икмәк ризыклары белән тәэмин итүгә йөз тотыла.
- Ипи заводы районда үткәрелүче төрле хәйрия акцияләрендә дә актив катнаша...
- Әйе, бер районда яшәгәч, без бер-беребезгә ярдәмләшеп, хәл белешеп яшәргә тиеш. Менә быел гына "Салават күпере" балалар бакчасын шефлыкка алдык, бакча территориясендәге юлларны асфальтладык. Электр үткәргечләрне яңарту, бинаның бусагасын матурлау исәбебез бар.
- Хезмәткәрләрне социаль яклау ничек куелган?
- Хәзерге вакытта бездә 120дән артык кеше эшли. Коллективта килешү нигезендә һәр хезмәткәргә матди ярдәм күрсәтү каралган. Бездә озак еллар эшләүче тырыш хезмәткәрләр аз түгел. Быел менә Татарстанда икмәк пешерү тармагына 80 ел тулу уңаеннан, 10 кешене югары дәүләт бүләкләренә тәкъдим иттек. Гаилә династияләре дә бар коллективта. Мәсәлән, Розалия Меньшикова заводта 36 ел хезмәт куя, хәзер аның кызы Ирина Кәбирова - предприятиенең алыштыргысыз технологы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев