Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Илле эш урыны булачак

Зәйдә нефть эшкәртү буенча яңа завод ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев, аның урынбасары Павел Байрашев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов катнашты. Әлеге предприятие шәһәрнең элекке автоагрегат заводы янәшәсендә 1,2 гектар мәйданны били. Завод ике ел эчендә сафка басты. Аның сазлыклы...

Зәйдә нефть эшкәртү буенча яңа завод ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Роберт Халитов, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев, аның урынбасары Павел Байрашев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов катнашты.

Әлеге предприятие шәһәрнең элекке автоагрегат заводы янәшәсендә 1,2 гектар мәйданны били. Завод ике ел эчендә сафка басты. Аның сазлыклы урында төзелүен исәпкә алсак, төзелеш эше барышы җиңелләрдән булмады. Район җитәкчелеге шәһәрдә халык файдаланмый торган җирдә яңа предприятие булдыруга игътибар бирде.

Инде катлаулы төзелеш эшләре артта калды. Беренче продукция асфальт заводлары котельныйлары өчен ягулык әзерләү максатын күздә тотып эшләнә. Аны заводларга бер айдан ясап җибәрү планлаштырыла.

-Завод бер сәгатькә 500 килограмм чимал эшкәртү куәтенә ия. Без пычранган нефть майларын эшкәртеп продукция әзерлибез, шулай ук нефть скважиналарын юдырту, күлләрне чистарту белән шөгыльләнәчәкбез, - диде предприятие директоры, нефть химиясе тармагы мактаулы хезмәткәре Игорь Громов.

Ул шулай ук җитештерү технологияләре, эш тәртибе, перспективалар турында да сөйләде. Завод тәүлек буе эшләячәк, шунлыктан биредә эшчеләргә эшләү өчен дә, ял итү өчен дә бөтен уңай шартлар тудырылган. Туклану, киену-чишенү, юыну бүлмә-ләре бар. Әлегә предприя-тиедә 11 кеше эшли, гомумән, биредә 50 зәйлегә өстәмә эш урыны тәкъдим ителә. Нигездә нефть химиясе сәнәгате тармагы белгечләре, слесарьлар, эшче һөнәренә сорау зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Илле эш урыны булачак
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек