Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Илья ДАВЫДОВ: “Мефро уилз” компаниясе яңа мөмкинлекләр бирә

Узган елның апрелендә «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте белән «Мефро уилз» немец компаниясе арасында «КАМАЗавтотехника»ны чит ил компаниясе тарафыннан сатып алу турында килешүгә кул куелды. Бу Россия автосәнәгате тарихында беренче шундый зур вакыйга булды. Дисклар эшләп чыгару белән шөгыльләнүче «Мефро уилз» компаниясе Зәйдәге заводны тулысынча үз канаты астына алды. Шулай итеп,...

Узган елның апрелендә «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте белән «Мефро уилз» немец компаниясе арасында «КАМАЗавтотехника»ны чит ил компаниясе тарафыннан сатып алу турында килешүгә кул куелды. Бу Россия автосәнәгате тарихында беренче шундый зур вакыйга булды. Дисклар эшләп чыгару белән шөгыльләнүче «Мефро уилз» компаниясе Зәйдәге заводны тулысынча үз канаты астына алды. Шулай итеп, агымдагы ел башыннан бездәге завод «Мефро уилз Россия Зәй заводы» буларак эшли башлады. Яңа җитештерү мөмкинлекләре, үзгәрешләр турында сөйләвен үтенеп, без предприятиенең генераль директоры Илья Давыдовка мөрәҗәгать иттек.

- "Мефро уилз" немец компаниясенә керү безгә яңа җитештерү куәтләрен ачарга мөмкинлек бирә. Бу - Зәй кешеләре өчен яңа, тотрыклы эш урыннары дигән сүз. Сер түгел, безнең завод 2011 елда шактый авыр, катлаулы юл үтте. Чөнки рентабельлелек түбән булу нәтиҗәсендә заводны оптимальләштерергә туры килде һәм без шактый эшләүчене кыскартырга мәҗбүр булдык. Аларның бер өлеше Чаллыга "КАМАЗ" заводларына вахта ысулы белән йөреп эшләүгә күчсә, икенче өлеше әле һаман "КАМАЗавтотехника" заводы хезмәткәре булып исәпләнә. Предприятие март аенда гына тулысынча ябылырга тиеш.

Ә менә "Мефро уилз Россия Зәй заводы"ның киләчәге өметле. Чөнки "Мефро уилз" - дөньякүләм билгеле компания. Аның заводлары бөтен Җир шарына таралган дисәк тә, ялгыш булмас. Компания - тәгәрмәч продукциясе җитештерү буенча иң көчле лидерларның берсе. Һәм менә шул көчле компаниянең Россия, нәкъ менә Зәйгә килүен безнең өчен зур мөмкинлек дип саныйк. Чөнки "Мефро уилз"ның эре партнерлары безгә дә игътибарлы булачак. Монда сүз "КАМАЗ" турында гына бармый, ә Россия Федерациясе һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендәге эре автомобиль компанияләренә продукция әзерләү турында да бара. Аерып әйткәндә, якын киләчәктә "Вольво", "Мерседес" һ.б. эре предприятиеләр белән килешүләр төзү планлаштырыла.

Алга таба безгә өстәмә белгечләр, хезмәткәрләр кирәк булырга мөмкин. Чөнки "Мефро уилз" җитештерүне Зәйдә генә түгел, Чаллыда да киңәйтергә уйлый. Әлеге максатта 20 гектар җир сатып алынды. Биредә шин ясау өчен аерым завод төзү күздә тотыла, ягъни Зәйдә заманча, югары технологияләргә нигезләнеп ясалган дискларга Чаллыда шина куелып, кулланучыга озатылыр дип планлаштырыла.

Зәй заводындагы технологик үсеш процессына килгәндә, биредә югары евро таләпләргә җавап бирүче дисклар эшләнәчәк. Киләчәктә "Вольво", "Мерседес" кебек эре компанияләрнең игътибарын яулау өчен безгә, әлбәттә, югары сыйфатлы продукция җитештерү зарур. Ул инде без бүген чыгаручы продукция була алмый. Хәзер без "КамАЗ" машиналары өчен өч компонентлы авыр тәгәрмәч дисклары ясыйбыз. Болар - моннан 50 ел элек кулланылган продукция. Ә яңа дисклар күпкә җиңел һәм көмеш төскә буялган булачак. Бу юнәлештә эшләү өчен про-ектлаштыруның беренче этабы төгәлләнде инде. Агымдагы ел ахырына без, заманча дисклар әзерләү максатында, линияләрне модернизацияләүне тәмамларга планлаштырабыз. Анда һәр технологик процесс этабында роботлар эшләячәк. Бүген үк заводта дисклар әзерләүдә роботлар хезмәте кулланыла башлады. Монда эшче көчләр кирәк булмый дигән уй туарга тиеш түгел. Чөнки заводка югары технологияләр белән эш итә алырдай белгечләр кирәк. Шулай ук буяу буенча яңа линияне модернизацияләүдә дә билгеле эшчеләр кирәк булачак. Моның өчен Зәйдә махсус белгечләр әзерләүче уку үзәге оештырырга телибез. Максатыбыз - киләчәктә "Мефро уилз" компаниясенең Россиядәге заводлары өчен белгечләрне биредә әзерли торган зур үзәк булдыру. Шуңа күрә хезмәткәрләрне кыскарту турында сүз дә була алмый. Ә социаль гарантияләргә килгәндә, ул ничек булса - шулай кала. Килешүгә кул куйганда бу пунктка аеруча басым ясалды. Коллектив килешүе саклана, профсоюз оешмасы эшләячәк. Немецлар хезмәтне оештыруга игътибарлы булачакларына ышандырды. Мәсәлән, алар килешүгә кул куелганчы ук җитештерү мәйданнарының газлы булуына игътибар итте. Бу проблеманы тиз арада уңай хәл итәргә кушылды, әйләнә-тирә мохитне саклауга да зур игътибар биреләчәк. Бүген заводта 1364 кеше эшли, аларның уртача айлык хезмәт хакы - 20 мең сум.

Хәзер дә, алга таба да "КАМАЗ" безнең төп партнерларыбызның берсе булып кала. Моннан тыш, Чаллы шәһәрендә "Мерседес" һәм "КАМАЗ"ның уртак предприятиесе эшли. Без аңа да үз продукциябезне тәкъдим итәргә исәплибез.

"Мефро уилз" немец компаниясе дөньяви икътисади кризис чорына карамыйча, үз инвестицияләрен Россиядәге заводка кертеп, безнең илгә, аның киләчәгенә зур ышаныч белән каравын күрсәтте. Димәк, безнең бүгенге ил җитәкчелеге чит илләр күзлегеннән караганда да дөрес сәясәт алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Илья ДАВЫДОВ: “Мефро уилз” компаниясе яңа мөмкинлекләр бирә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек