Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Килешүгә кул куелды

«Генерацияләү компаниясе» ААҖ Зәй ГРЭСы филиалында 2013 елга кабул ителгән коллектив килешүе үтәлеше һәм агымдагы елга планнар буенча хисап-сайлау конференциясе булды. Аның эшендә «Генерацияләү компаниясе» ААҖ генераль директоры урынбасары Анатолий Краснов, «Электр профсоюзы» республика комитеты рәисе Хәлим Ахунҗанов, район башлыгы урынбасары Роберт Халитов катнашты. - Зәй ГРЭСы "Генерацияләү компаниясе" ААҖ...

«Генерацияләү компаниясе» ААҖ Зәй ГРЭСы филиалында 2013 елга кабул ителгән коллектив килешүе үтәлеше һәм агымдагы елга планнар буенча хисап-сайлау конференциясе булды. Аның эшендә «Генерацияләү компаниясе» ААҖ генераль директоры урынбасары Анатолий Краснов, «Электр профсоюзы» республика комитеты рәисе Хәлим Ахунҗанов, район башлыгы урынбасары Роберт Халитов катнашты.

- Зәй ГРЭСы "Генерацияләү компаниясе" ААҖ филиаллары арасында беренчеләрдән булып, коллектив килешү үтәлешен барлый. Бу предприятиедә хезмәт коллективын социаль яклау мәсьәләләренә җитди игътибар бирелүе, эш кешесенә уңай шартлар тудыруның беренче урында булуы хакында сөйли. ГРЭС - филиаллар арасында иң зур коллективлы һәм иң күп җитештерү сәләтенә ия предприятие, шуңа күрә биредә һәр эшнең үрнәк булуына шик юк. Узган ел без 2 миллиард 700 миллион сумлык чиста табыш алдык, монда зәйлеләрнең өлеше күпчелекне тәшкил итә. Хезмәт кешесенең менә шулай нәтиҗәле эшләве өчен аның сәламәтлеген кайгырту һәм ялын оештыру мөһим. Үткән ел ГРЭС эшчеләренә "Балкыш" санаториена 225 юллама бирелде. Агымдагы елда да юлламалар бирүдә тоткарлыклар булмаячак. Эшчеләребезнең балаларына ял лагерьларына юлламалар бирү эше дә дәвам итә. 2013 елда компания тарафыннан 30 гаиләнең торак шартларын яхшырту мөмкин булды. Дөрес, алар арасында грэслылар юк. Әмма социаль ссуда биреп, яшь гаиләләргә ярдәм итү мөмкинлеге бар, бары тик сезнең теләк белдереп, гариза юллавыгыз кирәк, - диде Анатолий Краснов.

ГРЭС директоры Сергей Токмачев белдерүенчә, узган ел предприятие тарафыннан 7,7 миллион киловатт-сәгать электр энергиясе, 257 мең Гкал җылылык энергиясе җитештерелгән. Уртача хезмәт хакы - 42 мең сумнан артык. Җитештерү темпын югары дәрәҗәдә саклау белән бергә, станциядә эшчеләргә төрле уңай шартлар тудыру күз уңында. Мәсәлән, үткән ел яшь хезмәткәрләр соравы буенча тренажерлар залы булдырылган, хәзер анда теләгән һәркем эштән соң шөгыльләнә, физик чыныгу үтә ала. Һәр яшь хезмәткәрне стимуллаштыру уңаеннан кызыклы чаралар планы бар. Узган ел иң яхшы яшь рационализатор буларак әйдәп баручы инженер Алексей Калинин бүләкләнгән. Хезмәт ветераннары да ГРЭСта даими хөрмәтләнә.

Предприятиедә хезмәтне саклау мәсьәләсе дә мөһим урында тора. Үткән ел хез-мәтне саклау буенча иң яхшы вәкаләтле дип электр цехыннан Григорий Медведев табылган. Аңа һәм тагын берничә хезмәткәргә пофсоюз рәисе Николай Шипков махсус грамоталар тапшырды. Гомумән, энергетиклар шәһәркүләм бәйгеләрдә дә иң актив коллектив, җиңүгә омтылучы буларак билгеләнә. Роберт Халитов та моны ассызыклап, энергетикларның шәһәрне икътисади яктан нык тотучы предприятие булулары өстенә, иҗтимагый, мәдәни чараларда активлыклары белән дә үрнәк, диде. Хәлим Ахунҗанов аның сүзләрен куәтләп, ГРЭС профсоюз комитеты эшчәнлеге Россия энергетика системасы оешмалары арасында алдынгы булуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Килешүгә кул куелды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек