Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Компания елны уңышлы төгәлләде

Нефть промысле объектларының экологик куркынычсызлыгын арттыру буенча 2013 елда "Татнефть" ААҖ белгечләре тарафыннан шактый күләмле эшләр башкарылды. Узган ел җәмгыятьтә 5934,2 тонна ингибитор җитештерелеп, 923,9 километр торба коррозиягә каршы шуның белән эшкәртелде, 986 скважина катодлы саклагыч белән җиһазландырылды, 662,2 километр торбаүткәргечләр электрохимик саклагыч белән тәэмин ителде. Елдагыча, компания үзе эшчәнлек...

Нефть промысле объектларының экологик куркынычсызлыгын арттыру буенча 2013 елда "Татнефть" ААҖ белгечләре тарафыннан шактый күләмле эшләр башкарылды.

Узган ел җәмгыятьтә 5934,2 тонна ингибитор җитештерелеп, 923,9 километр торба коррозиягә каршы шуның белән эшкәртелде, 986 скважина катодлы саклагыч белән җиһазландырылды, 662,2 километр торбаүткәргечләр электрохимик саклагыч белән тәэмин ителде.

Елдагыча, компания үзе эшчәнлек алып барган зоналарда экологик торышны контрольдә тотуга зур әһәмият бирде. Су объектларын саклау буенча чараларны тормышка ашыру барышында контроль күрсәткечләрнең тиешле нормадан артмавы, тотрыклы булуы билгеләнде. 2013 елда җир өсте һәм җир асты суларына 11094 анализ ясалды.

График нигезендә компания эшчәнлек алып барган зоналардагы авыл җирләрендәге атмосфера һавасын тикшерү өчен 11749 проба алынды. 2006 елда сертификацияләнгән хезмәтне һәм тирә-як мохитне саклау, сәнәгать куркынычсызлыгы буенча интеграцияләнгән менеджмент системасы 2013 елда да халыкара стандартлар таләпләренә җавап бирү буенча аудитны уңышлы үтте.

Нефть табу объектларында экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсендәге уңышлары өчен компания федераль һәм республика дәрәҗәсендә бүләкләргә лаек булды. "ЭКОлидер" республика конкурсында "Татнефть" - быел унынчы мәртәбә абсолют җиңүче. "Россиянең иң яхшы 100 оешмасы" конкурсында 7 мәртәбә лауреат исемен яулап, медаль һәм Диплом белән бүләкләнде.

Илне тотрыклы үстерүгә үзеннән өлеш керткәне һәм тирә-як мохитне саклау эшендә социаль һәм экологик җаваплылыгы өчен компания В. И. Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды Мактау грамотасына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Компания елны уңышлы төгәлләде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек