Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Линар ШАҺИЕВ: “Коллектив эшли дә, ял да итә белә”

«Инвестстройсервис» ҖЧШ директоры Линар Шаһиев ширкәт эшчәнлеге, проблемалар, агымдагы елга бурычлар турында сөйли. Торак-коммуналь хуҗалыгы - торак пунктларның яшәешен тәэмин итүче катлаулы система. Халык иртән чиста подъезд, ишегалды, урамнан эшкә бара, меңләгән кешенең кәефе бу тармакта хезмәт куючыларга бәйле. Әлеге тармакка караган "Инвестстройсервис" ҖЧШнең эшчәнлеге шәһәр юл-тротуарлары төзеклеген тәэмин итү,...

«Инвестстройсервис» ҖЧШ директоры Линар Шаһиев ширкәт эшчәнлеге, проблемалар, агымдагы елга бурычлар турында сөйли.

Торак-коммуналь хуҗалыгы - торак пунктларның яшәешен тәэмин итүче катлаулы система. Халык иртән чиста подъезд, ишегалды, урамнан эшкә бара, меңләгән кешенең кәефе бу тармакта хезмәт куючыларга бәйле. Әлеге тармакка караган "Инвестстройсервис" ҖЧШнең эшчәнлеге шәһәр юл-тротуарлары төзеклеген тәэмин итү, аларга хезмәт күрсәтү, юл билгеләре кую, светофорлар, күперләр, тукталышлардагы автопавильоннарны тәртиптә тотудан гыйбарәт. Ширкәттә 76 кеше хезмәт куя. Безнең карамакта 8 светофор, 9 автопавильон исәпләнә.

Кар эрүгә, юл-тротуарларны төзекләндерү эшенә керешәчәкбез. Кышкы суыкларда юл-тротуарлар чокырлана, ярыклар барлыкка килә. Узган ел шәһәрнең барлык урамнарында 7080 квадрат метр - асфальт-бетон юл, 480 квадрат метр чуерташлы юл чокыр-чакырдан ямалды, Октябрь урамы, Җиңү проспектының 1/18 йорты ишегалдында асфальт җәелде, юлларда 43 юл билгесе алыштырылды.

Моннан тыш, безнең ширкәт тарафыннан башка оешма-предприятиеләр белән килешү нигезендә махсус техника һәм автотранспорт, яшелләндерү буенча хезмәтләр күрсәтелә. Автопарк узган ел лизинг-грант буенча "МТЗ-82" тракторы, "УАЗ" машинасы, "ДЗ-98" автогрейдеры һәм прицеплы гудронатор белән тулыландырылды. Шул рәвешле, бүгенге көндә бездә юл-тротуарларга хезмәт күрсәтүдә 30 берәмлек техника исәпләнә.

Ширкәт өчен ел әйләнә эш бетми. Кышкы сезонга техниканы тиешенчә ремонтлап кердек. Юл-тротуарларны кар-боздан арындыруда 20 берәмлек техника, 7 юлчы эшләде. Узган елга караганда быел кар күп яумады. Шулай да шәһәрдән читкә 70 мең куб метрдан артык кар чыгарылды. Бу эш дәвам итә. Әлеге эшләр белән бергә техниканы язгы эш - юллар ремонтлауга әзерлибез.

Коллективка килгәндә, аның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Без спортны үз итәбез, сәламәт яшәү рәвеше яклы. "Россия - чаңгы юллары", "Милләтләр кроссы" кебек илкүләм акцияләрдә коллектив белән катнашабыз. Оешма-предприятиеләр арасында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында узучы ярышларда узган ел безнең ширкәт II урынны алды. Соңгы елларда спартакиадада лидерлар рәтендә без. Быел да сынатмаска исәп. Коллектив шәһәрнең мәдәни тормышында да сынатмый. Бу көннәрдә без Милли мәдәният елы кысаларында узучы "Кулга-кул тотынышып" иҗат фестиваленә әзерлек эшләре алып барабыз. Ширкәттә төрле милләт - рус, татар, чуваш вәкилләре хезмәт куя. Фестивальдә әлеге милләт халыклары мәдәниятен чагылдырырга исәбебез.

Зәебездә юл-тротуарлар төзеклегенә "Инвестстройсервис" хезмәткәрләренең оста куллары, тынгысызлыгы аша ирешелә. Төзек юллар - кеше иминлеге ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Линар ШАҺИЕВ: “Коллектив эшли дә, ял да итә белә”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек