Булдыклы яшьләрнең, үз эшләрен ачып, туган төбәкләрендә төпләнеп калуы - куанычлы күренеш. Юкны бар итеп, эшмәкәрлек нечкәлекләренә төшенеп эш башлау, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Ул ныклы характерлы булып, үҗәтләнеп хезмәт куюны сорый. Шәһәрдәшебез, яшь эшмәкәр Владимир Уразайкин инде моны үз җилкәсендә татып өлгергән. Һәм үтә тырышлыгы нәтиҗәсендә ике ел эчендә ул...
Булдыклы яшьләрнең, үз эшләрен ачып, туган төбәкләрендә төпләнеп калуы - куанычлы күренеш. Юкны бар итеп, эшмәкәрлек нечкәлекләренә төшенеп эш башлау, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Ул ныклы характерлы булып, үҗәтләнеп хезмәт куюны сорый. Шәһәрдәшебез, яшь эшмәкәр Владимир Уразайкин инде моны үз җилкәсендә татып өлгергән. Һәм үтә тырышлыгы нәтиҗәсендә ике ел эчендә ул барлык авырлыкларны җиңеп килә.
Бүген Володя әтисе Василий белән бергәләп бакча, төзелеш техникасы, инструментлар белән сату итү буенча махсуслашкан ике кибет тота. Ачык йөзле хуҗаларны әлеге төр товарларга ихтыяҗы булганнар тиз арада үз итте. Чөнки биредә, кирәкле техника, инструмент юнәтү белән беррәттән, файдалы киңәшләр, сатылучы әйберләр белән ничек эш итү, аларны ничек саклау турында мәгълүмат та алырга була. Володя һәр клиентның соравына иренмичә, тәфсилләп җавап бирә.
- Болай эшләү безгә конкурентлардан өстен булырга ярдәм итә. Шуңа күрә мин үзем яңа чыккан һәр техника турында үзлегемнән, интернет аша өйрәнеп, тулы мәгълүмат туплыйм. Ныклап өйрәнмичә, сатып алучыларга яңа төр товарны тәкъдим итәргә тырышмыйм. Чөнки һәр башкарган эшем өчен зур җаваплылык тоям, - ди ул.
Владимир Уразайкин - Зәй егете. 2005 елда шәһәрнең автомеханика техникумын тәмамлагач, укуын Чаллының Кама политехник институтында дәвам итә. Биредә белем алу чорында ук төрле инструментлар белән сәүдә итүче бер оешмада эшли. Бу юнәлештәге эш аны тиз арада җәлеп итә. Укуын тәмамлап кайтуга, туган шәһәрендә шундый эш ачып җибәрү теләге туа анда. 2010 елда Володя, эшмәкәр булып теркәлеп, җиң сызганып эшкә керешә. Әлбәттә, беренче ярты елда бик авыр булды, ди ул. Яшь егеткә бер банкта да зур күләмдә кредит бирергә ашыкмыйлар. Шулай да ничек итсә итә, "Татфондбанк"тан хәйран гына процент белән булса да кредит алуга ирешә. Һәм егет ике ел эчендә аягында нык басып торучы эшмәкәргә әйләнә. Ассортимент артканнан-арта, авыл җирлекләре, бюджет оешмалары белән килешүләр төзеп, әкренләп ул районны төзелеш, бакча техникасы, инструментлар белән төп тәэмин итүчегә әверелә. Бу эшләрдә ул үзенең ныклы таянычы дип әтисен атый. Моңа кадәр 11 ел дәвамында төзелештә тәҗрибәле белгеч булган Василий улына саллы киңәшләре белән, үзендәге бөтен мөмкинлекләрне кулланып ярдәм итәргә алына.
Уразайкиннар үз керемнәре турында гына кайгыртып яшиләр икән дип уйлый күрмәгез. Шушы ике ел эчендә алар райондагы күп кенә хәйрия акцияләрендә дә катнашырга өлгергән. Соңгысы - Ал. Бистәсендәге чиркәүне төзекләндерүгә ярдәм итү. Егетләр биредәге төзекләндерү эшләренә кирәкле инструментлар һәм техника белән булышлык күрсәтә. Алга таба да мондый мәрхәмәтле эшләрдән, район үсеше өчен булган гамәлләрдән читтә калмаска исәпләре. Әле Володя өлкән яшьтәге кешеләргә икенче яртыеллыкта "Зәй офыклары" газетасын яздырып бүләк итәргә дә җыена. Киләчәктә Иске Зәй бистәсендә йорт салып, гаилә корырга планлаштыра егет. Без дә аның планнарының тормышка ашуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев