Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Максатыбыз – көндәшләрдән өстен булу

«Ипи заводы» ААҖ - районда ипи ризыклары пешерү белән шөгыльләнүче бердәнбер предприятие. Шуңа күрә коллектив халыкны ипи белән тәэмин итүнең зур әһәмияткә ия булуын аңлап эш итә. Хезмәт коллективы эшчәнлеге, проблемалар хакында генераль директор Наил Рәхимов сөйли. Ипи - яшәү чыганагы. Шуңа күрә без, нинди генә авырлыкларга очрасак та, аларны...

«Ипи заводы» ААҖ - районда ипи ризыклары пешерү белән шөгыльләнүче бердәнбер предприятие. Шуңа күрә коллектив халыкны ипи белән тәэмин итүнең зур әһәмияткә ия булуын аңлап эш итә. Хезмәт коллективы эшчәнлеге, проблемалар хакында генераль директор Наил Рәхимов сөйли.

Ипи - яшәү чыганагы. Шуңа күрә без, нинди генә авырлыкларга очрасак та, аларны җиңеп, кулланучыларга җитәрлек күләмдә ипи ризыклары җитештерергә бурычлы. 2011 ел нәтиҗәләренә күз салсак, ипи заводы ел дәвамында 1899 тонна продукция җитештерде. Бу 61167 мең сум белән исәпләнә. 2010 ел белән чагыштырганда, күләм 224 тоннага кимеде. Бу, беренчедән, алдагы җәйнең коры килеп, уңышның түбән булуы һәм икмәк пешерү өчен чималның кыйммәтләнүе белән аңлатылса, икенчедән, район ипи базарында көндәшлекнең көчәюе белән бәйле. Шулай да завод экономияле эшләү нәтиҗәсендә авырлыкларны җиңеп чыкты. Сатылмый калган продукция күләме узган ел, 2010 ел белән чагыштырганда, 10 тоннага кимеде. Предприятиедә 80 төрдән артык икмәк һәм кондитер ризыклары әзерләнә. Шуларның 7се узган ел чыгарыла башлады. Аеруча бодай, "Украинский" ипие, "Нарезной", "Чистай" батоны, кондитер ризыкларына сорау зур. Предприятиедә 150 кеше хезмәт куя, уртача хезмәт хакы - 9 мең сумнан артык.

Без төп игътибарны продукциянең сыйфатына бирәбез. Хәзерге вакытта шәһәр сәүдә челтәрләрендә "Чаллы икмәге", "Түбән Кама икмәк комбинаты", "Алабуга ипи заводы" продукцияләре шактый булса да, Зәй ипи пешерүчеләренең сыйфатлырак продукция әзерләүләрен курыкмыйча әйтә алабыз. Бездә икмәк ризыклары әзерләгәндә бары тик табигый чимал кулланыла. Озак саклау өчен төрле катнашмалар кушмыйбыз. Мәсәлән, безнең тортлар 5 тәүлектән артык сакланмый. Бу нәкъ менә консервантлар кушып эшләмәү белән аңлатыла.

Моннан тыш, соңгы елларда җитештерү линияләрен яңартуны активлаштырдык. Төрле ташламалар, яңа продукцияне тәкъдим итү чаралары оештырабыз. Район авылларын 90 процент күләмендә икмәк ризыклары белән без тәэмин итәбез. Ә шәһәрдә заводның 4 кибете эшли. Шулай ук эре сәүдә челтәрләре - "Камилла", "Никлипс", "Орион" белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Моннан тыш, Бөгелмә районын икмәк ризыклары белән тәэмин итүгә йөз тотыла. Әмма башка районнарга продукцияне алып чыгуда беркадәр кыенлыкларга юлыктык. Күрше-тирә районнарның җирле хакимияте үз районы бюджетын кайгыртып һәм үзләре җитештергән продукцияне үзләрендә сатуны оештыру максатында читтәгеләрне кертү ягында түгел.

Бүген предприятие үзенең җитештерү куәтен тулысынча кулланмый. Завод көн саен 5 тонна продукция эшләп чыгара. Хәзер безнең төп максат - конкурентларыбыздан өстенлек алып, кулланучыларны мөмкин кадәр үзебезгә җәлеп итеп, табышка эшләүгә күчү.

Без дә Зәебезнең патриотлары буларак, аның киләчәген матур итеп күрәсебез килә, моның өчен кулыбыздан килгәнчә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Узган ел "Салават күпере" балалар бакчасын шефлыкка алдык. Бакча территориясендәге юлларга асфальт салдык, алга таба да нәниләр өчен уңайлыклар тудыруда үз өлешебезне кертергә исәплибез. Быел исә шәһәргә 360 ел тулу уңаеннан "Яраткан шәһәребезгә - 360 игелекле эш" проекты кысаларында хәйрия акцияләрендә катнашу өчен чаралар планын расладык. Аның буенча социаль, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләренә ярдәм итү күздә тотыла. Балалар ишегалды мәйданчыкларын төзекләндерүдә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, күп балалы гаиләләргә, армиягә китүчеләргә социаль ярдәм, бүләкләр бирү карала. Шәһәркүләм чараларда, акцияләрдә дә актив катнашырга исәплибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Максатыбыз – көндәшләрдән өстен булу
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек