Энергетика - инновацион технологияләр кертүгә иң җаваплы караучы тармак. Энергосистеманың ышанычлы һәм нәтиҗәле эшчәнлегеннән күп нәрсә тора, шуңа күрә аңа инновацияләрсез яшәү мөмкин түгел. Берничә ел инде «Генерация компаниясе» ААҖ филиалы - Зәй ГРЭСында инновацион проектлар эшләнә һәм гамәлгә кертелә. 2010 елдан станция энергоблокларында турбина генераторын газ белән суытуда шариклы...
Энергетика - инновацион технологияләр кертүгә иң җаваплы караучы тармак. Энергосистеманың ышанычлы һәм нәтиҗәле эшчәнлегеннән күп нәрсә тора, шуңа күрә аңа инновацияләрсез яшәү мөмкин түгел. Берничә ел инде «Генерация компаниясе» ААҖ филиалы - Зәй ГРЭСында инновацион проектлар эшләнә һәм гамәлгә кертелә.
2010 елдан станция энергоблокларында турбина генераторын газ белән суытуда шариклы чистарту системасын куллану җайга салынды. Генератор эшләп торганда бик нык җылына һәм машинаны суыту өчен водород кулланыла. Ә ул үз чиратында су белән суытыла. Әлеге максатта ачык агымсу кулланыла. Бигрәк тә җәйге чорда җылылык алмашу аппаратларын чистарту мәсьәләсе кискен килеп баса. Чөнки су циркуляциясе барганда агымсу да җылына, ә температура югары булгач, суда органик матдәләр, карбонатлар тизрәк барлыкка килә. Водородның тиешле дәрәҗәдә суытылмавы нәтиҗәсендә җитештерү куәтенә чикләүләр кертергә туры килә. Ә газ белән суыту җайланмаларына шариклы чистарту системасын гамәлгә керткәч, җылылык алмашу аппаратлары тиешле халәттә тора һәм генератор металлы кызуга бәйле рәвештә чикләүләрсез эшли.
ГРЭСта 2010 елдан уңышлы үсеш алып килүче тагын бер юнәлеш - ул блок җайланмалары куәтенең җитештерүчәнлек диапазоны сизелерлек киңәюе. Норматив документлар буенча, ГРЭС җиһазлары 120-200 МВт та эшләргә мөмкин, ә хәзер станциянең яртысыннан артыгы 100-200 МВт йөкләнеш диапазонында эшләү өчен сертификацияләнгән. Энергоблокларның аз йөкләнеш режимында эшләве ягулык чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә һәм көйләү диапазоны 10 процентка арта. Бу электр энергиясен күпләп сату базарында экономияле эшләүгә китерә, чөнки төнге сәгатьләрдә җитештерелгән электр энергиясенең бәясе күпләп сату базарында аның үзкыйммәтеннән түбәнрәккә чыга.
2011 елда Урал Бөтенроссия җылылык техникасы институты белән берлектә ГРЭСта "ГИБ-К" автомат-диагностика комплексы эшләнде. Билгеле диаметрдагы торбаүткәргечкә төшерелүче аппарат фотога төшерә һәм нәтиҗәдә металлның эчке халәтен визуаль диагностикалау мөмкинлеге туа. Мондый роботлаштырылган техникадан файдалану пар үткәргечләр халәтен белеп, аларны төзекләндерү эшләре өчен чыгымнарны дөрес фаразларга ярдәм итә. Традицион метод белән үткәргеч торбаларның торышын тикшерү күп хезмәт һәм шактый чыгымнар сорый. Яңа комплекс торбаның катлаулы участокларына кадәр җитеп, пычрак утырган урыннарны күрергә ярдәм итә. Үткәргечләрнең катлаулы участоклары бик күп, аларның һәрберсен кисеп чистарту бик кыйммәткә төшә, ә кайбер очракларда аларны чистартып тору кирәк булмавы ачыклана һәм бу юкка вакыт, акча сарыф итү булып чыга. Техник җиһазларның эчке ягы чисталыгын күзәтеп тору өчен дә әлеге диагностик комплекс бик файдалы.
Агымдагы елда станциядә турбинаның көрәк аппаратын (лопаточный аппарат) гадиләштерү буенча яңа технология куллану күздә тотыла. Аны "нано" технология дип атарга да мөмкин. Турбинаның көрәк аппараты, аеруча дымлы пар булганда, тиз күгәрә. Станция белгечләре мондый участокларны, күгәрүдән саклау өчен, махсус эшкәртеп тора. 4 ел инде Мәскәүнең Бөтенроссия җылылык техникасы институты белгечләре аеруча катлаулы шартларда эшләүче энергоблокларда калакларны махсус материаллар белән эшкәртүгә кереште. Хәзер исә "Плакарт" ЯАҖ компаниясе белән берлектә яңа технология эшләнә. Бу тузган көрәкләрне нанотехнология дәрәҗәсендә, ныклы өслек белән каплатып, яңартуны күздә тота. Ул энергоблокларның берсендә ел ахырында гамәлгә ашырылыр дип планлаштырыла.
С. Ломагина,
ГРЭСның җитештерү-техник бүлеге башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев