Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Нәтиҗәле эш – аның тормыш девизы

Кешене хезмәт бизи, дигән әйтем эшенә бирелгән, аның нәтиҗәсе өчен җан атучы тырышларга билгеләмә булып торадыр. Данлыклы нефтьче, «Елховнефть» идарәсенең нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру буенча 2нче цехы җитәкчесе Әсгать Мөхлисулла улы Зәйнуллин да - гомерен матур хезмәте белән бизәгән, югары уңышларга ирешкән шәхес. Тотрыклылык, нәтиҗәле эш аның тормыш девизы...

Кешене хезмәт бизи, дигән әйтем эшенә бирелгән, аның нәтиҗәсе өчен җан атучы тырышларга билгеләмә булып торадыр. Данлыклы нефтьче, «Елховнефть» идарәсенең нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру буенча 2нче цехы җитәкчесе Әсгать Мөхлисулла улы Зәйнуллин да - гомерен матур хезмәте белән бизәгән, югары уңышларга ирешкән шәхес. Тотрыклылык, нәтиҗәле эш аның тормыш девизы булып өлгергән.

Хезмәт юлының 28 елын нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехы җитәкчесе кебек җаваплы эшкә багышлавы ук Әсгать Мөхлисулловичның нефть тармагы үсеше өчен тотрыклы, фидакарь хезмәте, коллективның "атасы" булуы турында сөйли. Хәер, хуҗаның нинди булуы ихатасыннан ук күренеп тора. Әлеге цех территориясе елның теләсә кайсы вакытында тәртип, чисталыгы белән игътибарны җәлеп итә. Ә бу җитәкченең төгәллек, пөхтәлек үрнәге булуын күрсәтә.

-Ниндидер тәртипсезлеккә юлыксам, бу минем өчен эш ритмы бозылу булып тора. Шуңа күрә, җитәкче буларак, һәр хезмәткәрдән тәртип, хезмәткә җаваплы каравын таләп итәм. Ә нефть тармагының даими үсештә булуын исәпкә алсак, тәртип, эзлеклелек кебек сыйфатлардан башка эшне нәтиҗәле башкару мөмкин түгел, - ди Әсгать Зәйнуллин.

Ә аның тормыш юлына күз салсак, үзенчәлекле шәхесне бу җиһанга март ае бүләк иткән. Гомумән, март аның язмышында күп кенә истәлекле вакыйгалар белән бәйле. Сарман районының Сәях авылында бишенче - төпчек бала булып туган Әсгатьнең икенче сыйныфка кадәр балачагы әлеге авыл белән бәйле. Әти-әнисе - гади колхозчылар - Мөхлисулла белән Гаделбану ул чорларда нефть тармагының алга китүен, өлкән улларының да шул тармакка тартылуын күреп, гаиләләре белән 1963 елда Әлмәт шәһәренә күчеп киләләр. Балаларының киләчәге хакына туган авылларын калдырып, мондый батырлык кылуларына Әсгать әфәнде әти-әнисенә бүген дә рәхмәтле. Чөнки аның тормышта ныклы үз урынын табуында, бүгенге дәрәҗәгә ирешүендә әти-әнисенең, абыйлары - шулай ук нефть тармагында тырыш хезмәт куйган Нәҗип, Фатыйх, Наҗәтнең өлеше зур. Ә апасы Хәлимәгә Әсгать, трикотаж цехында эшләп, гаилә әгъзаларының өстен-башын бөтен итеп торуы өчен рәхмәтле. 1971 елда кече Зәйнуллин Әлмәтнең 1нче татар мәктәбен уңышлы тәмамлагач, бер ел бораулау кадрлары әзерләү мәктәбендә укый. Аннан "Әлмәтнефть" идарәсенең нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехында, оператор ярдәмчесе буларак, хезмәт биографиясен башлый. 1973 елда уртанчы абыйсы Наҗәт киңәше белән Казан химия-технология институтына укырга керә. Нефть һәм газны химик эшкәртү буенча югары белем алгач, кабат үз коллективына инженер-технолог булып эшкә кайта. Ә аңа кадәр курсташы Нәркизәгә өйләнеп, уртак мәхәббәт җимешләре - Илсөяр туа. Быел 8 мартта аларның тормыш коруларына 36 ел тулган. Ә Әлмәткә кайтып төпләнгәч, март ае алар гаиләсенә уллары Илгизне бүләк итә.

Әсгать тә, Нәркизә дә нефть тармагында кирәкле кадрлар булуларын дәлиллиләр. Нәркизә фәнни-тикшеренү станциясендә әйдәп баручы инженер булып таныла. Җитәкчелек Әсгать Зәйнуллинны үзе белән тагын бер өстәмә белгечне коллективка алып кайтуы өчен дә хөрмәт итә. Нефть тармагында тәҗрибә туплый-туплый Әсгать Мөхлисуллович хезмәт баскычларыннан күтәрелә. 1986 елда аны "Елховнефть" идарәсенең нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехы башлыгы итеп билгелиләр. Аңа кадәр цехта җитәкчеләр еш алышынып тора. Әсгать Мөхлисулловичка да коллективны бер төенгә туплау җиңел булмый. Сез, җитәкчеләр, киләсез дә китәсез, ә безгә гел шушында тир түгәргә туры килә, дип үпкә белдерүчеләргә ул озак еллар нәтиҗәле хезмәте белән җавап бирә. Цех үзгәртеп корулар кичерсә дә, җитәкче коллективка тугры кала. 1986 - 2006 елларда әлеге оешма "Зәйнефть" идарәсенең нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехы буларак эшли. Ә аннан соң кабат "Елховнефть" идарәсенә күчә.

Җитәкче даими үз белемен күтәрә. Алган белемнәре яңа эш ысулларын, технологияләрне сынауга этәрә. Шул рәвешле, цехның алдынгы урыннарда баруына барлык көчен, талантын кызганмый Әсгать Зәйнуллин. Төп игътибарны ныклы тәртип урнаштыруга бирә. 1996 елда коллектив югары күкертле нефть әзерләү буенча яңа җайланманы урнаштырып эксплуатацияләүгә керешә. Оптималь режимда эшләү нәти-җәсендә коллектив елга 1 миллион тонна нефть әзерләү планын 1,7 миллион тоннага җиткерә. 2003 елда исә, әлеге эшне дәвам итеп, җайланманың икенче чираты сафка баса. Анысы 2 миллион тонна нефть әзерләүгә исәпләнә. 2010 елда нефтьтән күкерт водородын девон газы белән кудырту җайланмасы файдаланыла башлый. Бу нефтьтәге күкерт водороды күләмен киметергә ярдәм итә, сыйфатны яхшыртуга китерә.

Җитәкченең рационализаторлык сәләте дә эш барышына зур ярдәм итә. Ул иске җиһазларны, инженер осталыгын кулланып, җитештерү өчен файдалы формага китертә. Нәтиҗәдә авыр эшләр автоматлаштырылып, кул хезмәте аз дәрәҗәдә калдырыла. Барлык эш урыннарында җитештерү куркынычсызлыгы таләпләре катгый куела, әйләнә-тирәне пычранудан саклау өчен дә корылмалар камилләштерелә. Гомумән, ел саен Әсгать Мөхлисуллович кул астындагы коллектив яңа эш алымнарын гамәлдә куллануы белән куандырып тора. Уйлап табучанлыгы нәтиҗәсендә ул 12 патентка ия булган. Бер цехта 22 ел иңне-иңгә куеп хезмәт иткән әйдәп баручы инженер Нияз Габдрахманов технологияне яхшы белгән җитәкченең коллектив өчен яхшы булуын ассызыклый.

-Әсгать Мөхлисуллович һәрнәрсәне үлчәп, төгәл белмичә торып, коллективтан тормышка ашмастай эшләр таләп итми. Ул тармак эшчән-легенең һәр этабын яхшы белгәнгә күрә, эшне системалы алып бара. Катлаулы, аварияләр куркынычы булган хәлләрдә дә аның тиз арада дөрес карар кабул итүенә сокланабыз. Шуңа да аңа коллективның ышанычы зур, - ди ул.

Ә инженер-технолог, профсоюз комитеты рәисе Евгения Филимонова Әсгать Зәйнуллинның аталарча кайгыртучан, гадел, хуҗалык җанлы булуын әйтә.

Бүген Әсгать Зәйнуллин үз һөнәрен лаеклы дәвам итүче улы булуга сөенә. Улы Илгиз, әтисе юлыннан китеп, югары белем ала һәм цехка эшкә кайта. Нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру буенча 2нче цехта аталы-уллы Зәйнуллиннар - күпләргә үрнәк. Нәркизә белән Әсгать үзләре яратып башкарган хезмәткә улларында да мәхәббәт тәрбияли алулары белән чиксез горурлана.

Әсгать Мөхлисулловичның балалары, 4 оныгына хезмәте чорында алган горурланып күрсәтерлек бүләкләре дә аз түгел. Россия Федерациясе Җылылык һәм энергетика министрлыгы, "Татнефть" компаниясе Мактау грамоталары шактый. 2004 елда аңа "Татнефть" ААҖнең мактаулы нефтьчесе", 2006 елда Россия Федерациясе Сәнәгать һәм энергетика министрлыгының "Мактаулы нефтьче" исемнәре бирелә, 2005 елда "Россия профсоюзларына 100 ел", "Казанның 1000 еллыгы" медальләре белән бүләкләнә. Ә 2007 елда "Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан" медаленә ия була. 60 яшьлек юбилее уңаеннан бүләкләр саны тагын бергә артты: ул "Татнефть" ААҖ Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Нәтиҗәле эш – аның тормыш девизы
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек