Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Нинди товар кулланганыңны бел

"Кулланучылар хокукларын яклау турында" Закон нигезендә товарларга гарантия срогы куела. 2011 елның 23 ноябреннән "Катлаулы техник товарлар исемлеген раслау турында" Россия Хөкүмәте карары гамәлгә керде. Техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә хәзер электр двигательле җиңел самолетлар, вертолетлар, очу аппаратлары, җиңел автомобильләр, мотоцикл, спорт һәм башка транспорт чаралары керә. Шулай ук компьютер,...

"Кулланучылар хокукларын яклау турында" Закон нигезендә товарларга гарантия срогы куела. 2011 елның 23 ноябреннән "Катлаулы техник товарлар исемлеген раслау турында" Россия Хөкүмәте карары гамәлгә керде. Техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә хәзер электр двигательле җиңел самолетлар, вертолетлар, очу аппаратлары, җиңел автомобильләр, мотоцикл, спорт һәм башка транспорт чаралары керә. Шулай ук компьютер, күп функцияле техник аппаратлар, цифрлы җиһазлар, көнкүрештә кулланылучы электр приборлары (суыткыч, кер юу машинасы, җылыткыч һ.б.лар) катлаулы техник җиһазлар исемлегендә. "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Законның 18нче маддәсе нигезендә катлаулы техник товар сатып алучы 15 көн эчендә товарның җитешсезлекләрен тапса, аны шундый ук маркадагы яңа товарга алмаштырырга яки акчасын кире кайтарып алырга хокуклы. Ә 15 көннән соң аеруча катлаулы төзексезлекләр билгеле булганда һәм товарның кимчелекләрен бетерү срогы үтәлмәгәндә генә, әлеге законга нигезләнеп эш итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Нинди товар кулланганыңны бел
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек