Без көндәлек тормышыбызны, гомумән, яшәешебезне электр энергиясе, җылылыктан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә алар белән безне өзеклексез энергетиклар тәэмин итә. 22 декабрьдә энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан без «Генерацияләү компаниясе» АҖнең Зәй ГРЭСы филиалы директоры Әнвәр Хаҗиев белән әңгәмә кордык. - Әнвәр Мәгъсумович, энергетикларның һөнәри...
Без көндәлек тормышыбызны, гомумән, яшәешебезне электр энергиясе, җылылыктан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә алар белән безне өзеклексез энергетиклар тәэмин итә. 22 декабрьдә энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан без «Генерацияләү компаниясе» АҖнең Зәй ГРЭСы филиалы директоры Әнвәр Хаҗиев белән әңгәмә кордык.
- Әнвәр Мәгъсумович, энергетикларның һөнәри бәйрәмен ел азагында билгеләп үтү еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга да сәбәп. 2011 елны энергетиклар ничек тәмамлый?
- Ел тәмамланырга санаулы көннәр калды. Шуңа күрә, кайбер эшләргә йомгак ясарга да мөмкин. Агымдагы ел, алдагысы белән чагыштырганда, катлаулы булды дип әйтергә нигез юк. Чөнки 2010 ел башы түбән температура белән характерланды. Аномаль җәй бездән күп энергия эшләп чыгаруны таләп итте, нәтиҗәдә җитештерүчәнлек 20 процентка артты. Ә 2011 елда һава торышы нормаль торды, шулай да без энергия эшләп чыгаруны киметмәдек, әле беркадәр арттырдык та. Узган ел белән чагыштырганда, электр энергиясе җитештерү - 100,4, җылылык энергиясе җитештерү103,9 процент тәшкил итте. Моңа экономияле эшләү нәтиҗәсендә ирешелде, ягъни җитештерү өчен чыгымнарны азрак тоту товарлыклы продукция күләмен 11,19 процентка арттырырга ярдәм итте. Ел ахырына 9 млрд. 698 млн. кВт/сәгать электр энергиясе (2010 елда - 9 млрд. 658 млн. кВт/сәгать) һәм 309 мең Гкал җылылык энергиясе (2010 - 298 мең Гкал) эшләп чыгару күздә тотыла. Акчага бәйләсәк, 11872 млн. сум тәшкил итә.
- 2011 елда станциядә нинди күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды?
- Агымдагы елның 1 гыйнварыннан станция системалы хезмәт базарында эшләүгә күчте. Бу - электр энергиясен күпләп сату базарының ышанычлылыгын тәэмин итү чаралары комплексы дигән сүз. Россиядә әле бердәм системалы хезмәтләр базарына күчәргә әзер станцияләр аз. Ә ГРЭС моңа югары таләпләргә туры килә торган җиһазларны үз вакытында булдыру, сынау, сертификат алу нәтиҗәсендә иреште. Нәтиҗәдә без ел дәвамында әлеге базар шартларында эшләп 50 млн. сум табыш алдык. Әлеге система эш куәтен, ешлыкны беренчел һәм икенчел дәрәҗәдә көйләүне күздә тота. Шулай ук агымдагы ел планына кертелгән төп җиһазларны төзекләндерү, үзгәртеп кору, модернизацияләү эше дә уңышлы алып барылды. Бүгенге көндә 9нчы энергоблокта төзекләндерү һәм үзгәртеп кору эшләре төгәлләнеп килә. Быел без электр энергиясен ачык бүлү җайланмасында (ОРУ) күп кенә корылмаларны заманча экономия бирүче, ышанычлы җиһазларга алыштырдык. Төп корылмалар, генератор, пар казаннары модернизацияләнде. Инде 2012 елга капиталь төзекләндерү эше һәм аңа тотылачак средстволар күләме билгеләнде. Без алдагы елда да быел башлаган модернизацияләү эшен дәвам итәчәкбез.
- Алга таба тагын нинди эшләр планлаштырыла?
- "Генерацияләү компаниясе" ачык акционерлык җәмгыятенең 2010-2015нче һәм 2020 елларга кадәр энергиянең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча махсус программасы бар. Әлеге программа нигезендә ГРЭСның җитештерү куәтен 800 мВтка арттыру күздә тотыла. Моның өчен заманча технологияләргә нигезләнеп эшләүче ике яңа энергоблок төзү планлаштырыла. Болар - аеруча ышанычлы, экономияле пар-газ корылмалары (ПГУ). Беренче блок - 2018, икенчесе 2020 елга сафка бастырылачак. Моның өчен без 2014 елдан тикшеренү, өйрәнү, проект төзү эшләрен башларга тиеш. Бүгенге көндә әлеге зур эш Казанның 2нче җылылык электр үзәгендә (ТЭЦ-2) алып барыла. Аны төгәлләүгә эш Алабуга җылылык электр үзәгендә башланачак. Әлеге төбәкләрне электр энергиясе белән тәэмин итүдә кытлык сизелгәнгә күрә иң башта яңача технологияләр аларда кулланыла башлый. Ә өченче булып чиратта ГРЭС тора. Яңа энергоблоклар яңа мәйданнарда төзеләчәк, чөнки төзелеш энергия җитештерүдә өзеклекләр тудырырга тиеш түгел. Бу үзе үк яңа эш урыннары барлыкка килү дигән сүз.
- Агымдагы ел сезнең өчен нинди уңышлар белән истә кала?
- Бу ел, беренчедән, эш урыннарында хезмәткәрләрнең имгәнү, бәхетсезлек очракларына юлыкмавы белән куанычлы. Әлеге мәсьәләгә без аеруча җитди игътибар бирдек. Һәркемнең хезмәт урынында тиешле саклык чараларын тәэмин итүе катгый куелды. Һәм нәтиҗәсе дә бар. Икенчедән, инде ике ел рәттән безнең яшь белгечләр рационализаторлык эше буенча республика бәйгесендә I урын, фәнни-техник конференциядә һәм һөнәри осталык бәйгесендә призлы урыннар яуладылар. Өченчедән, күптән түгел без "Энергетика ресурсларын саклау" 13нче халыкара күргәзмәсендә энергоблокларны модернизацияләү буенча I дәрәҗә Дипломга лаек булдык. Махсус бүләк һәм диплом музейда саклана. Алда безне тагын да күңелле мәшәкать көтә. 2012 ел - юбилей алды елы. 2013 елның февралендә станциядә 1нче энергоблокны эшләтеп җибәрүгә 50 ел тула. Шунлыктан станциядә 2012 ел юбилейга әзерлек елы дип игълан ителә. Без техник юнәлешкә дә, территорияне эстетик бизәүгә дә зур игътибар бирәчәкбез. Шул уңайдан станция музее да эшне тагын да җанландырачак.
- Энергетика тармагында эшләүчеләрне социаль яклау югары дәрәҗәдә куелган. Алдагы елда бу юнәлештә яңалыклар көтелмиме?
- "Генерацияләү компаниясе" ААҖнең "Кайгырту" фонды бар. Фондка без хезмәт хакыннан билгеле бер күләмдә акча күчереп барабыз. Ул нык авырып киткән хезмәткәрләргә дәвалану, матди хәле бик авыр булганнарга ярдәм итү йөзеннән оештырылды. Быел энергетика министры Илшат Фәрдиев тәкъдиме белән әлеге фондтан энергетика ветераннарына ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде. Анда сүз өлкән яшьтәгеләргә бер мәртәбә күләмле ярдәм күрсәтү турында бара.
- Станциядә яшьләр белән эш ничек оештырыла?
- Мәгълүм булганча, бездә яшьләр оешмасы актив эшли. Чөнки барлык коллективның 30 процентын 35 яшькәчә хезмәткәрләр тәшкил итә. Әлбәттә, алар - спорт, мәдәни, төрле чараларда башлап йөрүчеләр. Оешмага төп бурыч итеп яңа эшкә килгән белгечкә коллективка кереп китәргә ярдәм итү йөкләнә. Аңа үз-үзен хезмәттә, җәмәгать эшләрендә күрсәтергә булышлык итәргә тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев