10 ноябрьдә ГРЭСка 2011-2012 еллар көзге-кышкы чорына тулы әзерлеге турында паспорт бирелде. Аны тантаналы төстә «Генерацияләү компаниясе» ААҖ генераль директоры Илгизәр Гайфуллин тапшырды. Һәр елдагыча быел да табигатьнең кырыс шартларына әзерлекне раслаучы бу мөһим документны алу предприятиедә зур вакыйга буларак билгеләнде. Бу, беренчедән, объекттагы җиһазларның тиешле таләпләргә җавап бирүен дәлилләсә,...
10 ноябрьдә ГРЭСка 2011-2012 еллар көзге-кышкы чорына тулы әзерлеге турында паспорт бирелде. Аны тантаналы төстә «Генерацияләү компаниясе» ААҖ генераль директоры Илгизәр Гайфуллин тапшырды.
Һәр елдагыча быел да табигатьнең кырыс шартларына әзерлекне раслаучы бу мөһим документны алу предприятиедә зур вакыйга буларак билгеләнде. Бу, беренчедән, объекттагы җиһазларның тиешле таләпләргә җавап бирүен дәлилләсә, икенчедән, зур коллективның күп айлык эш нәтиҗәсенә бәя бирү дип кабул ителә. Станциянең кышка әзерлеген тикшерүче комиссия быел аеруча җентекле эшләде. Ил, дөнья күләмендә техниканың, төрле җиһазларның төзексезлеге нәтиҗәсендә килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр таләпләрне тагын да катгыйландырырга кирәклегенә ишарәли. Бу уңайдан, ГРЭС мөһим объектларның берсе булып тора. Шуңа күрә биредәге һәр җиһазның, вак детальләргә кадәр, ныклы игътибарда булырга тиешлеге хезмәткәрләргә кат-кат искәртелде. Көзге-кышкы чорга һәр елдагыча Зәй ГРЭСының тулы әзерлек белән килүе югары бәяләнде.
- ГРЭС җәйге чорда "Генерацияләү компаниясе" филиаллары арасында иң зур эш йөкләмәсен тартып баруга карамастан, генерация җиһазлары, энергоблокларны вакытында төзекләндерү эшләрен үткәрә алды. 20 декабрьгә биредә планлы төзекләндерү эшләрен тулысынча төгәлләү күздә тотыла. Кышкы чор куячак катгый таләпләргә әзерләнү өстенә, биредә электр энергиясе сату базарында да саллы эш күзәтелә. Быел без Казан шәһәрендә электр энергиясенә кытлык булуны исәпкә алып, 2нче җылылык электр станциясендә җитештерү куәтен арттыру максатында реконструкцияләү эшен башладык. Аны 2014 елда төгәлләсәк, киләсе шундый зур күләмле реконструкция Зәй ГРЭСында планлаштырыла. Шуңа күрә коллективтан зур перспективага йөз тотып эшләү таләп ителә, - диде Илгизәр Гайфуллин.
Станция директоры Әнвәр Хаҗиев хезмәткәрләрнең киләчәктә дә сынатмыйча, зур җаваплылык тоеп хезмәт куярга әзер булуын белдерде. Быел җылыту чорына әзерлек максатында станциядә 300 миллион сумлык капиталь төзекләндерү һәм шул ук күләмдә реконструкция эшләре башкарылуын, 9нчы энергоблокта эшнең төгәлләнеп килүен, кышкы кырыс шартларга электр энергиясе кулланучыларның тулы ышаныч белән керә алуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев