Әлеге рубрика астында бүген сүзне «Теплосервис» ҖЧШ директоры Рәйхат Гарипов ала. "Аква-Зәй" һәм "Теплосервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләренең эшчәнлеге халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт. "Аква-Зәй" - район авылларын су, "Теплосервис" исә социаль объектлар - мәктәп, мәдәният йортларын җылылык белән тәэмин итә. Бу көннәрдә әлеге ике оешма берләшү алдында тора. Икесе дә...
Әлеге рубрика астында бүген сүзне «Теплосервис» ҖЧШ директоры Рәйхат Гарипов ала.
"Аква-Зәй" һәм "Теплосервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләренең эшчәнлеге халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт. "Аква-Зәй" - район авылларын су, "Теплосервис" исә социаль объектлар - мәктәп, мәдәният йортларын җылылык белән тәэмин итә. Бу көннәрдә әлеге ике оешма берләшү алдында тора. Икесе дә энергия саклауны өстенлекле юнәлеш итә. Бу җәһәттән эшчәнлектә яңа технологияләр өйрәнелә, заманча техник җиһазлар гамәлгә кертелә, чыгымнарны киметү юлы эзләнелә. Үзебездә газ һәм контроль-үлчәү җиһазларына хезмәт күрсәтү бригадалары булдырылды. Моңа кадәр әлеге хезмәтләрне подрядчы оешмалар башкара иде. Бу хезмәтләр хәзер шактый акчаны янга калдыра.
"Аква-Зәй" районның 40 авылын су белән тәэмин итү буенча килешү төзеде. Су белән тәэмин итү - скважина, башня, суүткәргечләр, колонкаларны төзек тоту дигән сүз. Узган ел скважиналарда 38 насос алыштырылды. Түбән Биш, Иске Маврин авылларында яңа ысул белән су скважиналары булдырылды. Алга таба су скважиналарын әлеге ысул белән эшләячәкбез. Болай насослар озаграк эшли. Насосның тиз сафтан чыгуына суның сыйфаты сәбәпче. Су каты икән, ул тиз эштән чыга.
Узган ел саф су республика программасы буенча Сарсаз-Багражда 50 куб метрлы су башнясы куелды, 3 километр 800 метр озынлыкта суүткәргеч сузылды. Урта Багражда да халыкны су проблемасы борчый иде. Биредә 1 километр арага суүткәргеч суздык. Сәвәләй һәм Бура-Киртә авылларында яңа скважина куелган иде, аларны эшләтеп җибәрдек. Гомумән, Дүрт-Мунча, Түбән Биш, Аксар, Кара-Елга, Чыбыклы авылларына барлыгы 8 километр 200 метрда суүткәргеч сузылды. Агымдагы елда Сарсаз-Багражда коттеджлар салынган урамга суүткәргеч сузарга, скважина мәсьәләсен хәл итәргә, Төги авылына 3 километр 500 метрда суүткәргеч сузарга исәплибез.
Проблемалар да юк түгел. Иң борчыган мәсьәлә - халыкның су өчен күпләп бурычы җыелу. Югары Пәнәче, Югары Шепкә, Бигеш авыл җирлекләрендә барлыгы 1 млн 470 мең сум бурыч җыелды. Бу барлык әҗәтләрнең яртысын тәшкил итә. 2011 ел ахырында 3 миллион 298 сум бурыч бар иде. Агымдагы елның 1 гыйнварына бурыч җыю 102 процентка үтәлде. Әҗәтлеләр белән эшләүдә төрле алымнар кулланыла. Аларны кисәтәбез, шундый күп әҗәтле 20 кеше эше судка бирелде. Бурычлар җыелу су белән тәэмин итүдә өзеклекләргә китерә, шуның өчен түләүне вакытында башкарырга кирәк. Халык суга күрсәткән хезмәтне су өчен түләү дип аңламасын иде.
Электр энергиясен нәтиҗәле кулланырга тырышабыз. Әлеге җәһәттән су башнялары автомат рәвештә көйләнелә. 23 скважинага ике тарифлы исәпләү җиһазы куелды. Ул суны нәтиҗәле куллану мөмкинлеге бирә.
"Теплосервис" ҖЧШ дә узган елны уңышлы тәмамлады. Югары Мәлем мәктәбе котельныена зур төзекләндерү таләп ителә иде: аңа капиталь ремонт ясалды, казан һәм су кудыру насослары заманчага алыштырылды. Төги, Бура-Киртә, Аксар мәктәпләре, Аксар мәдәният йорты котельныйлары түбәләре яңадан ябылды. Аксар мәдәният йорты, Иске Зәй бистәсе дәваханәсендә, Яңа Спас мәктәбендә казаннар заманчаларга алыштырылды.
Оешмадан махсус бригада ай саен котельныйларга профилактик хезмәт күрсәтә. Поручик, Сәвәләй мәктәпләре, Югары Баграж һәм Югары Мәлем мәдәният йортлары, Иске Зәй дәваханәсе котельныйларында газ исәпләү җиһазлары заманчага - электрон корректорлыларга алыштырылды. Яңа казаннар, насослар, исәпләү җиһазлары энергия ресурсларын күпкә киметә.
Агымдагы елда Югары Шепкә мәктәбе котельныен ремонтлау бурычы тора. Югары Шепкә, Яңа Спас мәктәпләре, Иске Зәй дәваханәсе котельныенда - берәр, Югары Баграж мәктәбе һәм мәдәният йортында - икешәр казан, Мирный бистәсендә мәктәптән мәдәният йортына сузылган 428 метр җылылык трассасын заманча торбаларга алыштырасы бар. Бу торбалар җылылык энергиясен күпкә янга калдыру мөмкинлеге бирә. Гомумән, ике оешмада да энергия саклау юнәлешендә эшчәнлек икътисадны модернизацияләү бурычларын чишәргә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев