Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

“Саф су – озын гомер” – көтеп алынган проект

Су - яшәеш нигезе, тормыш чыганагы. Гади сыекча тере организмда универсаль эреткеч ролен үти, барлык яшәеш процесслары суда үтә. Зәйлеләрне су белән тәэмин итүне «ВодоканалСервис» - «Зәй-Водоканал» АҖ филиалы директоры Рамис Ханнанов белән әңгәмәбез оешманың үткәне, бүгенгесе, алда торган бурычлар турында. - Рамис Рәисович, әңгәмәне оешма эшчәнлегеннән башлыйк әле... -...

Су - яшәеш нигезе, тормыш чыганагы. Гади сыекча тере организмда универсаль эреткеч ролен үти, барлык яшәеш процесслары суда үтә. Зәйлеләрне су белән тәэмин итүне «ВодоканалСервис» - «Зәй-Водоканал» АҖ филиалы директоры Рамис Ханнанов белән әңгәмәбез оешманың үткәне, бүгенгесе, алда торган бурычлар турында.

- Рамис Рәисович, әңгәмәне оешма эшчәнлегеннән башлыйк әле...

- Безнең оешма эшчәнлеге су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларына хезмәт күрсәтү, җир асты сулары эзләү, халыкны һәм оешмаларны артезиан суы белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Безгә 181 километрда су-үткәргеч һәм 64 километрда канализация, 28 артеизан скважина, 4 суүткәргеч һәм 2 канализация-насос станциясе, 2 корылмаларны биологик чистарту комплексы карый.

- Зәйгә тирән катламнардан алынган чишмә суы килгән мизгелне әле дә хәтерлибез. Үткәннәргә күз салыйк әле...

- Шәһәрне саф су белән тәэмин итү тарихы 70нче елларга барып тоташа. "Татнефть" тарафыннан Кама аръягы җир асты су ятмаларын эзләүгә финанс средстволары бүленә. Казан геологик эзләнү-бораулау идарәсе Иске Пәлчикәү авылы янында зур күләмдә югары сыйфатлы су запаслары булуны ачыклый. 2001 елның маенда Россия Федерациясе Геология комитеты утырышында белгечләр "Дала Зәенең уңъягы" ятмасы киләчәктә тәүлегенә 25 мең куб метр сыйфатлы су бирә алачак, дигән фикергә килә. Шул рәвешле, район җитәкчелеге, су мәсьәләсен өйрәнеп, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә аны уңай хәл итүне сорап мөрәҗәгать итә. Һәм Президент ярдәме белән су җыйгычны проектлау эшләре башлана. Мәскәү дәүләт проект институтының Казан филиалы тарафыннан кыска вакыт эчендә проект-смета документлары әзерләнә. Алар экология һәм ведомстводан тыш экспертиза үтә. Шул елның июлендә артезиан су алу җайланмасын төзү эшләре башланды: 16 километр озынлыкта суүткәргеч монтажланды. Эш 2002 елда да дәвам итеп, барлыгы 32 километр полиэтилен, 5,4 километрда корыч суүткәргеч салынды. Ел ахырында "Грань" фирмасы насос станциясе төзеде. Объектның төп инвесторлары Татарстан Республикасы газлаштыру фонды, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы булды. Шулай итеп, зәйлеләр 2003 елның 26 ноябреннән Кама суы эчүдән туктап, тирән катламнардан алынган чишмә суы эчә. Яңа су алу җайланмасы суның санитар-гигиена характеристикаларын яхшыртты, су факторы белән бәйле авырулар кимеде.

- Узган елгы эшчәнлегегез, предприятиенең бүгенге торышы турында берничә сүз...

- Предприятиедә 195 кеше хезмәт куя, техника паркында 17 берәмлек техника исәпләнә. Узган ел 4 чакрымда суүткәргеч, 57 данә су коесы, 88 данә су колонкасы, 19 скважина, 16 насос ремонтланды. Канализация буенча да шактый эш башкарылды: 7 чакрым 379 метр канализация юылды, 81 метр канализация, 79 берәмлек канализация коесы төзекләндерелде. Корылмаларны биологик чистартуга да игътибар зур булды. Кыскасы, оешма тарафыннан узган ел 9 миллион сумлык эш башкарылды. Агымдагы ел капремонт эшләренә керештек. Ленин урамында - 90, спорт-сәламәтләндерү үзәге бинасы каршында 100 метрда суүткәргечкә капремонт үткәрдек инде.

- «ВодоканалСервис» - «Зәй-Водоканал» АҖ филиалы - халыкка хезмәт күрсәтүче четерекле тармак. Проблемаларыгыз да юк түгелдер...

- Бүгенге көндә төп проблема - су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү системаларының тузуы (ул 70 процент тәшкил итә). Алар барысы да моннан 50-60 ел элек шәһәр төзелгән елларда салынган. Аннан биологик чистарту корылмалары да тузды, искерде. Зәйлеләрне өзлексез су белән тәэмин итү, биологик чистарту корылмаларына агып килүче суның сыйфатын һәм Дала Зәе, Баграж елгаларындагы экологик торышны яхшырту, су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү объектларының энергетик нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан "ВодоканалСервис" - «Зәй-Водоканал» АҖ филиалының 2012-2017 елларга су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү системасын алыштыру һәм реконструкцияләү буенча комплекслы проектын тормышка ашыру кысаларында "Саф су - озын гомер" муниципаль программасы кабул ителде. Тагын бер проблема - ул күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен оешмалар һәм халыкның бурычы. Предприятие оешуга бер ел гына булуга карамастан, оешманың шактый бурычы җыелды. Агымдагы ел башына бурыч 13 миллион сум тәшкил итте. Бүген су белән тәэмин һәм су бүлү хезмәте өчен акча тупланышы 88 процент кына. Акчаның вакытында кермәве агымдагы ремонт эшләрендә, электр энергиясе, хезмәт хакы түләү һ.б.ларда чагылыш таба. Бурычлары булганнар белән оешма тарафыннан җитди эш алып барыла. Шундый бурычы күп булган 80 кеше, торак милекчеләре ширкәтләре (10) эше судка бирелде. Рейдларга чыгып, бурычы күп булганнарга су бирүне өзәбез. Шунысын әйтик, суүткәргечкә кабат ялгану өчен 2110 сум акча түләргә туры киләчәк. Шуңа күрә үзеңә артык чыгым ясамас өчен вакытында түләп бару зарур.

- Рамис Рәисович, «Саф су - озын гомер» программасына тулырак тукталсагыз иде...

- Программа шәһәр Советы утырышында депутатлар тарафыннан кабул ителде. Ул Горбунов, Партизан, Елга, Урман, Тукай, Узловая, Көньяк, Яшьләр, Тимер юл урамнарына яңа суүткәргечләр сузу; Тынычлык, Миләшле, Шәһәр яны, Пионер, Кыр, Ульянов урамнарындагы суүткәргечләрне реконструкцияләүдән гыйбарәт. Болар өчен 12 миллион сум акча каралды. Шуның 5 миллионы - шәһәр бюджетыннан. Су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (кое төзекләндерү, йортка суүткәргеч сузу) йорт хуҗасы хисабына башкарыла. Программа буенча эш бу көннәрдә Тукай урамыннан башланачак. Шул рәвешле, безне зур күләмле, мөһим эшләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Саф су – озын гомер” – көтеп алынган проект
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек