Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек

Сан артында тормыш үзе ята

Бу пәнҗешәмбедә статистика тармагында хезмәт куючылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Тормышны статистикадан башка күз алдына да китереп булмый. Ул бүгенге тормышның барлык аспектларын чагылдыра. Статистика - эшмәкәрлек һәм җәмәгать эшчәнлеге өлкәләрендә хөкүмәт дәрәҗәсендә карарлар кабул итүгә нигез булып тора. Ул безнең тормышка тәэсир итүче тенденцияләр һәм көчләр турында мәгълүмат бирә....

Бу пәнҗешәмбедә статистика тармагында хезмәт куючылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Тормышны статистикадан башка күз алдына да китереп булмый. Ул бүгенге тормышның барлык аспектларын чагылдыра. Статистика - эшмәкәрлек һәм җәмәгать эшчәнлеге өлкәләрендә хөкүмәт дәрәҗәсендә карарлар кабул итүгә нигез булып тора. Ул безнең тормышка тәэсир итүче тенденцияләр һәм көчләр турында мәгълүмат бирә. Тикшерүләр һәм сан алуларда җыелган статистик мәгълүматлар илнең, республика, районның социаль-икътисади үсешен планлаштыруда мөһим роль уйный.

Зәйнең статистика хезмәте тарихы район тарихыннан аерылгысыз. Бүгенге көндә статистика бүлегендә 5 хезмәткәр эшли. Бүлекне 2005 елдан Гөлфия Миронова җитәкли. Әлеге тармакта 19 яшеннән эшли башлаган Гөлфия Минһаҗевна - эшенең бөтен нечкәлекләрен белүче тәҗрибәле җитәкче. Беренче карашка "коры" саннар белән эш итүче бүлек хезмәткәрләренең хезмәтләре турында сөйләвен тыңлагач, саннарның нинди мөһим роль уйнавын тирәнтен аңлыйсың.

- Саннар безнең өчен гади арифметик тамга гына түгел, алар артында эш күләме, сарыф ителгән көч, тотылган чыгымнар һ.б. ята. Без саннарны сүзләр, җөмләләрне укыган кебек укыйбыз, - ди бүлек җитәкчесе.

Бүлек хезмәткәрләре саннарның ниндие белән генә эш итми?! Алар ай саен диярлек җитештерү һәм озатылган продукция, халыкка төрле хезмәтләр күрсәтү күләмнәре, урта һәм кече бизнеслар эшчәнлеге, транспорт, пассажирлар һәм йөк ташу, төзелеш, бина һәм корылмаларны файдалануга тапшыру һәм башка күп төрле хисап бирә.

- Ел саен зәйлеләрнең куллану кәрҗинен өйрәнәбез, барлык сәүдә нокталарында булып, бәяләрнең торышын өйрәнәбез һәм хисап бирәбез, - ди Гөлфия Минһаҗевна.

Статистик мәгълүматлар шәһәр-районның социаль-икътисади торышын күзаллау, үсеш планнарын билгеләү мөмкинлеге бирә. Ә моның өчен хезмәткәрләр предприятие, оешмаларның җитештерү эшчәнлеге, төзелеш, авыл хуҗалыгы, финанс, тормыш дәрәҗәсе белән бәйле мәгълүматларны даими җыя. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык көндәлек эштән тыш, бүлек хезмәткәрләре ил күләмендә узучы төрле өлкәдәге сан алуларны да оештыра. Ә андый сан алуларның берсе үтүгә, икенчесе башлана. 2010 елда Бөтенроссия халык исәбен алу һәм икътисад өлкәсендә сан алу узса, алда аның яңа төрлесе көтелә - ел башыннан чыгымнар буенча мәгълүмат алу башланачак. Ул башлыча предприятие, оешма, бизнес структураларына кагылачак. Киләсе елның апрелендә бүлек аның буенча тулы хисап бирергә тиеш. Бу мөһим эшкә әзерлек башланды инде.

Авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат әзерләүче Наталья Давыдова, кече бизнес структуралары белән эшләүче Светлана Каргиналарның башкалар өчен үрнәк булырлык.

- Статистика - яхшы аналитика таләп итә. Анализлый белмәсәң, сан артында бернәрсә дә күрмәсәң, бездә эшләп булмый, - ди Гөлфия Миронова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сан артында тормыш үзе ята
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек