«Кешеләрнең наркотикларга ияләшүе - бүгенге җәмгыятьнең җитди проблемасы... Наркотик матдәләр кулланучы кешенең сәламәтлегенә, гаиләсенә, гомумән, бөтен җәмгыятькә китерелә торган зыянны без фәкать уртак тырышлык белән генә булдырмый кала һәм җиңә алабыз», - дип белдерде Президент Рөстәм Миннеханов, «Наркотикларсыз тормыш» дигән республика айлыгы кысаларында халыкка мөрәҗәгать итеп. Статистика мәгълүматларына күз салсак,...
«Кешеләрнең наркотикларга ияләшүе - бүгенге җәмгыятьнең җитди проблемасы... Наркотик матдәләр кулланучы кешенең сәламәтлегенә, гаиләсенә, гомумән, бөтен җәмгыятькә китерелә торган зыянны без фәкать уртак тырышлык белән генә булдырмый кала һәм җиңә алабыз», - дип белдерде Президент Рөстәм Миннеханов, «Наркотикларсыз тормыш» дигән республика айлыгы кысаларында халыкка мөрәҗәгать итеп. Статистика мәгълүматларына күз салсак, Татарстанда законсыз наркотиклар әйләнешенә бәйле җинаятьләр саны быел 21 процентка арткан. Белгечләр фикеренчә, наркотиклар тозагына эләгүчеләрнең 90 проценты - тормышта үз юлын таба алмаучылар. Әлеге куркыныч саннарны юкка чыгару, яшь буынны наркотикларга каршы кую чаралары нинди? Шушы сораулар белән без райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.
Ләйсән Крмачева, VIII cыйныф укучысы:
- Яшь кеше буш вакытын үткәрү өчен үзе өчен кызыклы файдалы гамәлне билгеләргә тиеш. Кемгә нинди шөгыль ошавын билгеләү өчен төрле юнәлешләрдә эшләүче клублар, яшьләр оешмалары, спорт үзәкләре кирәк. Безнеке кебек кечкенә шәһәрдә аны мәктәпләрдә дәресләрдән соң төрле түгәрәкләр белән тулыландырып була. Монда сүз кече сыйныфлар өчен оештырылучы түгәрәкләр турында бармый. Әгәр яшүсмерләрнең хоббие турында сорап, шул сораштырулардан чыгып һәр мәктәптә төрле юнәлештәге эшчәнлек алып барылса, анда яшь кешеләр үзләреннән-үзләре тартылыр, урамда йөрергә вакытлары калмас иде. Минем фикеремчә, яшь кеше наркотик куллануга кинәт кереп китми, бу адымга барырга аңа күпмедер вакыт кирәк. Шушы арада наркоманиянең, алкоголизмның кеше тормышы өчен афәт булуын тирәнтен аңлату, нәкъ менә шул икеле-микеле уйларга урын калдырмас өчен, аны күңеленә якын шөгыль белән чолгап алу мөһим.
Игорь Егорченко, IX сыйныф укучысы:
-Миңа калса, наркотиклар куллану - ул көчсез кешеләр эше. Нәрсәдәндер курку, шикләнү, үзен башкалардан ким яки "крутой" итеп күрергә теләгән яшүсмерләр мондый кармакка эләгә дип уйлыйм. Үзеңне көчсезрәк итеп тоясың икән, физик яктан ныгу өчен спорт белән шөгыльләнү ярдәм итә. Ә текә егет буласың килсә, нинди дә булса өлкәдә югары уңышларга ирешеп дәлилләү отышлы. Мәсәлән, без бер төркем егетләр "ФОРПОСТ"ка йөрибез. Җәмәгать тәртибен саклауга өлеш кертү күңелгә якын, шул ук ваккытта үз яшьтәшләребез арасында тәртип бозучыларны күреп эч поша, мондый яшәү рәвеше чиркандыра.
Алексей Алексеев, «ФОРПОСТ» җитәкчесе:
-Яшь буынны наркотиклардан саклап калу өчен без - өлкәннәрнең алар арасында ешрак булуы, аларны нинди дә булса бер максатчан юнәлешкә өндәүләре кирәк. Нәрсәгә дә булса ышану, инану җитенкерәми яшь буында, энергияләрен кая куярга белмәү нәтиҗәсендә алар баткак, наркотиклы юл сайларга мөмкин. Без "ФОРПОСТ"ны да нәкъ менә шул максатчан юнәлешне күздә тотып оештырган идек. Ир-егет элек-электән сакчы, ышанычлы терәк булган. Илнең, туган җирнең иминлеген саклауны нишләп әле, мәсәлән, үз урамың, үз ишегалдың тынычлыгын саклаудан башламаска. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга нәкъ яшьләрнең үзләрен җәлеп итү кулай. Ә инде наркотик кулланганнарны, һичшиксез, сәламәт яшьләрдән аерып дәвалау кирәк, бер кат сәламәтләнгәч кенә аны гадәти тормышка үз яшьтәшләре арасында кертү кирәк дип уйлыйм. Шунсыз без наркоманиянең тамырына балта чаба алмаячакбыз.
Евгений Никлюев, яшь гвардияче:
- Наркоман - ихтыяр көче булмаган кеше. Мәкерле уйлы, начар эшләре белән табыш алуга ниятләгән адәм менә шундый тиз ышанучан яшьләрне эзли. Димәк, наркоманиягә каршы төп корал - психологик яктан нык, һәртөрле шикле кызыктыруларга юк, дип кистереп әйтә алырлык кешеләр тәрбияләү. Моны өлкәннәргә генә өеп калдырырга ярамый. Без - яшьләрнең әле бер-беребезгә тәэсир итү көче зуррак та. Моның өчен бер фикердәге яшьләрнең иҗтимагый оешмаларга берләшеп, кыюсыз, төрле агымнарга тиз бирешүче яшьтәшләребезне үз арабызга алып, сиздермичә тәрбияләве мөһим. Мәсәлән, бер танышыбыз яшьтән тәмәке тарта, бездән читләшебрәк йөри башлады. Үзара фикерләшеп, без аны акрынлап арабызга тарттык. Көн дә иртәнге сәгать биштә уятып, йөгерергә алып чыгабыз, атнаның бер көнендә бассейнга йөрибез, кыскасы сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз. Хәзер ул спорт белән шөгыльләнүнең тәмен тойды, физик күнегүләр ясау өчен комачаулау сәбәпле, тәмәке тартуны ташлады. Яшь кешегә тегене эшлә, болай итү начар дип өйрәтеп тору киресенчә тәэсир итәргә мөмкин, һәр кешенең аңлы рәвештә наркотикларга, яман гадәтләргә каршы торуы кирәк.
Рәмис Мөхәмәтдинов, оператив эш буенча полиция башлыгы урынбасары:
-Наркоманиягә каршы көрәштә бердәмлек кирәк. Әти-әниләр, мәктәп, тәрбияви учреждениеләр, хокук саклау органнары бергәләп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Яшүсмергә ныклы контроль булырга тиеш, аңа буш вакыт калдырырга ярамый, дип исәплим. Балалар бакчасыннан ук сабыйлар телендә наркотикларның начар булуын аңлатып, моңа каршы торуны сеңдереп үстерү алгы планда булырга тиеш. Ә инде полиция хезмәткәре буларак, безгә наркотикларның законсыз әйләнеше буенча җинаять эшләрен ачыклауда катнашырга туры килә. Монда мин бу афәт белән сату итүчеләрне законда каралган иң катгый маддәләр буенча хөкем итү ягында.
Илфат Салихов, үзәк дәваханә баш наркологы:
- Медицинада наркоманиягә каршы төп чара - профилактик эш. Наркотиклар куллануга керешкән кешене дәвалау - бик авыр, катлаулы процесс. Күп очракта кабат аларның әлеге афәткә әйләнеп кайтулары сер түгел. Шуңа күрә төп игътибар наркотикны бер дә кулланып карамауга юнәлтелергә тиеш. Хәзерге вакытта синтетик наркотиклар барлыкка килде. Болар - кешене беренче кулланудан ук каты агулау чарасы. Мондый наркотик кулланучыны дәвалау бермә-бер авыр. Моңа кадәр заманча технология булмау сәбәпле, синтетик наркотик кулланучыларны ачыклау кыен иде. Хәзер Казанда махсус шундый җиһаз булдырылды, бу синтетик наркотикларны ачыкларга ярдәм итә. Шул сәбәпле наркоманнар саны артып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев