Зәй шикәр заводы бу көннәрдә үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтә. Узган гасырның 60нчы елларында Татарстанда шикәр җитештерүче өченче предприятие булып төзелә ул. 1956 елның 18 маенда КПСС Үзәк комитеты һәм СССР Министрлар Кабинеты тарафыннан аны проектлау турында карар кабул ителә. 1960 елның июлендә инде Зәй шәһәрендә, элекке аэродром урынында,...
Зәй шикәр заводы бу көннәрдә үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтә. Узган гасырның 60нчы елларында Татарстанда шикәр җитештерүче өченче предприятие булып төзелә ул.
1956 елның 18 маенда КПСС Үзәк комитеты һәм СССР Министрлар Кабинеты тарафыннан аны проектлау турында карар кабул ителә. 1960 елның июлендә инде Зәй шәһәрендә, элекке аэродром урынында, шикәр заводын һәм чистарту корылмаларын төзү башлана. Заводны эшләтеп җибәрү 1966 елның II кварталына планлаштырыла. Әмма подрядчы "СМУ-1" һәм субподряд оешмалары ГРЭСның алтынчы энергоблогын сафка җибәрүгә әзерлек белән мәшгуль булу сәбәпле, төзелеш бик акрын бара. Энергоблокны эшләтеп җибәргәннән соң гына барлык эшче көчләр шикәр заводын төзүгә җәлеп ителә һәм завод 1966 елның декабрендә файдалануга тапшырыла. Төзелеш озакка сузылу нәтиҗәсендә җиһазларның бер өлеше искерә. Аларны яңа заманчаракларга алыштырырга туры килә, мәсәлән, кул белән идарә ителүче центрифугалар урынына автоматлар куела. Заводның ул чактагы куәте сезонга 22 мең тонна шикәр җитештерүгә исәпләнә. Шул кадәр шикәр җитештерү өчен 180 мең тонна чимал таләп ителә. Заводны эшкә җигүне шикәр чөгендере игүче районнарның терлекчеләре аеруча көтеп ала, чөнки шикәр чөгендере эшкәртүдән калган түп терлек өчен кыйммәтле ризык булып тора. 1967 елның башы завод эшчеләре, гомумән, зәйлеләр өчен шатлыклы вакыйга буларак билгеләнә. 2 гыйнварда инженер Н. И. Аргунов җитәкләгән смена беренче 20 тонна шикәрне эшләп чыгара. Ул вакыттагы завод директоры П. А. Дадачко 3 гыйнварда бу истәлекле вакыйга турында халыкка белдерә. Проектта каралган куәтенә завод беренче мәртәбә 1968 елның 6нчы октябрендә ирешә. Бер тәүлек эчендә проектта каралган 1500 тонна урынына 1574,7 тонна чөгендер эшкәртелә. 1975 елда предприятиене Н. Б. Тамарин җитәкли. 1977/78 еллар шикәр кайнату сезонында коллектив чимал эшкәртү буенча җитештерүне арттырып та җибәрә. 1981 елда коллектив белән хезмәтен шикәр заводын төзүдән башлаган (смена башлыгы урынбасары) Н. И. Аргунов җитәкчелек итә башлый. 1989 елда җитәкчелек алышына: директор итеп И. Ф. Яковлев, баш инженер итеп В. В. Сыщиков куела. Ул вакытта заводның продукция җитештерә башлавына 20 ел була. Таләпләр арта, искергән җиһазлар белән эшләү көннән-көн авырлаша. Шикәр кайнату сезонын кыскарту, югалтуларны киметү, җитештерүчәнлекне тагын да арттыру өчен предприятиене реконструкцияләү карары кабул ителә: центрифугалар алыштырыла, известь-газ миче, чөгендер турагычлар модернизацияләнә, яңа диффузион җиһаз монтажлана. Биш ел дәвамында (1988-1992) завод сезонга 230-250 мең тонна чөгендер эшкәртеп, 21-23 мең тонна шикәр комы ала. 1967 елдан 1992 елга кадәр барлыгы 450,7 мең тонна шикәр комы җитештерелә, 4 млн. 717 мең тонна чимал эшкәртелә. 1967 елда заводның тәүлегенә уртача чимал эшкәртү куәте 875 тонна булса, 1992 елга ул 1851 тоннага җитә. Шикәр комыннан тыш завод жом һәм меласса кебек продукция дә эшләп чыгара.
Тормыш бер урында гына тормый. Илдә үзгәртеп корулар башлана: "суверенитетлар парадлары", "милек" бүлешү... СССР шикәр промышленностеннан Россия өлешенә тигән заводлар техник дәрәҗәсе, җитештерү куәтләре буенча яхшылардан булмый, өстәвенә яртылаш кына файдаланыла, ә яңалары төзелми. Үзебездә җитештерелгән шикәр комына кытлык туа. Аны җитештерү елына 2,8 миллион тоннадан 1,7 миллион тоннага кала, белгечләр исәпләвенчә, халыкка елына 5 млн. тонна шикәр комы кирәк була. Гомумән, ул вакытта шикәр заводларының хәле бик авыр була: фондларның яртысыннан артыгы тузган, техник яктан ныгытуны таләп итә. Шикәр заводларының зыянга эшләве чимал үстерүчеләр белән аны эшкәртүчеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең камил булмавы нәтиҗәсендә килеп чыга. Чөгендер тапшыручыларга завод акчаны чимал массасыннан түли, ә үзләренең хезмәт хакы чөгендернең шикәрлелегеннән бәйле була. Колхоз-совхозлар, продукциянең сыйфаты турында уйламыйча, тулай җыем артыннан куа. Предприятие бу проблема белән аеруча 1989 елда йөзгә-йөз очраша. Заводка китерелгән чөгендернең башы нык киселгән, өстәвенә ул иртә казылган, өлгереп җитмәгән. Чималны кагат кырларында югары температурада саклау, аннан сыйфатлы продукция алу кыенлаша. Моңа пычраклылыкны да өстәсәң, коточкыч хәл туа. Район буенча уртача пычраклылык 15,2 процент булса, кайбер колхоз-совхозларда ул 27-30 процентка җитә. Хуҗасызлык завод бюджетында тискәре чагылыш таба. Бу чөгендерчелекне үстерүгә дә мөмкинлек бирми. Килеп туган хәлдән чыгу өчен тамырдан үзгәртү кирәк була. Татарстан Республикасында чөгендер чәчүлекләрен кыскарту тенденциясе башлана, уңдырышлылык түбәнәя, чөгендер җитештерү күләмнәре кими, чөгендер игүчеләргә түләү мөмкинлеге юк, ә алар үз чиратында, минераль ашлама, үсемлекләрне саклау чаралары, техника сатып ала алмый.
Татарстанда шикәр комплексында килеп туган хәлне Президент М. Шәймиев үз контроленә ала. Ул республика аграр секторын ныгытуга зур әһәмият бирә һәм бу алга таба барлык шикәр заводларының киләчәген хәл итә. Нурлат, Буа, Зәй шикәр заводлары "Татсахарпром" холдинг компаниясе составына кертелә һәм шуның нәтиҗәсе буларак, күп кенә мәсьәләләр уңай хәл ителә, иң элек оештыру, финанс, партнерлар белән мөнәсәбәтләр җайга салына.
1992 елда Татарстан белән Франция арасындагы шикәр чөгендере үстерү, яңа технологияләр кертү буенча төзелгән эшлекле мөнәсәбәт авыл кешесен чөгендерне кул белән эшкәртүдән азат итте. Чөгендер игүдә француз технологиясен кертү өчен Зәй районы сайлап алына. Ул вакыттагы Франциянең авыл хуҗалыгы, азык-төлек һәм балыкчылык министры Ф. Вассерон җитәкчелегендә француз делегациясе Зәй районының берничә хуҗалыгында була. Делегация составында шикәр җитештерү һәм аны сату буенча дөнья лидеры - "Сюкден Керри" фирмасы белгечләре дә була. Француз технологиясен гамәлгә кертү, кул хезмәтен бетерү чәчүлек җирләрне 230 мең гектардан 500 мең гектарга җиткерергә мөмкинлек бирә. Шуның белән чимал мәсьәләсе дә хәл ителә: чөгендер дә заводка чиста, шикәрлелеге 15 процент булып килә. Моннан тыш, француз фирмасы белән заманча техник җиһазлар кайтартуга килешүләр төзелә.
1995 елда завод җитәкчелеге, реконструкция эшләрен башлаганда, алдагы елларда заводның уртача тәүлеклек җитештерү куәтен 5 мең тоннага җиткерү бурычын куя. Эш "тар" урыннарны бетерүдән башлана. Шундыйларның берсе - җылылык-энергетикасы хуҗалыгы була. Аны модернизацияләү өчен сәгатенә 25 тонна пар эшләп чыгару куәтенә ия казаннар куелып, котельный зурайтыла. Яңа известьлау бүлеге әзерләнә, яңа диффузия бүлеге төзелә, парландыру станциясе яңартыла һ.б. Әлбәттә, әлеге проблемаларны хәл итүне республика хөкүмәте ярдәменнән башка хәл итеп булмый. Ул вакытта завод белән үз эшенә фанатларча бирелгән Р. Ш. Фәрдиев җитәкчелек итте. Нәкъ менә ул идарә иткән чорда коллектив тотрыклылана, аның үз көченә, мөмкинлекләренә ышанычы арта.
2002 елның февралендә, банкротлау процедурасыннан соң, "Зәй шикәре" ААҖ төзелә. Яңа программа эшләнә, финанс-хуҗалык эшчәнлеге анализлана, производствоны җәелдерү юнәлешләре билгеләнә. Заводка инвестор килә. Предприятиедә масштаблы реконструкция эшләре башлана: күп кенә җиһазлар яңартыла. Чимал белән тәэмин итү өчен районда ике - "Зәй шикәре" һәм "Восток" агрофирмасы төзелеп, алар көчле заманча чит ил техникасы, ашлама белән тәэмин ителә. Матди базаны ныгыту нәтиҗәсендә производство тагын да үсеш ала. 2002 елда 132004 тонна шикәр чөгендере кабул ителсә, 2008 елда ул 61097 тоннага җитә. 2008 елда заводта чөгендер түбен киптерү һәм гранулалау бүлеге төзелә. Гранулаланган түп - терлек өчен кыйммәтле азык кына түгел, катнаш азык производствосы өчен чимал да булып тора. Ул хәтта чит илләргә озатыла. Завод шәһәрдә экологик хәлне яхшырту өстендә дә эшли. Мәсәлән, датчаннар җитештергән градирняны кую Бөгелде инешенә кайнар су агуны туктатырга мөмкинлек бирә; яңа тондыргычлар су чыгымын киметергә ярдәм итә. Заводта яңа техноло-гияләрне гамәлгә кертү дәвам итә.
"Зәй шикәре" ААҖ - республикада иң күп шикәр җитештерүче предприятие. 2003 елда коллектив Татарстан Республикасында азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итүдә һәм авыл хуҗалыгын үстерүдә ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты, 2008 елда югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Почет билгесе белән бүләкләнә. 2004 елдан завод даими төстә "Россиянең иң яхшы шикәр заводы" конкурсында катнашып, төрле номинацияләрдә Дипломнар белән бүләкләнә. Коллективта бүген 435 кеше эшли. Җитәкчеләр, инженер-техник хезмәткәрләр, эшчеләр арасында да дәүләт бүләкләренә ия булучылар шактый. 17 кеше "Россия шикәр промышленносте Почетлы хезмәткәре" исемен йөртә, 5 кеше Россиядә шикәр чөгендере, шикәр җитештерелүнең 200 еллыгы уңаеннан истәлек медале һәм Дипломнар белән бүләкләнгән. Предприятие белән бөтен тормышы, һөнәри үсеше завод белән тыгыз бәйләнгән Вячеслав Сыщиков җитәкчелек итә. Ул - ТАССРның атказанган азык индустриясе хезмәткәре, күп кенә республика, Россия һәм халыкара конкурслар лауреаты. Предприятиене хезмәт ветераннарсыз күз алдына китерүе кыен. Заводта аларның саны 200ләп. Хезмәт ветераннарына хөрмәт зур биредә. Завод юбилее - аларның да бәйрәме, чөнки аларның яшьлеге шушында узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев